Район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әнвәр Әбдрәфыйков җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә район тормышының мөһим мәсьәләләре тикшерелде.
Быел районда күп фатирлы 7 йортка капиталь ремонт ясалачак, 39 подъезд ремонтланачак. Кирәкле барлык документлар дәүләт экспертизасы үтә. Ремонтланган объектларны бергәләп кабул итү оештырылачак. Анда идарә итүче компанияләр, Хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге, техник күзәтчелек, муниципаль торак секторы вәкилләре, шулай ук йортта яшәүчеләр – йорт өчен җаваплы кешеләр катнашачак.
Автомобиль юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау дәвам итә. 15 июньгә кадәр 5187 кв.м ремонтланачак. 15 апрельгә планнан 40% үтәлгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү актив бара. Тантаналы чаралар әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты эшли. Бүгенге көндә районда сугышта катнашкан 8 кеше, сугышта катнашучыларның 92 тол хатыны, 386 тыл эшчәне яши. Аларның барсына да район хуҗалыклары, волонтерлар көнкүреш ярдәме күрсәтә. Бәйрәм кысаларында “Георгий тасмасы”, “Солдат яулыгы”, “Горурланабыз! Онытмыйбыз! Искә алабыз!” акцияләре, Юнармия сафларына тантаналы рәвештә кабул итү, Батырлык дәресләре һәм башкалар үткәреләчәк. Чаралар турында җентекле мәгълүмат Хакимиятнең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Район Хакимияте карамагындагы административ комиссия автомобильләрне кую кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә. 45 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, административ хокук нормаларын бозу турында 7 протокол төзелгән.
Район басуларында язгы кыр эшләре башланды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшкә тулысынча әзер. Орлыкларны агулау, күпьеллык культураларны тукландыру бара, минераль ашламалар кайтарылган. Малларга прививка ясау һәм җәйге режимга күчерү дәвам итә.
15 апрельдән республика территориясендә янгын чыгу хәвефе булган сезон игълан ителде. Бу чорда ачык һавада учак ягарга, сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчекләрен, май яки янучан матдә сеңгән материалларны төрле җиргә ыргытырга, төзек булмаган машиналардан файдаланырга, ягулык салган вакытта машиналар янында тәмәке тартырга яки учак ягарга ярамый. Шулай ук шешәләр һәм пыяла ватыкларын төрле җиргә ыргытырга ярамый, чөнки алар кояшта кызып, янәшәдәге корыган үлән, чыбык-чабык, камыл янып китәргә ихтимал. Ылыслы яшь агачлар, корыган үлән арасында, торфлы җирләрдә, диләнкеләрдә, агач ябалдашлары астында да учак ягу тыела. Учакны кимендә ярты метр казылган җир белән уратып алынган мәйданчыкларда гына ягарга мөмкин. Янгыннан иминлек кагыйдәләрен бозган өчен штраф салына. Үткән атнада корыган үлән януның 27 очрагы теркәлгән. Табигый янгыннар очрагына патруль-маневр төркеме оештырылган.
Цифрлы телевизион тапшырулар кабул итүгә күчү, территорияләрне төзекләндерү буенча өмәләр үткәрү, халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү мәсьәләләре аерым контрольдә тотыла.