Авыл тормышы
+17 °С
Облачно

Җәйге хозурлык

Константин Касьяновның балачагы турында җылы хатирәләре

Көтеп алган каникул – балык кармаклау, җиләк һәм гөмбә җыярга йөрү вакыты. Сезнең игътибарыгызга кечкенә нәрсәләргә – сары майда кыздырылган вак балыкка, майлы гөмбәле кәрзингә һәм чишмә суыннан тәмле чәйгә сөенә белгән малай күзлегеннән шундый мәшәкатьсез көннәр турында хикәя тәкъдим итәбез.

Каникулда без көннәр буе елга яки буа буенда ята идек. Ул вакытта балык күп, без аны кулдан ясалган кармаклар белән тота идек. Оста балыкчы булмасак та, нинди генә балык эләкми иде: яшел алабуга, саргылт шыртлака, көмеш җилембалык, көрән таплы ташбашлар, кызыл канатлы кушбашлар.

Кайвакыт тюль пәрдә алып бара һәм “олыларча” сөзә идек. Дустым Олегның: “Бер кулыңны су өстендә тот, ә икенчесен су төбенә тидерергә тырыш”, - дигәнен хәтерлим. Балыкны комлы сай урынга чыгара идек, ваклары ташлар өстендә ялтырый һәм кабат елгага төшәргә омтыла. Кечкенә табада кыздырырлык балык тотылса, без үзебезне чын балыкчы дип саный идек. Өйдә әни аны йомырка, суган белән сары майда кыздыра иде.

Өлкән балыкчылар сазан, эре кушбашлар да тота, аларга шамбы балыгы, хәтта җәен дә эләгә иде. Буада эре карплар, алабуга да кармаклыйлар иде.

Җәй көне без Рязановка артындагы калкулыкларга походка барырга да ярата идек. Анда төрле төстәге һәм хуш исле болын чәчкәләре күп үсә иде. Өйгә дә чәчәк бәйләмнәре алып кайта идек. Чокырларда, тау битләрендә каен җиләге, гөмбә табарга мөмкин иде. Табигать нигъмәтләрен кәрзиннәргә, капчыкка, ә бервакыт хәтта арбага да җыйган идек.

Бәрәңге бакчалары ызаннарында шампиньоннар үсә иде. Аларны еш кына укроп һәм сарымсак белән кечкенә банкаларга тозлыйлар иде. Имән урманында ал гөмбә, тирәк посадкасында моховиклар, наратлыкта майлы гөмбәләр, ә тау башындагы каенлыкта кара гөреҗдә очрый иде. Гөмбәдән бигрәк, без аларны җыярга баруыбызга сөендек.

Кайчак тау башында кызыл-сары төстәге төлке тавыш бирә башлый иде. Моны ул үзенең өненнән ераграк куу өчен эшли. Ә кайчак янәшәдән генә поши яки кыр кәҗәсе узып китә. Саф һава сулый, пәрәвезгә, аяк астындагы чәчкәләргә карап соклана идек.

Анда-монда кызыл бөрлегән, кура җиләге очрый иде. Нинди тәмле, хуш исле ул һәм йорттагыдан эрерәк тә әле. Гөлҗимеш өзеп алып, эчендәге орлыгын тазарта, ә калганын авызга каба идек. Күләгә урында үскән каен җиләге – аксылрак, ә кояш нурлары астында пешкәне кып-кызыл, сусыл һәм кабатланмас тәмле була иде. Урманда ашап туйгысыз шомырт та үсә иде. Инде өйгә дә кайтырга кирәк, ә аннан һич китеп булмый, куллар үзләреннән-үзләре татлы һәм авызны җиңелчә бөрештерүче кара җиләкле ботакларга үрелә. Чокырларда чәнечкеле кара бөрлегән очрый иде. Балчыкта аяк тая, чәнечкеләр кулга кадала, ә син һаман да эре карасу шәмәхә төстәге җиләкләргә үреләсең.

Ул заманда йорт хуҗалыкларында кара карлыган һәм крыжовник киң таралган иде. Бу җиләкләрдән кайнатма ясаганда, әниләрнең кайнатма өстендәге күбекне тәлинкәгә җыйганын һәм балаларга чәй янына биргәнен хәтерлим. Ә ул чәй чишмә суыннан, карлыган һәм бөтнек яфраклары, мәтрүшкә кушып ясала иде. Ә чәй янына мичтә кызарып пешкән кабартмалар да булса, монысы инде чын бәйрәм!

Шулай ук без, балалар, көтү көтәргә баруыбызга куана идек. Иртә белән торырга, үзең белән ашарга алырга гына кирәк иде (бит яшел үләндә утырып ашау үзе бер рәхәт). Янәшәдә генә елга ага, әрәмәлек, чикерткәләр черелдәве, су өстендә генә яр карлыгачлары оча. Тынлык, хозурлык. Кич белән сыерны һәм сарыкларны куып алып кайткач, сиңа яңа сауган сөт эчерәләр. Һәм янә урамга, велосипедта яки мопедта җилдерергә. Бу көне буе телефон тотып утыру түгел.

Шатлыклар да гади иде. Мәсәлән, әйберләр сатып алу өчен әти-әни белән шәһәргә бару. Кайчак ат җигеп, кайчак юл уңаеннан баручы машиналарга утырып бара идек. Анда лимонлы яки әфлисунлы сироплы газлы су туйганчы эчәргә, туңдырма ашарга була. Базарда беляши һәм пирожки саталар иде – күңелеңә ошаганын сайла гына! Ә инде кинотеатрга индеецлар турында фильм карарга бара алсаң, чын бәйрәм була иде. Ул сәфәрең турында дусларга бик озак сөйләячәксең әле. Ә юл уңды – сандали, мәктәпкә йөрү өчен ботинкалар, физкультурага кедалар, яңа ранец, күлмәк һәм костюм сатып алынды.

Гади һәм якты вакыт, зур байлыкларсыз, ләкин җитди проблемаларсыз да. Чисталык һәм өметләр вакыты. Балачак заманы... Еллар узачак, кешеләр китәчәк, әмма шул бәхетле чор турында истәлек мәңгегә калачак.

К. КАСЬЯНОВ,

тарих укытучысы.

Рязановка авылы.     

        

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас