17 апрельдә Стәрлетамак шәһәренең “Салават” кинотеатрында район укучыларын “Юнармия” бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә кабул итү тантанасы үтте, ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланды.
Билгеләнгән вакытка Ишпарсово, Талач, Олы Куганак, Рощинский, Наумовка, Яңа Отрадовка, Яңа Федоровка, Максимовка, Октябрь, Первомайский, Николаевка, Дергачёвка, Чуртан авыллары мәктәпләреннән иң яхшы укучылар җыелды.
Тантананы яшьләр эшләре комитеты рәисе П.Н.Шорохов ачты. Ул әйтелгән иҗтимагый хәрәкәтнең РФ Президенты В.В.Путин ярдәмендә оборона министры С.К.Шойгу инициативасы буенча оештырылуын әйтте. “Юнармия” хәрәкәте – киләчәк мәктәбе ул, анда кыюлык, максатчанлык, патриотлык һәм җиңүгә ихтыяр көче тәрбияләнә, диде ул.
Стәрлетамак районында юнармеецлар отряды ике ел элек барлыкка килде. Шуннан бирле алар шушы патриотик оешма тарафыннан үткәрелүче барлык республика чараларында актив катнаша.
Менә районның юнармия хәрәкәте штаб начальнигы В.А.Антипин юнармеецлар антын кабул итә, аны отряд командиры, Ишпарсово мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Диана Максимова укый. Аның артыннан балалар дәррәү: “Ант итәбез!” дип кабатлый. Балалар уставны үтәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, юнармеецлар хәрәкәтенә тугры булырга вәгъдә итә. 120 юнармеец присяга бирә һәм актив, максатчан яшьләр сафына кабул ителә. Хәзер алар районда 190!
- Патриотлар берләшмәсенә кабул ителүегез белән район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ә.Р.Әбдрәфыйков исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән котлыйм, һәрчак алгы сафта булуыгызны телим, - дип сәламләде балаларны Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Х.Газизов.
Бәйрәм кунаклары – Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары ярдәмчесе В.П.Гончаров, ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов, “Набат” берлеге идарәсе рәисе А.А.Подобный, махсус тәгаенләнештәге гаскәрләр ветераннары союзы рәисе А.И.Зимин, район Советы депутаты Р.Ш.Харрасов, Әфганстан ветераны Р.Һ.Шәрипов бу чараны малайлар һәм кызлар тормышында җитди этап башы дип атады. Алар балаларга Ватанның лаеклы сакчылары булуларын, иң яхшы традицияләрне дәвам иттерүләрен, шулай ук укуда, спортта һәм җәмәгать тормышында уңышлар теләде һәм юнармеец значокларын тапшырды.
Аннары балалар “Юнармия” хәрәкәте һәм районда тормышка ашырылучы патриотик проектлар турында видеороликлар, 1941 елда Мәскәүне саклаган совет яугирләренең батырлыгы турында “Егерме сигез парфиловчы” нәфис фильмын карадылар.
Юнармецларга кызыклы һәм файдалы эшләргә бай булган актив тормыш телибез!