

Безнең гәзит һәм Стәрлетамак районы җитәкчелеге федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Муниципалитет вәкилләре Русия Журналистлар берлеге һәм “Журналистика и медиарынок” журналы оештырган “Русиянең иң яхшы 10 гәзите” абруйлы конкурсында лауреат булды.
Конкурсның экспертлар советы басмаларның дизайнын һәм контентын, веб-сайтларын, проект эшчәнлеген һәм редакцияләрнең социаль челтәрләрдәге эшен анализлаган. “Иң яхшы иҗтимагый проектлар” номинациясендә җиңүчеләр исемлегендә – Стәрлетамак районының “Сельские нивы” (“Авыл тормышы”) иҗтимагый-сәяси гәзите. Муниципалитет хакимияте белән уртак булган “Ел танылуы” акциясе югары бүләккә лаек булды.
Моннан тыш, 2025 елдан конкурста территорияләрнең мәгълүмати киңлеген үстерүдә актив катнашкан шәһәрләр һәм муниципаль районнар башлыклары өчен махсус номинация кертелгән. “Иң яхшы шәһәр / район башлыгы” махсус номинациясендә (территорияне үстерү буенча җирле басма белән уртак эшчәнлек) Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина лауреат булды.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Русиянең иң яхшы 10 гәзите” конкурсы 2014 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – иҗтимагый әһәмиятле контент булдыру һәм аны тарату буенча Русия матбугаты тәҗрибәсе турында мәгълүмат җыю һәм тарату.
Коллегаларыбызны һәм район җитәкчелеген лаеклы җиңү белән котлыйбыз!