

Автордан
Һөнәремә бәйле озак вакыт тирә-юньдәге хатын-кызларны күзәтәм. Мин дистәләгән матур, ләкин еш кына арыган күзләр, алны-ялны белми эшләгән көчле куллар күрдем. Без барысына да, хәтта үзебезгә дә терәк булырга күнеккәнбез.
Бүген хатын-кызларга багышланган, моңарчы гәзитебез тарихында булмаган сәхифә ачабыз. Сез монда иске кастрюльны ничек юарга киңәшләр яки кыяр тозлау рецептларын тапмаячаксыз – моңа безне тормыш үзе өйрәтә. Бу сәхифә – күңел өчен. Мөһим, әмма еш кына бу турыда әйтми калган нәрсәләр: хаталанырга хокук, үз-үзеңне эзләү һәм гомумән тормыш турында сөйләшәбез. Безнең киңлеккә рәхим итегез.
Сезгә шундый халәт танышмы – буш минутыгыз барлыкка килеп, чәй ясап, яраткан китабыгызны алып утырдыгыз һәм шунда ук: “Вакытны әрәм итәм. Кер юарга, җыештырырга, эш белән шөгыльләнергә кирәк” дигән уй килә. Һәм ял итәсе урынга эшкә тотынасың, ә күңелдә – борчу, ул сирне ял иткәндә дә, эшләгәндә дә калдырмый.
Ял иткән өчен гаеп хисе каян туа һәм аның белән ничек килешергә икәнлеген ачыкларга булдык. Психолог Ольга Кузнецова безнең героиня белән ачыктан-ачык әңгәмәләшергә ризалашты, аның исеме сер булып калачак, әмма кичерешләре күпләргә таныш булачак.
- Ни өчен мин үземә ял итәргә рөхсәт итә алмыйм?
- Таләпләр нинди дә булса тойгы белән бәйле булырга мөмкин. Бу мизгелләрдә син нәрсә тоясың?
- Үземне гаепле хис итәм. Хәтта бераз хәл алырга, бөтен эшне читкә куеп, күңелгә якын нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин булганда да, барыбер эшне сайлыйм, чөнки башкача булдыра алмыйм.
- Моның ни өчен шулай булуын ачыкларбыз. Мөгаен, бу күрсәтмә балачакта ук барлыкка килгәндер. Ләкин бу бернәрсәне дә кискен үзгәртмәячәк. Синең нинди хис белән яшәргә теләвеңне аңларга кирәк.
- Үземне гаепле тоймыйча яшисем килә. Моның өчен нәрсә эшләргә мөмкин?
- Без нәкъ менә шуның белән эшләячәкбез дә. Өлкәннәр белән мин гипноз һәм транс халәте техникасын кулланам. Әмма сорауларны тирәнрәк кую мөһим. Ни өчен болай килеп чыга дип түгел, ә миңа ничек яшәргә һәм башкача тоярга, дип. Кичергән тәҗрибәдән котылу мөмкин түгел. Барысын да онытып, яңадан яши башлап булмый. Әмма бу тәҗрибәнең безгә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итүенә ирешә алабыз. Безгә сине бала хәләтенә кертергә кирәк. Күзеңне йом һәм моны күз алдыңа китер. Бәләкәй чактагы үзеңә нәрсә дип әйтер идең?
- Яхшы булу өчен ялдан баш тартырга кирәкми.
- Бала чагыңда, ешрак нинди тойгы кичердең?
- Җаваплылык һәм борчылу хисе.
- Әгәр бу тойгының төсе һәм формасы булса, ул нинди булыр иде?
- Шәмәхә төстә, түгәрәк, чәнечкеле.
- Ә хәзер күз алдыңа китер: синең каршыңда абруйлы олы кеше басып тора, сине яхшыртырга тырышып, ул шушы тойгыны тәрбияләгән. Еш кына бу әти-әни яки якын кешеләрнең берсе. Күңел эченнән генә уйлап бу тойгыны ал да аңа бир. Чөнки бу аның җаваплылыгы, аның аңа көче җитә. Балачакта безгә бик зур булып тоелган бүлмә үскәч кечкенә булып тоела. Шуның кебек җаваплылык хисе дә әһәмиятсезгә әйләнә. Эчтә пространство барлыкка килә. Син аны нәрсә белән тутырырга теләр идең?
- Мәхәббәт белән.
