

Кучкар
Мөһим карарлар кабул итү өчен үзеңне кулга алырга кирәк. Документларга кул куюны, җитди сөйләшүләрне һәм очрашуларны кичектерергә ярамый. Яхшы тәкъдим алуыгыз ихтимал, тик аннан үз көчегезгә ышанган очракта гына файдалана алачаксыз.
Үгезбозау
Күченергә, ерак сәфәргә чыгарга, эш урыныгызны алмаштырырга мөмкинсез. Гаилә ярдәме белән финанс хәлегез сизелерлек яхшырачак. Күчемсез милек, мирас, ремонт, ниндидер зур әйбер сатып алу мәсьәләләре хәл ителәчәк.
Игезәкләр
Сезнең алда эш, сәфәрләр яки яңа керем чыганагы белән бәйле берьюлы берничә перспектива ачылачак, шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз. Максатыгызга ирешүегез ихтимал.
Кысла
Күп нәрсә нәкъ менә сез теләгәнчә килеп чыгар. Сез күп көч салган эш, ниһаять, нәтиҗәләр китерә башлаячак. Сезнең тырышлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз аркасында финанс хәлегез тотрыкланачак.
Арыслан
Сезнең төп союздашыгыз сабырлык булачак: эш процесслары, финанс мәсьәләләре яки мөһим документларны рәсмиләштерү көтелгәннән озаккарак сузылырга мөмкин. Шәхси тормышыгызда импульсив карарлардан баш тартырга туры киләчәк.
Кыз
Сезнең алдыгызда белем алу һәм һөнәри үсеш өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачылачак. Яңа проектларга кыю тотыныгыз – алар тиз арада беренче нәтиҗәләр китерә башлаячак. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Коллектив эш, ялгыз башкаруга караганда, күпкә нәтиҗәлерәк булачак.
Үлчәү
Бу чор сезне күптән шатлык китермәгән нәрсәләрдән баш тартырга этәрәчәк. Мөнәсәбәтләрне өзәргә, эштән азат ителергә яки үткәнгә кире кайтмаска карар итәргә мөмкинсез.
Чаян
Августның тәүге яртысы буталчык хәлгә озак көтелгән ачыклык кертәчәк. Сез мөһим мәгълүмат алачаксыз, ачыктан-ачык сөйләшү булыр яки кешенең ихлас ниятләрен күрерсез. Һөнәри өлкәдә катлаулы проектны уңышлы тәмамлауга яки лаеклы күтәрелүгә ирешүегез ихтимал.
Укчы
Эш бурычлары һәм гаилә мәсьәләләре бер үк вакытта игътибар таләп итәчәк. Арыганлык хисе барлыкка килергә мөмкин. Элекке танышыгыз белән очрашуыгыз яки көтмәгәндә аралашуны яңартуыгыз мөмкин.
Кәҗәмөгез
Гаилә һәм йорт белән бәйле шатлыклы вакыйга көтелә. Ремонт, өй туе, тәкъдим ясау (алу) булырга мөмкин. Күңелле яңалыклар ишетүегез ихтимал. Үсеш өчен кулай вакыт.
Сукояр
Акча, милек һәм шәхси иминлек мәсьәләләренә игътибарлырак булыгыз. Керемне арттыру, яңа эш башлау яки отышлы тәкъдим алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Үзгәрешләрдән курку яки артык саклык аркасында мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
Балык
Акрынаерга, ял итәргә һәм булган хәлләргә икенче күзлектән карарга кирәк. Кайбер планнар вакытлыча тукталачак, очрашулар кичектереләчәк. Ял итү, көчләрне торгызу, үз өстеңдә эшләү өчен кулай вакыт.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.