Авыл тормышы
+14 °С
Облачно

Көч – кабул итүдә

Бүгенге материалның героинясы Динә, эчке дөньясы акрынлап җимерелгән вакытта “барысы да яхшы” битлеген киеп йөргән, һәм көннәрдән бер көнне ул якын кешесен түгел, ә үзен коткарырга кирәклеген аңлаган.

Бүгенге материалның героинясы Динә, эчке дөньясы акрынлап җимерелгән вакытта “барысы да яхшы” битлеген киеп йөргән, һәм көннәрдән бер көнне ул якын кешесен түгел, ә үзен коткарырга кирәклеген аңлаган. Безнең гәзиткә интервьюсында ул нәкъ җиде ел элек аны “Ал-Анон” җыелышы бусагасын атлап керергә нәрсә мәҗбүр итүе һәм ни өчен бу адымны икенчегә туу дип исәпләве турында ачыктан-ачык сөйләде.

- Якыннарыгызның кайсысы алкогольгә бәйлелектән интеккән иде һәм сез берләшмәгә килгәнче бу вәзгыятьтә күпме яшәдегез?

- Мин эчкече әти янында үстем. Алкогольгә бәйлелеге аркасында ул озак яшәмәде, мин кечкенә вакытта бакыйлыкка күчте, шуңа күрә аны аз хәтерлим. Аның каравы, алкогольнең конфликтлар һәм ызгышлар тудырырга сәләтле булуы хәтеремдә уелып калды. Моннан әнием бик нык зыян күрде. Әти үлгәннән соң без өчәү яшәдек: әни һәм апам белән мин. Без бәхетле идек. Әни ниндидер җылылык, изгелек, уңайлылык, тотрыклылык оазисы тудырды. Өйдә бернинди ир-ат та булмады. Озакламый мин үз парымны очраттым. Ул эчкече түгел иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде. Аның бер-ике рюмка эчеп, шунда ук йокыга китүе миңа ошый иде. Тавыш куптармады,ә тыныч кына йокларга ята иде. (Алкоголизмның чир икәнен мин соңрак – “Ал-Анон” берләшмәсендә белдем). Тора-бара ирем күбрәк эчә башлады. Аның һәвәслеге көчәя барды. Иң кызу чоры бергә яшәвебезнең өченче дистәсенә туры килде.

- Сезгә ярдәм кирәклеген аңлаткан соңгы тамчы яки хәлиткеч момент?

- Аның хәлен, һәвәслеген кабул итә алмый башладым, аны үзгәртергә тырыштым. Барлык бәйле кешеләр кебек үк манипуляциянең төрле ысулларын кулландым. Ләкин хәл үзгәрмәде. Шуннан соң берләшмәгә килдем дә инде. Беренче чиратта моны кызым өчен эшләдем, киләчәктә минем кебек үк сайлау ясар дип курыктым. Якыннарының алкоголизмыннан интегүче гаиләдә еш кына шулай була, аларның балалары шундый ук партнерларны сайлый, чөнки алар ир-ат белән хатын-кыз арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләр үрнәге күреп үсми.

Әлбәттә, бу хакта, мәсәлән, ирем эчә яки гаиләдә кемдер исерткеч эчемлекләр куллана дип кычкырып йөреп булмый. Моның белән мактанмыйлар. Гомумән, бу турыда әйтергә дә оят. Мин барысы да яхшы дигән иллюзия тудырдым. Тышкы яктан да барысы да әйбәт: ирем шәхси эшкуар, күп акча эшли иде. Аның һәрвакыт акчасы бар, һәм ул шулай “ял итә” иде. Ул өйдә эчте. Тавыш куптармады. Ләкин мин моңа карап тора алмый идем. Чөнки балачактан миндә курку калган. Аның үзен акрын гына юкка чыгаруын күзәтү авыр иде.

Мин беркайчан да исерткеч эчемлекләр кулланмадым, миндә аңа карата антипатия, нәфрәт иде. Яшь вакытта кунаклар килгәндә өстәлгә шешә куйгалый идем, ә ирем артык күп эчә башлагач минем өчен бу табу булды. Акрынлап шау-шулы кичәләрдән, туйларга һәм юбилейларга чакырулардан баш тарттым. Чөнки аның артыннан тыелгысыз эчү буласын белә идем. Ул бу халәттән атналар буе чыга алмый иде. Исерткеч эчемлекләрне яшерүнең мәгънәсе юк иде. Ул үзе сатып ала яки мин өйдә булмаганда дуслары алып килә иде. Тавыш-тынсыз гына эчсә дә, аның янында тыныч түгел иде.

- “Ал-Анон”га килгәндә курку яки оялу хисе булдымы? Аны җиңәргә нәрсә ярдәм итте?

- Әлбәттә, оят та, куркыныч та иде. Мине берләшмәгә бер кыз чакырды. Ул психолог, шуңа да нервлы эчке халәтемне шундук сизде. Мин беренче тапкыр аңа ачылдым. Уңышлы һәм бәхетле гаилә дигән фикер тудырганда бу бигрәк тә авыр.

- “Ал-Анон” турында каян белдегез, җыелышта нинди хисләр кичердегез?

- Танышым эчкечеләрнең туганнарын һәм дусларын берләштерүче берләшмә барлыгын, анда аларның проблемаларны хәл итү өчен тәҗрибәләре, көче, өмете белән уртаклашуын сөйләде. Мин, әлбәттә, моны штыкка алдым. Мин һәрвакыт ирем дәваланырга тиеш, проблема бит аңарда, дип уйлый идем. Һәм ул мине берләшмә җыелышына барырга мәҗбүр иткән җөмләне әйтте: “Син үзеңне сайламыйча тагын озак йөрисеңме?”.

Беренче җыелышта калтыранган тавыш белән “Мин эчкече хатыны” дигәнне әле булса хәтерлим. Миңа бик оят иде. Әмма җыелганнарның тыныч реакциясе гаҗәпләндерде. Алар да минем кебек кешеләр иде. Эчкечелекнең социаль, дини, әхлакый чикләре юк икәнен мин шунда гына аңладым. Берләшмәнең аноним булуы яхшы. Аның стеналарында ишеткәннәр анда кала. Анонимлык – барлык традицияләребезнең рухи нигезе, һәм ул берләшмәне дә яклый.

- “Ал-Анон”дагы хатын-кыз тәҗрибәсенең үзенчәлекләре бармы? Хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак нинди темалар белән очраша?

- Берләшмәнең күп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Чөнки, ир-атларның бик азы гына эчкече хатын-кызга түзәдер, мөгаен. Хәер, әлбәттә, андыйлар да очрый. Бәйлелек авыруы характерына дучар ителгән ирләр килә. Ләкин без үзебезне бәйле дип әйтмибез, чөнки бу медицина термины. Без үзебезне якыннарының эчкечелегеннән интегүчеләр рәтенә кертәбез.

Биредә балалары эчкече булган әниләр, ата-аналары эчкән кызлар күп. Шәһәрдә “Ал-Анон” берләшмәсенең ике төркеме бар: “Огонек” һәм “Подснежник”. Мин торган беренче төркемдә алкоголикларның хатыннары һәм балалары җыела, икенчесендә - балалары эчкечелектән интеккән өлкән буын хатын-кызлары.

- Бәйле мөнәсәбәтләрдә хатын-кызларның күбесе үз өстенә “коткаручы” яки “контролер” ролен ала. Бу сезгә танышмы?

- Әлбәттә, әнием яхшы контролер иде. Эчкече яшәгән гаиләдә үскән һәркем моңа дучар була. Алар үзләренең киләчәге өчен курка, шуңа күрә тирә-юньдәгеләрнең хәлен контрольдә тотарга тырыша. Безнең башка сайлау мөмкинлегебез дә юк. Тыныч булу һәм исән калу өчен без барысын да контрольдә тотарга тиеш.

Әни өйгә вакытында кайтуымны контрольдә тотты. Җылы мөнәсәбәттә булсак та, арабызда ышаныч булмады, шунлыктан чикләрем һәрчак бозыла иде. Берләшмәдә “12 адым” программасын узгач кына үз чикләремне якларга өйрәндем.

Бәйлелеге булган кешеләр белән яшәүчеләр ирексездән коткаручыга әйләнә, чөнки ярдәм итәсе килә. Бу эш бирүчедән һәм тирә-юньдәгеләрдән дөреслекне яшерү дә, “ашыгыч ярдәм” чакыру да. Һәм болар гаилә абруен саклап калу өчен эшләнә.

