Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ЧӘЧҮ ЭШЛӘРЕ
1 июль 2019, 11:44

ЧИСТА ПАР ТҮГЕЛ, “ЯШЕЛ ЯНГЫН”


Үткән чәршәмбедә без агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге баш агрономы белән фермер Хәниф Мәхмүтовның Кырмыскалы авылыннан ерак булмаган басуларын барып барадык. “Крестьян-фермер хуҗалыгында 187 гектар сөренте җир исәпләнә, - дип аңлатты Виктор Бульц яңа эшли башлаган үсемлекче белән очрашыр алдыннан. – Аның төп өлешен (150 гектар) пай җирләре тәшкил итә. КФХ буларак ике ел элек теркәлде. Җайлап техника сатып ала. Бүген эшләре ничек баруын карыйк әле”.


Башта пар җирләренә бардык. Аларны чүп үләннәре баскан. Билчән, эт эчәге, кыскасы, кара пар җире түгел, “яшел янгын”.


Бу басуга уҗым арышы чәчәчәкләрен әйтте фермер. Чүп үләннәре җәһәтеннән артык борчылмый, янәсе, сәбәп юк, тагын бер тапкыр механик эшкәрткәч, барсы да әйбәт булачак. Химик утауның ни өчен башкарылмавын сорагач, Хәниф Гыйндәлиф улы хуҗалыкта сиптергечләр булмау сәбәпле соңга калуларын әйтте. “Шулай да химик утауны башкарырга кирәк, - диде баш агроном, - ул сезгә очсызгарак төшәчәк, өстәвенә хәзер үзегезнең сиптергечегез бар. Бу участокны эшкәртү өчен 24 Д төркеме гербицидларын кулланырга була, алар куш өлешле чүп үләннәренә йогынты ясый. Ә аннары басуны уҗымнар чәчә башлаганчы тынычлыкта калдырыгыз. Күп тапкыр дисклау туфракны киптерәчәк кенә”.
Уҗым арышы урынына чәчелгән язгы бодайның торышы канәгатьләнерлек диярлек, ләкин шытымнар зәгыйфь. Күрәсең, биредә киң репродукция орлыкларын кулланганнар һәм чәчкәндә минераль ашлама кертмәгәннәр, дип фикерен белдерде В.И.Бульц. Өстәмә тукландыру һәм химик утау башкарылган, ләкин утау – зур җитешсезлекләр белән. Бу басудан мул уңыш алып булмаячагы күренеп тора.


Авыл эшкуарларының зур булмаган басуларын тәртиптә тоту җиңелрәк дип исәпләнә – “химия”гә акча күп кирәкми, техниканы читтән җәлеп итәргә була. Ләкин гамәлдә башкача килеп чыга. Җир эшкәртүгә махсус белеме булмаган, агрономия өлкәсеннән ерак торган кешеләр тотына. Вакыт үтү белән алар тәҗрибә туплыйдыр, мөгаен, ләкин күпме зыян киләчәк, күпме мәшәкать булачак. Ә иң мөһиме, тиешенчә эшкәртелмәгән җир җайлап яраксызга әйләнә, ярлылана.


Әлеге очракта КФХ башлыгы – табиб-терапевт, авыл дәваханәсендә эшли. Аның һөнәре белем дә, фидакарьлек тә таләп итә. Ләкин авыл хуҗалыгы хезмәте дә – җаваплы эш, аның да үзенчәлекләре, үз законнары бар. Җир хәстәрлекне ярата, тир белән сугармасаң, акча салмасаң, табыш та булмаячак.


Былтыр бу хуҗалыкта барлык уҗым культураларының һәлак булуын гади генә агротехника кагыйдәләренең дә үтәлмәве белән аңлатырга була. Шул ук сәбәп буенча быел да зур гына мәйданнарга яңадан чәчәргә туры килгән, ә бу – дистәләрчә гектар кыйммәтле җир. Биредә һава торышы гына гаепле түгел, ә фермер хәлне шулай аңлата. Уҗымнарның һәлак булуы төп сәбәпләре дип белгечләр чәчү срокларының үтәлмәвен, минераль ашлама кертелмәвен атый. Шул сәбәпле уҗымнар кышка ныгынмыйча керә.


Фермер Мәхмүтовның басуларыннан бер километр ераклыкта “Пчелка” кресьян-фермер хуҗалыгы һәм “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең уҗым бодае үсә. Анда бөтенләй башка күренеш – чүпсез басуларда тигез, көр шытымнар. Аларга карап, авыл хуҗалыгы белгече булмаган кеше дә сөенә. Ихтирамлы, хуҗаларча мөнәсәбәт өчен җир дә игенчегә рәхмәтледер.


Читайте нас: