

Авыл кешеләре өчен җирле кибет – көндәлек товарлар сатып алу, җанлы аралашу һәм күпмедер дәрәҗәдә социаль ярдәм үзәге дә ул. Сәүдә ноктасының ябылуы авыл өчен таркалу һәм изоляция дигән сүз. Кибетнең авыл кешесе өчен әһәмиятен ясалма интеллект шулай аңлата. Һәм моның белән тулысынча килешергә мөмкин, хәтта безнең цифрлаштыру һәм Интернет заманында да.
Дергачевка авылы кешеләре шәхси эшкуар Хисмәтуллин Д.С. кибете һәм сатучылары турында яхшы фикердәләр. Аларның берсе – сәүдә өлкәсе ветераны Сәфәрбикә Иванова, аны җирле халык “безнең Соня апа” дип йөртә. “Магазинга кайчан гына керсәң дә, аның йөзендә елмаю балкый. Бик әдәпле, игътибарлы кеше, мөһим киңәшләр бирә, киштәләрдә тагын нәрсә күрергә телисез, дип сорый. Минемчә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәкъ шундый кешеләр эшләргә тиеш тә инде – Соня апа үз эшенең остасы”, - дип уртаклашты сатып алучы Гөлчәчәк. Биредә яшәүче Зинаида да аның сүзләрен җөпләп: “Райпо ябылганнан бирле Соня апа шәхси кибеттә эшли, безнең Дергачевкада ул инде кырык ел сату итә. Кибеттә һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Соня апа барысын да тыңлый, хәлләрен сораша. Гаиләсе дә әйбәт: колхозда механизатор булып эшләгән ире, ике улы, оныклары бар”.
Яшь чагында Сәфәрбикә бухгалтерлык мәктәбен тәмамлаган. Ләкин кәгазьләр белән эшләү аңа ошамаган, ул сатучыга барырга булган. 1975 елда ул беренче тапкыр прилавка артына баса (Первомайский совхозының сельпо кибетендә) һәм бүгенге көнгә кадәр үз сайлавына тугры кала – аның сәүдәдәге стажы илле елдан да артып киткән.
Башта җиңел булмаган, чөнки авыл кибете сатучысы үз товары турында һәм чутта саный белергә тиеш, бит ул вакытта калькуляторлар булмаган. Өстәвенә, телдән исәпли белергә, арифметик гамәлләрне күңелдән эшләргә кирәк була. “Авыр, ләкин бик кызыклы, - дип елмая ханым, - ул вакытта мин бит яшь, кызыксынучан идем”.
Сатучының эше җитәрлек: товар кабул итү һәм фасовкалау, витринаны тәртипкә китерү, сатып алучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү. “Көне буе аяк өстендә булуга карамастан, үз эшемне яратам, сатып алучылар белән аралашудан көч алам. Минем өчен алар клиентлар гына түгел, ә бер авылда яшәгән һәм аларның гаиләләрен озак еллар белгән кешеләр”, - дип дәвам итә Сәфәрбикә Тимергалиевна.
Һәрвакыт яхшы алмашчылар туры килде, ди. Озак еллар ул Фәүзия Әбдрәфыйкова белән эшләгән, ял көннәрендә тыныч кына хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә алган. Өйдә һәрвакыт якыннары булышкан.
- Еллар дәвамында сәүдә бик нык үзгәрде, кытлык чоры да булды – башта товарларны авыл Советында граммына кадәр бүләләр, ә сатучылар соңыннан инде талон буенча җибәрәләр иде. Хәзер эш башка – прилавкаларда барысы да бар, тик акчаң гына булсын. Сатып алучылар да белемлерәк була башлады – табигый продуктлар сатып алырга телиләр, Интернет аша да заказ бирергә мөмкиннәр, - ди сәүдә өлкәсе ветераны Сәфәрбикә Иванова.
Бүгенге героинябызны бик тырыш кеше, ди күпләр. Барысын да эш урынында сатып ала алуына карамастан, ул зур хуҗалык алып бара: яшелчә бакчасы, кош-корт үстерә, сыер сава һәм сөт эшкәртә. Продукциянең артыгын, әлбәттә, сата. Элек барлык авыл халкы диярлек мал асраган, үзләрен җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән тәэмин иткән. Хәзер авыл халкы төп продуктларны кибетләрдән сатып ала. Өстәвенә, авыл җирендә пенсионерлар да күп. Аларга шәһәргә товарлар алырга бару яки якыннары китереп биргәнне көтеп утыру уңайсыз. Ә инде сәүдә объекты якында икән, бу вакытны, акчаны экономияләргә булыша, авыл тормышын уңайлырак итә.
Әйе, вакыт бер урында тормый. Күп нәрсә үзгәрде, сатучының эш урыны да хәзер башкача: күптән электрон үлчәүләр барлыкка килде, хәзер касса да электронга әйләнде, кешеләргә банк картасы белән исәп-хисап ясау уңайлы. Ләкин бер нәрсә генә үзгәрешсез кала: сатып алучы көндәлек тормышта кирәк бөтен нәрсә диярлек булган кибетне сайлый.
Л. ПЫЛАЕВА.
Автор фотолары.