Берләшмәдә коткаручы ролен үз өстебезгә алмаска өйрәнәбез, ә бәйле кешегә үзе кылган гамәлләрдән тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәбез. Бу кредит алу да, эштән качу да. Без яклаучы, яшереп тотучы ролен башкармыйбыз. Программаның төп кагыйдәләренең берсе – намуслылык. Без үзебез, әйләнә-тирәдәгеләр, дөнья алдында намуслы булырга өйрәнәбез.

- “Алкоголик хатыны” буларак җәмгыять тарафыннан гаепләүләр булдымы?

- Мин инде 7 ел берләшмәдә, анонимлык принцибы мине яклый. Ә гаеп хисен аера белергә өйрәндем. Программа нәкъ менә чын гаепне (кеше чыннан да кемгәдер зыян китергән вакытта) көчләп тагылган, невротик яки гомумиләштерелгәннән (“мин барысына да гаепле”, “минем аркада барысы да начар”) аерырга өйрәтә. Бәйлеләр еш кына чит кешенең гаебен үз өстенә ала, үзләрен башка кешенең гамәлләре өчен җаваплы дип исәпли. Программа кешенең чыннан да нәрсә өчен җаваплы булуын, ә нәрсә өчен җаваплы булмавын аера белергә өйрәтә.

Хәзер мин гаеп яки оят тойгысы кичермим. Мин тирә-юньдәгеләрнең фикеренә бәйле түгел. Миңа үземнең нәрсә хис итүем мөһимрәк.

- Бәйлелеге булган кеше белән яшәгән, ләкин үзенә ярдәм кирәклеген танырга курыккан хатын-кызга нәрсә әйтер идегез?

- Бәхетле булырга мәҗбүр итеп булмый. Кеше үзенең теләге турында үзе белдерергә һәм аңа ярдәм кирәклеген аңларга тиеш. Бу эчкечеләрдәге кебек үк. Ул үзе эчүен ташларга теләмәсә, аңа бернинди чаралар да ярдәм итмәячәк.

Берләшмәгә килгән бер хатын: “Ирем эчә. Булышыгыз”, - ди. Без үзебезгә ярдәм иткән инструментларны тәкъдим иттек. Ул: “Юк, сез аны эчүдән туктатырлык итеп эшләгез”, - ди. Без аңа эш гомумән аңарда түгел, ә ничек яшәүдә, якыныңның халәтенә ничек карауда икәнен аңлатырга тырыштык. Без бәйле кешене айнытуда ярдәм күрсәтмибез, ә ничек яшәргә һәм чынбарлыкны кабул итәргә һәм программа әйткәнчә “шат күңелле, ирекле һәм бәхетле булып калырга” мөмкин булуны күрсәтәбез.

- 12 адымның кайсысы авыр бирелде һәм ни өчен?

- Бу адымнарны белгәннәр, минем белән килешерләр, иң авыры – дүртенче адым, безгә зыян китергән, кемгә үпкә саклаган кешеләрнең исемлеген төзү. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен иң авыры беренчесе – көчсезлегемне, үземне контрольдә тота алмавымны тану булды. Бу адым һәрнәрсәдә чагыла.

- Программа буенча эшләгәндә иң көтелмәгән ачыш нәрсә булды?

- Мин үземне аңладым һәм ничек бар шулай кабул иттем. Әгәр башта берләшмә җыелышларына балалар өчен килгән булсам, соңрак үземне аңларга өйрәнергә кирәклеген аңладым. Син үзеңне әйләнә-тирәдәгеләрнең мөнәсәбәте призмасы аша түгел, ә ничек бар шулай кабул иткәндә, бу дөньяны, кешеләрне аңлау җиңелрәк.

 - “Ал-Анон”га йөри башлагач, бәйлелеге булган якын кешегез белән мөнәсәбәтләрегез үзгәрдеме?

- Ирем: “Әгәр бу сиңа ярдәм итсә, йөре”, - диде. Безнең мөнәсәбәтләр күзгә күренеп үзгәрде. Мин кешеләргә идеяләремне, фикерләремне, өстенлекләрне куркусыз җиткерергә тырышам. Үземнең һәм чит кешеләрнең чикләрен белгәч, миңа бу дөнья белән хезмәттәшлек итү җиңелрәк була башлады.

- Эчкечелек аркасында зыян күргән башка гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрне торгыза алдыгызмы?

 - Алар белән мөнәсәбәтләр бозылмады. Киресенчә, эчкече белән яшәгән өчен мине һәрчак кызгандылар. Аның туганнары да миңа һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды.

