Авыл тормышы
-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ЧӘЧҮ ЭШЛӘРЕ
1 гыйнвар 2021, 02:00

БАСУГА ЧЫГАРГА БАРСЫ ДА ӘЗЕР

Быел яз җылы көннәре белән сөендерми – тегендә-монда кар ята, төнлә күлләвекләр боз белән каплана. Шуның өчен туфрак та тигез өлгерми. Шулай да кайбер хуҗалыклар дым каплата, күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыра башлады, ә кайберәүләр исә туфракны түземсезләнеп капшап карап, агрегатларын басуга чыгарырга ашыкмый.



Һәрвакыттагыча, бүген крестьяннар һава шартларының яхшыруына өметләнә. “Безенчукская 380” уҗым бодае Сазоненко шәхси предприятиесендә 700 гектар били, яхшы гына кышлаган. Шытымнар әйбәт, тик менә салкыннар аларга күтәрелеп китәргә комачаулый. Шул ук һава шартлары чәчү алды эшләрен тоткарлый. Ә тракторлар һәм барлык эш кораллары, орлыклар, ашламалар, ягулык-майлау материаллары, Игорь Васильевич әйтүенчә, барсы да әзер.



Бер коллективта инде алтынчы чәчүдә эшләячәк кешеләр турында И.В.Сазоненко байтак мактау сүзләре әйтте. Аларның күпчелеге бар эшкә дә маһир – берничә агрегат беркетелгән һөнәрман механизаторлар гына түгел, слесарьлар, ремонтчылар да. Алар – А.К.Евдокимов, Г.И.Казаков, Е.В.Кондрашов, А.Ф.Иванов, А.И.Клюгин, Н.А.Клюгин. Чәчкечләрнең барсын да А.П.Егоров ремонтлаган. Ул ЗАВ операторы, электрик та, орлык агулау машинасында да эшли. Кыскасы, ышанычлы, алыштыргысыз белгеч. А.П.Ефимов, П.Н.Аксаков, Н.И.Евдокимов та эшкә җаваплы карый. Аларның берсе дә авырлыклардан курыкмый, ялкауланмый, кирәк чакта кулларына себерке алырга да мөмкиннәр. Хезмәт хаклары да тиешенчә түләнә, мәсәлән, механизаторлар үткән сезонда аена 35 мең сум чамасы алган. Эшләгән кешеләрнең шәхси малларын бушлай азык белән дә тәэмин итәләр, урак чорында төшке һәм кичке аш әзерлиләр һәм басуга илтәләр.


Әңгәмә ахырында И.В.Сазоненко дым каплату, өстәмә тукландыру һәм тырмату эшләрен аның коллективы тиз һәм көйле башкарачагын әйтте, ә чәчүне 10-12 көндә тәмамларга ниятлиләр. Һава торышы гына комачаулый күрмәсен.
Читайте нас