

Республика территориясендә яшенле һәм яңгыр- лы тотрыксыз һава торышы саклана. Шуңа карамастан, агымдагы ел башыннан Башкортстан сулыкларында
17 кеше, шул исәптән дүрт бала, батып үлгән. Бу саннар артында кеше фаҗигаләре, гаиләләр кайгысы һәм һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалтулар тора.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Респуб-ликасы буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе Стәрлетамак район ара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге халыкка мөһим кисәтү белән мөрәҗәгать итә: җәй җитү белән сулыклардагы вакыйгалар хәвефе кискен арта. Һава торышы елга-күлләргә тартып тора, ләкин гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмасаң, сулыклар бик куркыныч булырга мөмкин. МЧС белгечләре гади, әмма гомер өчен мөһим булган таләпләрне үтәргә чакыра.
Иң элек бернинди очракта да балаларны су янында караусыз калдырырга ярамый. Бала яхшы йөзә белсә яки өреп кабартыла торган җайланмалар кулланса да, бу аның хәвефсезлеген гарантияләми. Фаҗигале очраклар күрсәтүенчә, кайчак бәла берничә секунд эчендә була.
Суга исерек килеш керү шулай ук куркыныч. Алкоголь хәвеф-хәтәр тойгысын тупасландыра, хәрәкәтләр координациясен боза һәм куркыныч хәлдә коткарылуга өметне кискен киметә. Статистика буенча, батып үлүләрнең шактый гына өлеше нәкъ менә шул сәбәпле була да.
Шулай ук коткаручылар махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган, су төбе тикшерелгән һәм гадәттән тыш хәл булу очрагына постта әзерлек үткән белгечләр торган урыннарда гына су коенырга киңәш итә. Сигнал калкавычларын үтәргә, судноларга йөзеп якын килергә, таныш булмаган урыннарда суга сикерергә ярамый – су астында ташлар, баткан ботаклы-чатаклы агачлар булырга мөмкин.
Эссе һава шартларында аеруча сак булу зарур: суга кергәндә температураның кискен үзгәрүе көзән җыеруга яки йөрәк туктауга китерергә мөмкин. Су коеныр алдыннан бераз күләгәдә утыру һәм суга акрынлап керү яхшырак булыр.
Судагы хәвефсезлек – ул һәркемнең җаваплылыгы. Гади генә кагыйдәләрне үтәү сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап кала ала. Хәтерегездә тотыгыз: сезнең саклык һәм аек фикерләү бәладән барыннан да яхшырак саклый. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Ю. ФОМИН,
Стәрлетамак районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы урынбасары.