

“Сельские нивы” – “Авыл тормышы” гәзите редакциясендә “Выпускник-2026” республика фотоконкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Хәтерегезгә төшерәбез, конкурс 15 майдан 2 июньгә кадәр “ВКонтакте” социаль челтәрендә безнең басманың рәсми берләшмәсендә үтте. Район мәктәпләренең 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларын тәмамлаган кызлар һәм егетләр иң яхшылар исеме өчен ярышты, ә җиңүчеләрне тавыш бирү билгеләде.
Яңа Отрадовка авылы Советлар Союзы Герое Алексей Васильевич Трошин исемендәге мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары – игезәк кызлар Азалия һәм Амалия Хәбибуллиналар абсолют җиңүче булдылар. Актив, максатка омтылучан, эшсөяр кызлар 1 нче сыйныфтан башлап бик яхшы укыган. Шунысы кызык, алар бер парта артында утырган һәм, сыйныфташлары һәм укытучылары әйтүенчә, аларны әле булса бутыйлар. Кызлар үзләре моннан бер-ике тапкыр файдаланулары – бер-берсе өчен өй эшен тапшырулары турында елмаеп сөйли.
Ләкин, тышкы охшашлыкларына карамастан, кызларның характеры һәм кызыксынулары аерыла. Азалия химия һәм биология белән мавыга, аның булачак һөнәре – табиб. Ул медицина югары уку йортына укырга керергә ниятли. Амалия – холык-фигеле буенча гуманитарий, ул инде педагогик юнәлешне сайлаган һәм киләчәктә балалар белән эшләргә хыяллана.
- Имтиханнар артта калды. Алда – олы тормышка юл. Бөтен чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм булачак абитуриентларга уңышлар һәм үзләре теләгән урынга укырга керүләрен телибез, - диде апалы-сеңелле Хәбибуллиналар.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Аючы авылы Рим Янгуҗин исемендәге мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы Айнур Касыймов икенче урын алды. Егет программалаштыру, уеннар уйлап табу һәм гейм-дизайн белән җитди мавыга. Программалаштыру онлайн-мәктәбендә ике ел уку ныклы нигез салган һәм IT-һөнәргә кызыксыну уяткан. Айнур колледжда “Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру” юнәлеше буенча белем алуын дәвам итәргә ниятли. Үзенең омтылышларында ул әти-әнисе һәм бертуганнарының ныклы ярдәмен тоя.
Жюри һәм берләшмәгә язылучылар өченче урынны Үрге Усылы мәктәбе 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучысы Азалия Хөснетдиновага бирде. Кыз бала чагыннан медик һөнәре турында хыяллана. Ул медицина колледжына керергә, ә аннары, дипломлы табиб булу өчен, укуын югары уку йортында дәвам итәргә планлаштыра. Буш вакытында Азалия рәсем ясау белән мавыга, бу аңа иҗади башлангычны һәм детальләргә игътибарлылыкны үстерергә ярдәм итә.
Гәзитнең баш мөхәррире Альбина Коваленко финалистларны җылы котлады һәм аларга дипломнар, истәлекле бү-ләкләр тапшырды. Альбина Альбертовна конкурсантларга битараф булмаганнары, иҗади карашлары һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм сайлаган юлларында уңышлар теләде. Фотоконкурсның район этабы Явнов исемендәге хуҗалык ярдәмендә узды. Конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен редакция предприятие җитәкчесе Руслан Тимергали улы Насыйровка зур рәхмәт белдерә.
Барлык финалистларны да котлыйбыз, аларга якты киләчәк, иң кыю планнарының гамәлгә ашуын һәм яңа җиңүләр телибез!
А. ДӘҮЛӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.