- Күз алдыңа китер: сиңа төрле яктан мәхәббәт нуры тула башлый. Бөтен гәүдәңне шушы җылы хис белән тутыр. Син һәрнәрсәдә мәхәббәт булуын тоясың. Икенче вакыт, ял итәргә теләгәндә, син нәкъ менә шуны тоячаксың. Һәм син моңа лаексың, рөхсәт ит. Һәм күзеңне ач.
- Җиңелрәк булган сыман.
- Әгәр кешедә нинди дә булса тойгы бар икән, димәк ул бер генә тапкыр барлыкка килмәгән, ә әнисе, картәнисе, башка якын кешеләрендә ныгыган. Еш кына без күрсәтмәләрне буыннан буынга тапшырабыз, чөнки безне шулай тәрбияләгәннәр һәм башкача булдыра алмыйбыз. Бу безне яратмыйлар дигән сүз түгел. Ә мәхәббәт нәкъ менә шулай чагыла. Без җиңелчә практика уздырдык, һәм хисләр белән якынча шулай эшлибез. Нинди дә транс – ул үз-үзеңә гипноз. Һәр кеше көненә ким дигәндә ике тапкыр бу халәттә була – йоклап киткәндә һәм уянганда. Тәнкыйди фикерләү туктый. Ул кайбер башка тереклек процессларын үтәүдә дә катнашмый. Мәсәлән, сулау, ашкайнату. Без бит ничек сулыш алу турында уйланмыйбыз, бу функцияләр үзеннән-үзе көйләнә. Ләкин эш программасына деструктив программалар өстәлсә, өзеклекләр барлыкка килә. Сулыш алуга – паника һөҗүмнәре, ашкайнатуга – артык күп ашау яки анорексия. Шуңа күрә стресслы ситуацияләрдә кемдер ябыга, ә кемнеңдер авырлыгы арта. Һәм янә барысы да балачактан килә. Кечкенә чагымда миңа: “Аша, югыйсә үсмисең, терелмисең, көчең булмый”, - диләр иде. Һәм һәрвакыт кыен булганда, аңым миңа: “Мин нишләргә кирәклеген беләм – аша”, - ди. Һәм мин ашыйм. Моны аңлау миңа ярдәм итәме? Программа үзгәрмәде. Бу база программа һәм ул эшли. Шуңа карамастан, аппетит артуын тойганда, үз-үземә колак салырга кирәклеген аңлыйм. Ни өчен мондый реакция барлыкка килүен белсәң, нәрсәнедер төзәтә аласың. Ял белән дә шул ук хәл. Вакыт-вакыт аз эшләү, ял итә, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтә белмәү тойгысы барлыкка киләчәк. Бу очракта туктарга һәм үзеңә сорау бирергә кирәк: ни өчен мин моны тоям? Үзеңә болай гына, бернинди шартларсыз ял итәргә рөхсәт ит. Теләсә нинди “нересурсны” ресурска әйләндерергә мөмкин. Сиңа ял ни өчен кирәк?
- Соңыннан эшләрне сыйфатлырак үтәү һәм бәхетлерәк булу өчен.
- Әгәр син бу вакытта эшне сайласаң, бәхет тойгысы кичерә алыр идеңме?
- Күпмедер дәрәҗәдә.
- Димәк, факт буенча бу күңел өчен дә булган. Үз сайлавыңны ничек кабул итүең мөһим. Эшчәнлек төрен алмаштыру – шулай ук ял. Син укый, чигү чигә яки теләсә нинди мөһим эш белән шөгыльләнә аласың, чөнки син шулай телисең. Һәм ул төрлечә тоелырга мөмкин.
P.S. Әгәр сезне борчыган сорау бар икән, һәм сез аны психолог белән тикшерергә телисез икән, безгә языгыз.
Н. СТУКАЛОВА әзерләде.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.
Саннар
Сорашуда катнашкан 63%* хатын-кыз буш вакытын йорт хуҗалыгына, балаларны тәрбияләүгә, ашарга әзерләүгә багышлый, ә моны һәрвакытта да тулы кыйммәтле ял дип исәпләп булмый.
22%* хатын-кызда ял итү өчен көн саен нибары 2-3 сәгать вакыт кала.
Шулай ук “Росгосстрах Жизнь” СК тикшеренүе күрсәтүенчә, русиялеләрнең яртысына диярлек эштән соң көчләрен торгызу өчен вакыт җитми.
*ВЦИОМ тикшеренүләренә ярашлы.