Районда чәчү эшләре тәмамлануга таба. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында бөртекле-кузаклы язгы культураларны чәчеп беттеләр диярлек. 22 майга бу күрсәткеч 92 процент тәшкил итте. Бүген хуҗалыклар басуларында соңгы гектарларда кукуруз, борчак, көнбагыш чәчәләр.
“Авангард” җәмгыятендә без 21 майда, чәчү кампаниясе тәмамланганда диярлек булдык. 2 майдан башлап тәүлек әйләнәсенә ике “Джон Дир” чәчү комплексы чәчүдә эшли: берсендә – Хәлим Мәкъсүтов һәм Анатолий Красавицкий звеносы, икенчесендә, “Нью-Холланд” тракторы белән агрегатлаштырылганында, абыйлы-энеле Александр һәм Иван Герасимовлар. Чын фидакарьлек күрсәтеп, киеренке чәчү чорында аларның һәркайсы оста игенче исемен көн саен раслый.
Кыр эшләре темплары һәм сыйфатына баш инженер службасының анык эшләве дә уңай йогынты ясый. Механизаторларга беркетергән тракторлар һәм җайланмалар кырда эшләү өчен алдан әзерләп куелган. Моннан тыш, кызу эш чорында техника ватылса, эретеп ябыштыручы Дмитрий Заплахов һәм слесарь Евгений Валиковтан торган ремонтчылар звеносы һәрчак басуга чыгарга әзер. Бу участок өчен тракторчылар бригадиры Роберт Бүребаев һәм МТМ мөдире Михаил Патраев җаваплы. Соңгысы элек үзе дә механизатор булган һәм тракторлар, комбайннарны бик яхшы белә.
“Авангард” җәмгыяте директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Марат Ибраһимов әйтүенчә, хуҗалыкта 8,5 мең гектар чамасы сөренте җирләр бар. Бу мәйданнарның бер өлеше игенчелекнең минималь системасы буенча эшкәртелә, тагын бер өлеше – No-Till дип аталган нульле технология буенча. Бер участокта гына, анда быел борчак чәчкәннәр, көздән җирне тирән итеп сөргәннәр.
Без барган көнне авангардлылар язгы бодай, арпа, борчак, солыны һәм 2 мең гектардан ашу мәйдан биләгән көнбагышны чәчеп беткәннәр иде. Силоска үстерелүче кукуруз басуларында исә эш кайный, чиратта – берьеллык үләннәр, шул исәптән судан үләне, аның орлыгын “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятеннән сатып алганнар. “Уҗым культуралары җәһәтеннән хәлләр катлаулы, - дип уртаклашты Марат Мәхмүт улы, - 1086 гектарның 531енә яңадан чәчәргә туры килде. Яз көне бу мәйданнарда шытымнар бөтенләй булмады, димәк, алар быелгы кыш шартларын кичерә алмаган. Чәчүдә үзебезнең язгы бодай орлыгын кулландык. Эшләр уңышлы тәмамланды. Нәтиҗәдә бу культура 2429 гектар җир били”.
Имин кышлаган уҗым арышы һәм бодае тиешле вакытта өстәмә тукландырылган. Бу эшне Александр Кириллов агрегаты уңышлы башкарган.
Без кукуруз чәчү барган басуларны да карадык. 21 майга 150 гектарда эш тәмамланган. Калган 450 гектар чамасы мәйданда чәчүне 2-3 көндә тәмамларга ниятлиләр. “Чәчүдә катнашучыларның кәефе моңа ышаныч бирә, - дип сүзгә кушылды хуҗалык директоры урынбасары Вячеслав Степанов. – Сызма культураларда “СПМ-8” чәчкечләре белән өч “МТЗ-82” агрегаты эшли. Аларга Сергей Белецкий, Эдуард Герасимов, Григорий Заплахов идарә итә. Көнбагышны алар чәчеп беттеләр, әлеге вакытта кукурузны тәмамлыйлар. Аларның осталыгында беркем шикләнми, һәркайсы тәҗрибәле, берничә төр авыл хуҗалыгы техникасында эшли ала”.
Директор урынбасары водительләрне дә мактап телгә алды, бит әлеге вакытта автотранспорттан башка бернәрсә дә эшләп булмый, соңгы нәтиҗә шофёрларның да осталыгына һәм җаваплылыгына бәйле. Агрегатларга орлык һәм ашлама ташуда әлеге вакытта Александр Фролов, Александр Калякин, Иван Антонов, Риф Гыймалетдинов, Денис Егоров, Сергей Лобанов, Сергей Бондаренко мәшгуль. Раил Хәсәнов та җаваплы һәм җитез эшли. Ул “ГАЗ-53” машинасында иртән һәм кичен агрегатларга ягулык китерә. Коллективта аны оста заправкалаучы дип исәплиләр.
Авыл эшчәннәренең бүгенге икътисади хәле бик үк яхшы түгел. Байтак хуҗалыкларның кредитлары бар, бәяләр тотрыксызлыгы да борчый: ягулык-майлау материаллары һәм ашламаларның бәясе җайлап арта. Шуңа карамастан, авыл эшчәннәре чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкарырга тырыша. Бит крестьяннарның төп кагыйдәсе: яшәү өчен чәчәргә кирәк. Авангардлыларга, ә алар белән бергә барлык кыр эшчәннәренә язгы чәчүне уңышлы тәмамлауларын һәм мул уңыш үстереп алуларын телибез.