Агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге мәгълүматларына ярашлы, районда барлык хуҗалыклар да чәчүлекләрен химик утау белән мәшгуль диярлек. 29 майга әйтелгән агротехник чара 40758 гектар гомум мәйданда үткәрелгән, планлаштырылганнан 49 процент тәшкил итә бу.
“Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте үсемлекчеләре химик утауга беречеләрдән булып керешкән, без анда 27 майда бардык. Хуҗалыкның баш агрономы Наил Гайнуллин әйтүенчә, чәчүлекләрне эшкәртүгә барсы да алдан әзерләнгән булган: Франциядә җитештерелгән “Кун” сиптергечләре (берсе үзйөрешле, икенчесе тагылма) график буенча техник хезмәтләндерү үткән, гербицидлар белән дә хуҗалык тулысынча тәэмин ителгән.
- Эшне сыйфатлы башкару өчен оптималь вакыт сайлыйбыз, ә моның өчен һава температурасын, дымлылыкны һәм җил тизлеген исәпкә алабыз, - дип аңлатма бирде Наил Хәдис улы. - Моннан тыш, безнең сиптергечләр ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган, бу исә гербицидны эшкәртелгән урыннарга яңадан сиптерүгә юл куймый, басулар картасын төзеп, препарат күләмен дөрес билгеләргә мөмкинлек бирә.
Басуларда “яшел янгын” таралуга юл куймас өчен, механизаторлар, агрегат заправщиклары, водительләр бу көннәрдә фидакарь эшли. Без хуҗалыкның Покровка авылы янындагы басуларына бардык. Анда ул көнне пар басуын тоташ тәэсирле гербицид – глифосат (химик пар) белән эшкәртәләр иде. Савыттта препарат беткәндә генә тукталып торучы сиптергеч тырышып эшли. Басу читендә сулы һәм “химия”ле автомобильләр әзер тора. Водительләр Азат Ишморатов, Вадим Савельев, Николай Данилов, заправкалаучылар Иван Перепёлкин һәм Николай Абрамов химик утауда беренче тапкыр гына катнашмый, нәтиҗәнең аларның ничек эшләвенә бәйле булуын беләләр: тизрәк һәм сыйфатлырак башкарсаң, уңыш та мулрак булачак. Баш агроном Азат Ишморатовны аерым билгеләде. Җаваплылык тоючы водитель генә түгел, агрономның яхшы ярдәмчесе дә икән ул – химик препаратларның тәгаенләнешен белә, эремәләрнең дозасын контрольли. Бу бит үзе бер фән. Һәр чүп үләненә аерым бер гербицид тәкъдим ителә. Алар бик күп, культуралы үсемлекләрне яндырмас өчен, бик игътибарлы һәм төгәл булырга кирәк.
Быел беренче тапкыр “Дружба”да рапс үстерә башлаганнар. “Зур сорау белән файдаланучы бу майлы культура 794 гектар били, - диде Н.Х.Гайнуллин. – Шуңа күрә хәзер безгә чәчүлекләрне корткычлар һәм чүп үләннәреннән сакларга кирәк. Хуҗалык бу культураны үстергәндә кулланылучы химик препаратларны алдан сатып алды”.
...Хуҗалыктан кайтканда без берникадәр вакыт элек эшкәртелгән басулар кырыннан үттек. Белгеч булмаган кешенең дә күзенә ташлана иде: чәчүлекләр чүп үләннәреннән арына.