Авыл тормышы
+21 °С
Облачно

Кояш, һава һәм... янгын?

Ничек эссе көнне фаҗигага юл куймаска?

Җәй – ул отпуск, печән өсте һәм бакча эшләре чоры гына түгел, ә югары хәвеф янаган вакыт та. Бу көннәрдә термометр баганасы еш кына +30°С билгесен үтеп китә, ә коры һәм җилле һава торышы янгын чыгу өчен идеаль шартлар тудыра. Җәйне фаҗига бозмасын өчен, гади һәм шул ук вакытта бик мөһим булган хәвефсезлек кагыйдәләрен хәтерегезгә төшерәбез.

Ел саен җәйге чорда янгын сүндерү расчетларының янгыннарга бару саны кискен арта. Төп сәбәп – кеше факторы.

  1. Йорт яны участогыгыз бар икән, хәтерегездә тотыгыз: эссе һәм җилле көнне коры үлән һәм чүп-чар яндыру ут белән уйнауга тиң. Хәтта учак ягу өчен яхшылап әзерләнгән урын бәла чыганагына әверелергә мөмкин. Утильләштерүнең иң яхшы ысулы – компост чокыры яки чүпне чыгару. Әгәр шулай да учак ягасыз икән (мангалда яки мичтә), моны корылмалардан һәм коры үләннән хәвефсез арада (кимендә 5 метр) эшләгез. Учакны бервакытта да караусыз калдырмагыз! Кул астында сулы чиләк, ком яки ут сүндергеч булырга тиеш.
  2. Эссе вакытта кондиционер, вентилятор һәм насослар эшләү сәбәпле электр челтәренә йөкләнеш арта. Чыбыкларның торышын тикшерегез: зарарланган озынайткычлар кулланмагыз, бер розеткага берничә куәтле прибор кушмагыз. Артык кызып китүдән суыткычның яки телевизорның арткы стенасындагы тузанга бик җиңел ут кабарга мөмкин булуын онытмагыз.
  3. Урман һәм торф янгыннары – корылыклы җәйнең чын афәте. Урманда яки елга ярында булганда янгыннан иминлек кагыйдәләрен катгый үтәгез. Сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташламагыз, урманда пыяла шешәләр калдырмагыз (алар линза кебек эшли). Кечкенә урында үлән янып китүен күрсәгез, аны кул астындагы әйберләр (ботаклар, су) белән сүндерергә тырышыгыз яки кичекмәстән 112 яки 101 номеры буенча шалтыратыгыз.

Бәла чыкса, нишләргә? Иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Шунда ук куркыныч зонадан китегез, ишекне ябыгыз (кислород кермәсен өчен) һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Кеше өстендә кием янып китсә, ялкынны басу өчен, аны җиргә яткырып, өстенә тыгыз тукыма (сөлге, плед) каплагыз.

Хәтерегездә тотыгыз: сезнең иминлек сезнең кулда! Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәү үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен, сәламәтлеген һәм милкен саклап калырга ярдәм итәчәк. Үзегезне һәм йортыгызны уттан салагыз!

В. ГАВРИЛОВ, 

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау буенча инструкторы.

 

Янгыннан иминлек кагыйдәләрен үтәгез!
Янгын чыккан хәлдә кичекмәстән 112 яки 101 номеры буенча шалтыратыгыз.        
Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас