Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ЧӘЧҮ ЭШЛӘРЕ
24 апрель 2019, 11:08

ТИЗ ҺӘМ СЫЙФАТЛЫ

Халыкта юкка гына, язның бер көне елны туйдыра, димиләр. Вакытны файдалы үткәреп, булачак уңыш турында уйлап, язгы кыр эшләрендә катнашучылар бүген дым каплатуда, күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруда эшләр алып бара. Тиз һәм сыйфатлы эшлиләр, чөнки озакламый чәчү башлана.


17 апрельдә “Рощинский” совхозы (Наумовка авылы) дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Стәрлетамак” берләшмәсе 4 санлы цехы басуларында берьюлы берничә агрегат дым каплата иде. Бу көнгә планлаштырылган эшләрнең өчтән бер өлеше башкарылган. Пружиналы тырмалар таккан “Т-150” агрегаты күпьелык үләннәр тырматуны тәмамлап, No-till системасы буенча эшкәртелүче мәйданнарда үсемлек калдыкларын тигезләп таратырга керешкән. Хуҗалыкта мондый басулар 2000 гектардан ашу. Чәчүлекләр мәйданы 4850 гектар булуын исәпкә алганда, бу аз түгел. Барлык бөртекле культуралар биредә игенчелекнең нульле системасы буенча игелә. Быелгы сезонда аларны 3255 гектарда чәчү планлаштырыла, шул исәптән сабан бодаен – 1146 гектарда, арпаны – 1076, солыны – 317, уҗым бодаен – 716 гектарда. Кукурузны 427 гектарда урнаштыру планлаштырыла. “Стәрлетамак “ берләшмәсендә биләүле парларга үткән елга караганда 200 гектарга күбрәк җир калдырганнар.



Хәзерге вакытта басуда эш ике сменада оештырылган – яз көне һәр минут кадерле. Чәчү чорына да шундый ук әзерлек: DMC-6 чәчкечләре белән дүрт “Вальтра” трактор агрегаты; дүрт СЗ-5,4 чәчкече; 1 – “Бастер”; рапс һәм борчак чәчүдә D-9-120 “Амазоне” чәчкече эшләячәк. “Стәрлетамак” берләшмәсе механизаторлар кадрлары белән тулысынча тәэмин ителгән.


Алар тырышлыгы белән басуда эшләр тоткарлыксыз барган тракторчылар, водительләр исемнәре коллективта яхшы таныш – бу Игорь Кожевников, Николай Клюгин, Николай Куцуев, Ринат Мәрдәнов, Фаикъ Казакбаев, Александр Шаванов, Виктор Щеколдин, Слава Харисов, Равил Кәлимуллин, М. Фәхретдинов. Тәҗрибәле белгечләрдән техник ярдәм звеносы оештырылган, аның составында эретеп ябыштыру аппараты белән “МТЗ” тракторында эретеп ябыштыручылар Александр Андреев һәм Владимир Михайлов. Аз гына төзексезлек булса, токарь Евгений Шлычков ярдәмгә килергә әзер.



Читайте нас: