Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ЧӘЧҮ ЭШЛӘРЕ
6 Май 2019, 11:06

ЧӘЧҮДӘ – ӨЧ САША


Язгы чәчүне беренчеләрдән булып башлау мактаулы хокукы, кагыйдә буларак, иң тәҗрибәле һәм ышанычлы механизаторларның агрегатларына бирелә. “Рощинский” совхозының 1 нче цехында (Яңа Краснояр авылы) бу хокук Александр Сурков һәм Флорид Сәйфуллинга бирелгән. 24 апрельдән башлап, берсен берсе алмаштырып, алар “Борго” комплексында арпа чәчә. Район гәзите журналистлары агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге белгечләре В.И.Бульц һәм П.А.Цветков белән бергә алар янына барганда, 200 гектар чамасы җиргә чәчкәннәр дә иде инде. Куәтле “Джон Дир”ның биек кабинасыннан безгә Сурков елмаеп карады. Кул болгап, аның туктавын сорадык – язгы басу батырын гәзит өчен фотога төшерергә кирәк бит...
Фотохәбәрче үз эшен тәмамлагач, гафу итегез, чәчүдә һәр минут кадерле, дип, Александр янә кабинага менеп китте...


- Гадәттә без чәчү сезонын Первомайский зонасыннан башлыйбыз, - дип аңлатты хуҗалыкның баш агрономы Ришат Әхтәмов. – Анда эшләр 23 апрельдән алып барыла, борчак һәм солы чәчәбез. Биредә – арпа, “Саша” сортын кулланабыз, тагын 100 гектар чәчәсе калды. Арпаның “прерия” дигән сортын Первомайский зонасында кулланачакбыз. Барысы язгы чәчүне 20 мең гектардан ашу мәйданда башкарырга кирәк, шуның күпчелек өлешендә – бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар – “экада-109” сортлы бодай, “Аксайский усатый” сортлы борчак, “рысак” сортлы солы һәм башкалар.


Чәчүдәге яңалыкларга килгәндә, баш агроном быел 700 гектарга югары рентабельле культура – рапс чәчәргә планлаштыруларын, шулай ук “нордман” сортлы борчакны (ул дуңгызчылыкта таләп ителә) сынап караячакларын әйтте, моның өчен хуҗалык 15 тонна суперэлиталы орлык сатып алган.


Кыр эшләре барышы турында сүзгә баш инженерның авыл хуҗалыгы техникасы буенча урынбасары Айнур Колышев кушылды. Ул әйтүенчә, 25 апрельгә совхоз басуларына дүрт “Борга-3310” чәчү комплексы, дүрт DМС агрегаты, шулай ук “Бастер” һәм СЗ чәчкечләре чыгарылган. Кешеләрдә куелган бурычларны вакытында һәм югары сыйфат белән үтәү теләге бар. Мисалга Сурков белән Сәйфуллинны алыйк. Тырыш, җаваплы, тәҗрибәле булганга күрә, аларга чит ил техникасын да ышанып тапшырырга була.Яз көне алар бу техникада чәчүдә эшли, җәй көне – үлән һәм бөртеклеләр чабуда, ә көзен җир сөрүдә. Башка игенчеләр – 3 нче цехта (Отрадовка) алмашчысы Филүс Акчулпанов белән Василий Дробязко, “Стәрлетамак” берләшмәсендә (Наумовка) Марс Биктимеров, Игорь Полищук, Руслан Вәлитов, Фаикъ Казакбаев һәм башкалар да зур җаваплылык тоеп эшли. Бүген алар үз агрегатларында булачак уңышка нигез салалар.


Без “Рощинский” совхозы белгечләре белән сөйләшкән арада Александр Сурков басу буйлап ике тапкыр үтте. Орлык ташуда ул көнне водитель Александр Шабанов мәшгуль иде. Эшләр көйле бара. Мин тагын шуңа игътибар иттем: арпа – “Саша”, водитель – Саша, механизатор – Саша. Язгы басуда – Сашалар триосы! Аларның намуслы хезмәте мул уңыш китерсен!

Читайте нас: