

Беренче дәрестән үк балаларны спортка җәлеп итә, гадәти тренировканы күптән көтелгән вакыйгага әверелдерә һәм укучыларда дәрт уята белгән остазлар бар. Первомайский авылы мәктәбенең волейбол буенча тренеры Айрат Арслангали улы Зөлпукаров нәкъ шундыйлардан. Берничә ел эшләү дәверендә ул бердәм команда оештыруга ирешкән, тәрбияләнүчеләрен ярышларда җиңүгә китергән һәм күп кенә балада спортка мәхәббәт уяткан.
Булачак тренер Абдрахман авылында гади авыл эшчәннәре гаиләсендә туган. Әнисе – савучы, әтисе терлекче булып эшләгән. Хезмәт һәм җаваплылык белән ул балачактан ук таныш. Һава торышы нинди булуга карамастан, аңа көн саен Первомайский мәктәбенә кадәр биш километр җәяү барырга туры килгән. Кыш көне юлны кар көртләре күмеп киткәндә бигрәк тә авыр булган.
Айрат Арслангали улының физик активлыкка мәхәббәте нәкъ менә мәктәп елларында барлыкка килгән. Дуслары белән бергә футбол һәм волейбол уйнаган, моңа ул бөтен буш вакытын багышлаган.
- Мин өлкәннәрнең ничек уйнавын карый, аларның техникасын күзәтә һәм шулай эшләргә тырыша идем, - дип искә ала Айрат Зөлпукаров.
Мәктәпне тәмамлагач, ул урта махсус белем алган, ә аннары армиягә киткән һәм танк гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Демобилизацияләнгәч, егет Төньякка юлланган, анда водитель булып эшләгән. Еллар узгач кына язмышы аны мәктәпкә алып килгән. Өч ел элек ул волейбол һәм футбол буенча дәресләр алып бара башлаган. Баштарак барысы да яңа һәм өйрәнелмәгән булып тоелган, ләкин тиздән үсеп килүче буын белән эшләү канәгатьлек хисе китерүен аңлаган.
Укучылар белән бик тиз уртак тел тапкан. Балалар остазларының ихласлыгын һәм кызыксынуын тойган, ә ул аларда уку һәм камилләшү теләген күргән.
Беренче этапларда мәктәп җитәкчесе Альбина Соколова һәм физик культура укытучысы Александр Тимофеев зур ярдәм күрсәткән. Бүген алар мәктәп укучыларына яңа казанышлар өчен шартлар тудырып, спорт юнәлешен үстерү белән бергә шөгыльләнә.
Бүгенге көндә секцияләрдә егермегә якын бала шөгыльләнә. Тренировкалар кич белән өч төркемдә уза. Еш кына дәресләр озаккарак сузыла. Сәбәбе бик гади: балалар спорт залыннан кайтып китәргә теләми. Яшь спортчыларның күзләре яна, моны сизми калу мөмкин түгел. Һәм нәтиҗәләр башкарылган эшнең сыйфатын раслый.
Первомайский мәктәбе командасы район ярышларында үзләрен күрсәтергә өлгерде дә инде. 25 апрельдә Золотоношка авылында Я.Т.Ткаченко истәлегенә традицион волейбол турниры узды. Җиңү өчен сигез коллектив көч сынашты, ә киеренке һәм мавыктыргыч көрәштә Первомайский мәктәбе вәкилләре беренче урын яулады.
Күптән түгел Айрат Арслангали улының тәрбияләнүчеләре Раевкада Сабантуйда катнашып, янә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Зуррак ярышларда район өчен чыгыш ясап, команда бронза призер булды.
Тренерны бигрәк тә башка казаныш сөендерә. Иң көчле уенчыларны район җыелма командасына чакыралар, ә кайберләренә югары уку йортында укуларын дәвам итәргә тәкъдим килә. Авыл яшьләре өчен бу хыялларын тормышка ашыру өчен бик яхшы мөмкинлек.
Волейбол яхшы физик әзерлек кенә түгел, ә һәр катнашучының мәйданчыктагы ролен аңлауны да таләп итә. Остаз укучыларының мөмкинлекләрен игътибар белән өйрәнә һәм һәркайсының көчле якларын ачарга ярдәм итә.
Озын буйлы һәм көчле спортчыларны ул ешрак һөҗүмгә куя. Уенны яхшырак тоючыларга һәм команданың гамәлләрен оештыра белүчеләргә бәйләүче ролен ышанып тапшыра. Шул ук вакытта һәр укучы үзен төрле позицияләрдә сынап карарга мөмкинлек ала.
- Волейболда иң мөһиме – сикерү һәм сугу. Бу уен һөҗүм итү гамәлләренә корыла. Алардан башка уңышка ирешеп булмый, - ди тренер.
Һәр дәрес мәҗбүри разминкадан башлана. Организмны йөкләнешкә әзерләү травма алуны булдырмаска һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Балалар йөгерә, мускулларын җылыта, туп белән эш итү элементларын кабатлый. Шуннан соң гына төп өлеш башлана.
Нәтиҗәгә ирешү өчен чыдамлылык, реакция тизлеге, хәрәкәтләр координациясе һәм киеренке ситуациядә эш итә белү зур әһәмияткә ия. Систематик шөгыльләнү нәтиҗәсендә болар барысы да акрынлап үсә.
Тату коллектив булдыру һәрвакытта да җиңел түгел. Һәр үсмернең үз характеры, кызыксынулары һәм яшь үзенчәлекләре бар. Шуңа карамастан, Айрат Арслангали улы балаларны уртак максат белән берләштерүгә ирешә алган.
- Иң мөһиме, балалар канәгать булсын һәм аларның уйнарга теләкләре булсын, - дип исәпли остаз.
Спортның нинди дә төрендә җиңелүләр була. Нәрсәдер килеп чыкмаган вакытта, тренер тәрбияләнүчеләренә төшенкелеккә бирелмәскә һәм алга барырга ярдәм итә. Җиңелү – ул көчлерәк булу һәм дөрес нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге, дип аңлата.
Мондый алым үз җимешләрен бирә. Күп кенә укучы киләчәген спорт белән бәйләү турында уйлана башлый, тренировкаларны дәвам итә һәм осталыкларын камилләштерә алган колледжлар, уку йортлары сайлый.
Ел саен секциягә яңа балалар килә. Башта алар тапшыруны дөрес ясый алмый, тупны кабул итә яки мәйданчыкта позиция сайлый белми. Иң киң таралган хаталарның берсе – ышаныч булмау. Балалар актив гамәлләр күрү урынына уенны күзәтә генә. Вакыт узу белән тәҗрибә килә, хәрәкәтләр камилләшә, ә ышаныч арта.
Остазның шәхси үрнәге аерым роль уйный. Тренировка барганда ул читтә калмый, ә мәйданчыкка тәрбияләнүчеләр белән бергә чыга, техник элементларны күрсәтә һәм еш кына һөҗүм линиясендә эшли. Шуның аркасында балалар нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрә.
Тренер һәм тәрбияләнүчеләр арасында ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт урнашкан. Күпләр остазларына шулкадәр ияләшкән ки, алар аннан башка шөгыльләнергә теләми һәм аның спорт залына керүен көтә.
Айрат Арслангали улы мәктәптә эшли башлау белән секциягә йөри башлаган егетләр һәм кызлар өч ел эчендә көчле уенчыларга әверелде, алар туган авылларын төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы тәкъдим итә ала.
Мәктәп җитәкчесе Альбина Соколова фикеренчә, чын педагогның төп сыйфаты – баланы кызыксындыра белү.
- Предметны балаларның күзләре янарлык, аларда шөгыльләнергә теләк туарлык итеп җиткерү мөһим. Безнең физик культура һәм НВП укытучысы Александр Иосифович һәм тренер Айрат Арслангали улы моңа иреште. Хәтта үз кызыма карап әйтә алам: беркайчан да кулында автомат тотмаган кыз бүген аны тиз генә сүтеп-кора ала, волейбол буенча тренировкаларга теләп йөри. Дәресләрдән соң балаларның вакытларын урамда максатсыз үткәрмәвен, ә спорт залына баруын күрәм, - дип билгеләде ул.
Тәрбияләнүчеләрнең барысы да язмышын спорт белән бәйләмәс, әмма һәркем сәламәт, үз-үзенә ышанган булып үсәргә һәм коллективта эшли белергә тиеш. Әгәр мәктәпне тәмамлаганнан соң балаларда физик культурага мәхәббәт сакланып кала икән, димәк, аның тырышлыгы бушка булмаган, дип ышана Айрат Арслангали улы.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.
Сүз уңаеннан
2026 елда Башкортстанда спорт үсеше көчле импульс алды: тармакка федераль финанслау ике тапкырдан күбрәк артты. Төп басым Бөтенрусия ярышларын уздыруга, инфраструктурага бюджет кертемнәрен арттыруга, шулай ук масштаблы муниципаль программалар кысаларында тренерларга ярдәм чараларын киңәйтүгә ясалды.
- “Бизнес-спринт” проекты буенча республикага 3,9 млрд сум керде, шул исәптән Октябрьскийда бассейнга һәм Стәрлетамактагы “Алга” физкультура-савыктыру комплексына. Модульле спорт корылмаларын һәм “акыллы” мәйданчыкларны үстерәбез, ГТО объектлары челтәрен киңәйтәбез, - дип хәбәр итте республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
2019 елдан республика спорт тармагына 3,2 млрд сумнан артык акча җәлеп итте. Бу вакыт эчендә 12 зур спорт үзәге төзелде, 68 ГТО мәйданчыгы урнаштырылды, дүрт күпфункцияле мәйданчык корылды. Моннан тыш, спорт мәктәпләре өчен 20 автобус һәм җиһаларз сатып алынган.
Рәсми
Радий ХӘБИРОВ,
Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Спорт белән һәркем шөгыльләнә алсын өчен, без инфраструктураны үстерәбез. Һәр шәһәрдә һәм районда бу максатлар өчен үз корылмалары – физкультура-савыктыру комплекслары, бассейннар, спорт мәйданчыклары булсын өчен тырышабыз. Бүген спорт объектларын төзү темплары һәм аларның саны буенча безнең республика ил буенча лидерлар исәбендә. Бу эштә безгә илебез Хөкүмәте һәм Спорт министрлыгының зур ярдәм күрсәтүе мөһим. Федераль коллегаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Алга табан атлыйбыз, алда – күп планнар һәм бихисап эш.