“ЯҢГЫР КИРӘК”- язгы кыр эшләре турында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, белгеч-агрономнар белән әңгәмәдә шушы сүз кызыл җеп булып бара. Күпчелек хуҗалыкларда кыр эшләре тәмамлануга таба.
-Беренче шытымнар коры һәм эссе һава торышыннан интегә, - дип зарланды Даниил Лошак, аның фермер хуҗалыгында без 14 май, сишәмбе булдык. – Үсемлекләр акрын үсә, күбесе бөтенләй һәлак була.
Чәчү кампаниясен биредә 24 апрельдә башлаганнар, беренче эш итеп 2-3 көн эчендә диярлек горчица чәчкәннәр. Бүген бу мәйданнарны – 250 гектарны яңадан чәчәләр. Апрельдә төнге кыраулардан (-7 градускача) һәм майның тәүге көннәрендә урнашкан эссе һава торышыннан (+32 градускача, туфрак өстендә исә эсселек 60 градуска җитә иде), үсемлекләр бөтенләй диярлек үлеп беткән. Горчица орлыгы вак, ул нибары 2-3 сантиметр тирәнлеккә чәчелә, яңгырлар яумагач туфракның бу катламында дым бөтенләй юк. Көннәрнең шулай торуы һәм дымның аз булуы нәтиҗәсендә корткычлар үрчегән. Горчица һәм рапсны – әвернә чәчәклеләр борчасы, ә бөртекле сабан культураларын буйлы иген борчасы баскан.
Горчица урынына Лошак хәзер көнбагыш чәчә. Лошак бу культурадан бөтенләй баш тартырга уйламый, аны ул туфракның уңдырышлылыгын арттырыр өчен кирәк дип саный. Өстәвенә горчица һәм кузаклылар күп кенә авыл хуҗалыгы культуралары өчен яхшы элгәрләр. Нишлисең инде, елы шундый туры килгән – фермер алдагы сезонда шартлар уңайлырак булыр дип өметләнә. Ә арпаның шытымнарын саклап калу өчен чәчүлекләр инсектицидлы препарат белән эшкәртелә. “Корткычлар кимиячәк, әлбәттә, - ди Лошак, - әмма яңгыр кирәк...”
Фермерның чын мәгънәсендә крестьяннарча түзем һәм ныкышмалы булуына сокланып, башка культуралар белән хәлләр ничек торуы турында сораштык. “Арпа 400 гектардан артыграк мәйдан биләячәк, - дип уртаклашты Даниил арытабан, - 20 гектар чәчәсе калды. Сабан бодаен 80 гектарда тулысынча чәчеп бетердек, биредә көнбагышка 115 гектар һәм Әлшәй районында арендалаган җирдә 750 гектар җир бүленгән. Борчак чәчә башламадык әле (150 гектар), яңгыр яуганны көтәбез. Дымны саклау һәм чүп үләннәре белән көрәшү өчен туфракны эшкәртеп куйдык инде”.
Крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү эшләрендә катнашучылар коллективы зур түгел, нибары ун кеше. Әмма, хуҗалык башлыгы бәяләвенчә, алар барысы да күп елларын җиргә багышлаган үз эшенең осталары. Нигездә бу боголюбовкалылар. Кемдер моңа кадәр “Заря” хуҗалыгында эшләгән, күрше районнан җәлеп ителгәннәр дә бар. Лошак хуҗалыгында аларга кыен түгел, биредә кайнар ашлар ашаталар, эш урынына техника йөртә, иң мөһиме, авыр хезмәтләре өчен аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә. Бу турыда кран-манипулятор белән “ЗИЛ” машинасында басуга орлык ташыган Владимир Лукерин һәм немецлар җитештергән “ХОРШ” чәчү комплексында арпа чәчкән Фәнгис Мусин (ул Әлшәй районыннан, Лошак крестьян-фермер хуҗалыгында өченче ел эшли) сөйләде. Горчица плантацияләрендә “Беларус-1221” тракторына СПМ-8 чәчкече тагып Владимир Филонов көнбагыш чәчә иде, ул районда танылган механизатор, 2017 елгы урак нәтиҗәләре буенча төбәк Башлыгы кулыннан “Шевроле Нива” алган кеше. Даниил Иванович шулай ук көнбагыш чәчүдә мәшгуль Близнецов Дмитрийны һәм язгы көнне механизатор эшен генә башкарып калмый, водитель, эретеп ябыштыручы, ремонтчы эшләрен дә башкарып, фидакарь хезмәт салган башка механизаторларны да билгеләп үтте. Бүген крестьян-фермер хуҗалыгында басуда өч чәчү агрегаты һәм ике автомобиль мәшгуль. Яңа техникадан фермер югарыда әйтеп үтелгән (ул К-744 тракторына тагылган) чәчү комплексы һәм сиптергеч сатып алган. Орлыклар алдан агуланган, алар ашламалар белән бергә чәчелә.
-Язны начар килде дип әйтә алмыйм, - диде Даниил Лошак хушлашканда, - төрле чаклар булды инде, монсы да үтеп китәр. Иң мөһиме, коллектив яхшы уңыш алырга өметләнә, шуңа күрә авырлыкларга карап тормыйбыз. Кирәк икән - югары уңышлы, корылыкка чыдам культуралар белән алыштырып, яңадан да чәчәрбез. Җир уңыш бирергә тиеш, без шуның өчен тырышабыз, шуңа акча чыгарабыз.
...Без фермер Лошакка барган көннең киченә һава торышы үзгәрде – көн сүрелде, күктә болытлар куерды, яңгыр явып узды. Крестьяннарның үтенечен Ходай ишетте, ахры. Аларның тырыш хезмәте уңышлы булсын иде.