Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ЧӘЧҮ ЭШЛӘРЕ
1 июль 2019, 11:36

БАРЛЫК ЮНӘЛЕШЛӘР БУЕНЧА

Салават агрофирмасы җәмгыяте игенчеләре бүген берьюлы берничә төрле эш алып бара. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Әскаров әйтүенчә, җәй аграрийлар өчен мондый эш темпы гадәти. Сенаж салу белән беррәттән без барган көнне, 20 июньдә, салаватлылар пар басуларына органика чыгара, бәрәңге басуларын тәрбияләү буенча чаралар башкара иде.
Бу культура 250 гектар мәйдан били. Немец селекционерлары уйлап тапкан материал файдаланыла – бу уртача иртә өлгерүчән “Ароза” сорты, ул сыналган, хуҗалыкта беренче ел гына игелми, “Мадейра” сортын исә сынап карар өчен 60 тонна күләмендә яңа сатып алганнар. Ак кабыклы бу бәрәңге төрле авыруларга һәм корткычларга бирешмичә безнең шартларда яхшы уңыш бирсә, агрофирма бәрәңге үстерүчеләре аны артытабан да игәргә җыена.

Әлеге вакытта бәрәңге чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, күмдерелгән. Су сиптерү җайланмалары – катушкалар һәм насослар да әзер, кирәк булса бәрәңгегә су да сиптерәчәкләр. Әмма “икенче икмәк”не үстерүдә бу барлык эш дигәнне аңлатмый. Р.М.Әскаров сүзләренә караганда, бәрәңге плантацияләрен корткычларга һәм авыруларга каршы тагын 3-4 тапкыр эшкәртәсе була. Уңыш җыеп алыр алдыннанрак, кирәк булса, урак алды десикациясе башкарылачак, ул турыдан-туры тәгаенләнеше – десикантлар ярдәмендә сабак-яфракларны киптерүдән тыш, катырак кабыклы итеп, шулай ук авырулар һәм чүп үләннәре таралуны киметеп, уңышның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Бүген аграрийлар мал азыгы хәзерләүне дә кайгырта. Күпьеллык үләннәр, аеруча кузаклылар, мал азыгы базасының тотрыклылыгын билгели. Шуңа күрә бу культуралар биләгән мәйданнар 1350 баш сыер малын, шул исәптән 400 савым сыерын аксымнарга бай мал азыгы белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. “Әле сенажга кәҗә үләнен чабабыз, - дип дәвам итте баш агроном, - аннары чиратта – люцерна, кындыракны печәнгә чабачакбыз. Үләннең калынлыгына караганда, быел печән азрак булачак. Сенажга килгәндә исә биредә хәлләр яхшырак дип уйлыйм. Күп нәрсә мал азыгы хәзерләүчеләргә бәйле. Безнең коллективта тәҗрибәле белгечләр эшли, бурычларын намуслы үтиләр. Ел саен хуҗалыкта мал азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнә”.


Баш агроном бүген ял һәм бәйрәм көннәрсез хуҗалыкның мал азыгы басуларында эшләгән кешеләрнең исемнәрен атады. Бу “Полесье” мал азыгы җыю комбайнында Ринат Рәфыйков һәм “МакДон”да Рөстәм Мәкъсүтов, яшел масса ташуда мәшгуль водительләр Минуара Фаткуллин, Азат Галиев һәм Рим Рәфыйков. Чокырда сенаж тыгызлату эше алдынгы механизатор Римир Гыйззәтуллинга йөкләтелгән. Куәтле “Фендт” тракторында ул эшен сыйфатлы башкара. “Әйтергә кирәк, озакламый Римир Башкортстан Республикасыннан өч вәкил исәбендә Мордовиягә Русиянең 8 нче ачык чемпионатына җир сөрергә китәчәк, - дип горурлык белән әйтте Радик Әскаров. - Ул мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашмый, призлы урыннар яулаганы да байтак. Бу юлы да механизаторга уңыш елмаер дип өметләнәбез”.


Хуҗалыкның икътисади хезмәте мәгълүматлары буенча, 25 июньгә 220 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, бу барлык мәйданнарның 59 процентын тәшкил итә. 110 тонна печән, 1200 тонна сенаж хәзерләнгән. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә.

Читайте нас: