Авыл тормышы
+21 °С
Облачно

Эсседән ничек сакланырга?

Җәйге эссе организм өчен җитди сынауга әйләнергә мөмкин, аеруча балалар, олы яшьтәге һәм хроник чирләре булган кешеләр өчен. Эссе сугудан, сусызланудан һәм югары температураның башка йогынтысыннан ничек сакланырга кирәклеге турында Веселый авылы ФАПы мөдире Гүзәл Рәил кызы Фазыйлова сөйләде.

Җәйге эссе организм өчен җитди сынауга әйләнергә мөмкин, аеруча балалар, олы яшьтәге һәм хроник чирләре булган кешеләр өчен. Эссе сугудан, сусызланудан һәм югары температураның башка йогынтысыннан ничек сакланырга кирәклеге турында Веселый авылы ФАПы мөдире Гүзәл Рәил кызы Фазыйлова сөйләде. Аның киңәшләрен үтәп, эссе көннәрне җиңелрәк кичерергә һәм үзеңне яхшырак хис итәргә була.

  1. Су эчү режимын үтәгез

Суны аз-азлап эчеп торыгыз, көчле сусау барлыкка килүен көтмәгез. Эссе вакытта организм суны тир белән күбрәк югалта, шуңа да аның запасын тулыландырып торырга кирәк. Алкоголь, баллы газлы эчемлекләр куллануны, күпләп кофе эчүне чикләргә кирәк, чөнки алар сусызлануны көчәйтергә мөмкин.

  1. Кояшта артык кызынудан сакланыгыз

Иң эссе вакыт – 11.00-16.00 сәгатьләрдә. Бу вакытта салкынча бинада калу яхшырак. Тышка чыгарга кирәк икән, күләгәле юл сайлагыз, туктап ял итеп алыгыз һәм туры кояш нурлары астында озак йөрүдән сакланыгыз.

  1. Туклануыгызны җайга салыгыз

Эссе вакытта авыр, майлы һәм бик ачы ризыклардан баш тартып тору яхшырак булыр. Рацион җиңел булырга тиеш: яшелчә, җиләк-җимеш, әчетелгән сөт продуктлары, майсыз балык һәм кош ите. Көненә берничә тапкыр кечкенә порцияләр белән тукланырга киңәш ителә.

  1. Дөрес киенегез

Киҗе мамыктан, җитеннән яки һаваны яхшы үткәрә торган башка тукымадан ачык төстәге иркен киемгә өстенлек бирегез. Киң кырыйлы баш киеме һәм кояштан саклаучы күзлек турында онытмагыз. Тәнне саклау өчен SPF дәрәҗәсе 30дан да ким булмаган крем кулланыгыз.

  1. Организмны суытып торыгыз

Салкынча душ, юыну яки муен турына, кул чукларына һәм эре кан тамырлары урнашкан башка урыннарга дымлы сөлге куеп тору хәл кертә. Өйдә иртә һәм кич белән бүлмәләрне җилләтергә, ә көндез тәрәзәләрне ябык тотарга, һәм бүлмә азрак җылынсын өчен, тыгыз тукымадан чаршау корырга яки жалюзи кулланырга кирәк.

  1. Физик йөкләнешне чикләгез

Интенсив рәвештә күнекмәләр ясауны, дачада эшләүне яки авыр физик эшне иртәнге яки кичке вакытка калдырыгыз, ул вакытта һава температурасы түбәнрәк була. Нинди дә активлык вакытында ял итеп алырга һәм су эчәргә онытмагыз.

  1. Балаларга һәм олы яшьтәге кешеләргә игътибарлы булыгыз

Бу категорияләр югары температурага аеруча сизгер. Аларның кояшта озак кызынмавын, су эчеп торуын күзәтегез. Балаларны, олы кешеләрне яки йорт хайваннарын ябык автомобильдә калдырмагыз. Хәтта берничә минутка да – автомобиль салоны эчендә температура бик тиз куркынычка әйләнергә мөмкин.

Кайчан кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә?

Эсседә йөргәннән соң тән температурасы күтәрелгәндә, хәлсезлек, баш әйләнү, аң чуалу, һушны югалту, көзән җыеру күзәтелгәндә, сулыш алу авырлашканда яки күкрәк турында авырту барлыкка килгәндә кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәк. Медиклар килеп җиткәнче кешене салкынча урынга күчерергә, артык киемен салдырырга, салкынча су яки дымлы сөлге белән тәнен суыта башларга кирәк һәм, аңында булса, аз-азлап кына салкынча су эчерергә кирәк.

Шушы гади генә киңәшләрне үтәү эссе һава торышын җиңелрәк кичерергә, үзеңне яхшы хис итәргә һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган кояшта артык кызынуның сөземтәләреннән сакланырга ярдәм итәчәк.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас