Агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге мәгълүматлары буенча, районда чәчү кампаниясе дәвам итә. 20 майга 74309 гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән. Гомум мәйданнан 89 процент бу (үткән елда ярашлы рәвештә 67322 гектар һәм 78,4 процент булган). Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары кыр эшләрен вакытында башкарырга тырыша. Фаразлар буенча, чәчү тәмамлануга санаулы көннәр калган.
Шушы көннәрдә без “Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте басуларында булып кайттык. “Яз коры һәм эссе булуга карамастан, мул уңышка өмет бар, - диде хуҗалыкның баш агрономы Александр Атнагулов. – Һава торышы җайга салыныр дип уйлыйм, табигать авыл кешесен чыдамлыкка озак сынарга теләмәс. Башкасы исә барсы да безгә бәйле”.
Без барганда фрунзелылар дым каплату, тырматуны тәмамлаган иде. СЗ-3,6 чәчкечләре тагылган “Т-150К” тракторында Виктор Яценко уҗым бодаен һәм арышын, күпьеллык үләннәрне тукландырган. Гектарына 100 кг карбамид керткәннәр (көнбагыш чәчкәндә дә шул ук кадәр ашлама кертелә). “Өстәмә азык”ны басуга “ЗИЛ” автомобилендә Анатолий Фофанов ташыган, ә Салават шәһәреннән ашламаларны тагылмалы “КамАЗ”да Александр Вихляев алып кайткан.
Техника уңайлы: кабинада тавыш та, тузан да юк. Туклану да яхшы оештырылган – төшке ашны басуга китерәләр, бик тәмле, өйдәге кебек. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Монысы иң мөһиме: хуҗалыкта хезмәт кешесен хөрмәт итәләр”.
Һәм бу сүзләргә ышанасың, гомеренең дистәләрчә елын җиргә багышлаган авыл хуҗалыгы ветераны, БР авыл хуҗалыгы атказанган эшчәне ялганламас.
Без көнбагыш чәчүне дә карадык, бу эш тәмамлануга таба иде. Югары рентабельле бу культура хуҗалыкта 1,5 мең гектар чамасы җир били. Бу мәйданда тәҗрибәле механизаторлар Раил Шәрипов, Дмитрий Вихляев, Фәрит Әхмәдов хезмәт сала. Сызма чәчкечләр тагылган “МТЗ” тракторларында алар көндәлек норманы проблемаларсыз үти. Туфракны алдан эшкәрткәннәр: оста механизаторлар Иван Лебединец, Виктор Падалко, Иван Смирнов һәм башкалар “Т-150К” тракторларында культивация ясаган.
- Быел язгы кыр эшләре темпы үткән еллардагыдан югарырак, - дип билгеләде әңгәмә барышында Александр Атнагулов, - һава торышы комачаулый дип булмый. Уҗым бодаен яңадан чәчмәсәк, 1000 гектардан ашу мәйданда юкка чыккан иде ул, чәчүне күптән тәмамлаган булыр идек. Һәм хәзер зыян күргән мәйданнарга язгы бодай һәм, нигездә, арпа чәчәргә туры килә. Һава торышы яхшы булыр, агротехник чараларны вакытында башкарырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык службалары язгы чәчүдә бердәм эшли. Басуда бер сменада эшләү оештырылган. Техника ватылган очракта ремонтчылар звеносы һәм эретеп ябыштыручы Зимфир Морзагулов ярдәмгә килергә әзер. Җәмәгать туклануын оештыруда зур тәҗрибә туплаган Наталья Балянова җитәкчелегендә пешекчеләр Людмила Афанасьева, Марина Дрёмина, Рәмзия Газизуллина да сынатмый.
Хуҗалыкның язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүенә һәм игенчеләрнең әлеге мәлдәге кәефенә карап, фрунзелылар куелган бурычларны уңышлы үтәр дигән өмет бар.