Балаларым белән мөнәсәбәтләр яхшырды. Алар инде зурлар: улыма – 31, кызыма 21 яшь. Үземне, балаларны һәм аларның эмоцияләрен яхшырак аңлый башладым, аларга үз хисләренә бирелергә, кирәк вакытта дистанция сакларга мөмкинлек бирә башладым. Миндә мөстәкыйльлек, зирәклек барлыкка килде.

- Борчылу, курку һәм көчсезлек тойгысын ничек җиңәсез?

- Хәзер мин программага кадәр булган иң бәхетле көнемне дә әлеге бер уңышсыз көнгә алыштырмас идем. Ул миңа дөньяны аңлы рәвештә кабул итәргә ярдәм итә. Әгәр мине берәр нәрсә борчый икән, мин хисләрем белән берләшмәнең төркем терапиясендә бүлешә яки остазыма шалтырата алам. Бу миңа ышаныч бирә һәм ярдәм итә.

- Сезнең тәҗрибәгез башка хатын-кызларга ярдәм иткән моментлар булдымы?

- Минем бурыч, җыелышларда үз тәҗрибәм белән уртаклашу. Без үзебез, хисләребез һәм кичерешләребез турында якыннарыбызның исемнәрен әйтмичә генә сөйлибез. Безгә эчебезне бушату мөһим, бәлки бу кемгәдер ярдәм итәр, бит башкаларның тәҗрибәсе файдалы.

- “Ал-Анон”да профессиональ терапевтлар түгел, ә бер-берсенә тиң кешеләр генә булуына ничек карыйсыз? Бу ярдәм итәме яки кыенлыклар тудырамы?

- Кыенлык тудырмый. Төркемнең 35-40%ы психолог белеме булган, алкоголь кулланган кешеләр белән яшәүче яки шундый гаиләләрдән чыккан хатын-кызлар тәшкил итә. Аларның белеме, тәҗрибәләре бар, әмма шул ук вакытта алар бәхетсез, чөнки якыннарын үзгәртә, тормышлары тарихын яңадан яза яки билгеле бер тәҗрибәне сызып ташлый алмыйлар. Алар башкаларга ярдәм итә, ләкин үзләренә ярдәм итә алмый. Программа аларны моның белән яшәргә өйрәтә. Аннары берләшмәдә шуның чаклы ук барысын да контрольдә тотарга күнеккән педагоглар бар.

Берләшмә “хезмәттәшлек итү, әмма кушылу түгел” дигән принцип буенча профессионаллар (табиблар, психологлар, социаль хезмәткәрләр) һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

- “Ал-Анон”дагы тәҗрибәгездән нинди төп сабаклар алдыгыз?

- Минем өчен башкаларга файдалы булу, “адымнар”ны тапшыру, авыр хәлдә булган кешегә ярдәм итү мөһим. Хәтерлим, төркемдә бер хатын миңа үз фатирының ачкычын бирде (җәй көне ул дачада яши иде) һәм: “Авыр булганда, шунда барып тора аласың”, - диде. Бу минем өчен зур әһәмияткә ия иде, димәк барыр җирем һәм мине кайгырткан кешеләр бар. Мин дә, үз чиратымда, һәркемгә: “Мөрәҗәгать итегез. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәм", - дим. Бу өмет бирә.

- Якын кешесенең алкоголь белән проблемасы барлыгын яңа гына сизгән хатын-кызга нәрсә әйтергә теләр идегез?

- Берләшмә җыелышларына йөри генә башлаганда, монда һәркем йөрергә тиеш, дип бөтен дөньяга кычкырасым килде. Аннары бу берләшмә турында кычкырып сөйләп йөрергә кирәк түгеллеген аңладым. Әгәр дә бөтен җирдә “Ал-Аанон”га кил һәм сиңа ярдәм итәрләр” дигән зур банерлар эленеп торса, ул, мөгаен, күп еллар буена сакланып калмас та иде. Бу мәгълүмат аны эзләүчеләргә, ярдәм алырга теләүчеләргә генә барып җитә. Берләшмә аноним, бушлай, ул әгъзаларының ирекле иганәләре исәбенә яши. “Ал-Анон” илнең барлык төбәкләрендә, бөтен дөньяда бар. Безнең шәһәрдә шундый төркем булуы бик яхшы.

А. САРЫ әңгәмәләште.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас