

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен җәй көчәйтелгән контроль чоры. Стәрлетамак районы юлларында бу чорда мопед, скутер һәм мотоцикл руле артында үсмерләр саны арта, өстәвенә, еш кына водитель таныклыгы булу турында сүз дә бармый.
Җәй башыннан “Не рули, малай!” социаль кампания кысаларында муниципалитет территориясендә даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрелә. Аларның максаты – балигъ булмаган водительләр катнашлыгындагы аварияләрне киметү. Нәтиҗәләр үзләре үк сөйли: махсус стоянкага инде 9 мототранспорт чарасы эвакуацияләнгән, алар белән водитель таныклыгы булмаган балалар идарә иткән.
Гомумән алганда, 2026 елның беренче яртысында автоинспекторлар транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган 27 баланы һәм яшүсмерне тоткарлаган. 16 яшьтән өлкәнрәкләргә карата РФ КоАП 12.7 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә-протоколлар төзелгән (5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган). Әмма җаваплылык балаларга гына түгел, ә аларның ата-аналары өстенә дә төшә. Һәр факт буенча тикшерү үткәрелә: бала техниканы ничек алган. Әгәр өлкәннәрнең ваемсызлык күрсәтүе ачыкланса, алар РФ КоАП 5.35 статьясы буенча (ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү) җаваплылыкка тарттырыла.
Резонанслы очракларның берсе быел Наумовка авылында булды. 7 апрель көнне 15 яшьлек мопед водителе идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп киткән. Авария нәтиҗәсендә үсмер һәм аның яшьтәше төрле сынулар белән госпитализацияләнгән, әмма аның нәтиҗәләре күпкә җитдирәк булырга мөмкин иде. Бу бүгенге көндә районда балигъ булмаган водительләр катнашлыгында теркәлгән бердәнбер юл-транспортвакыйгасы.
Мопед яки скутер – уенчык та, спорт инвентаре дә түгел. Мондый техника белән идарә итү күнекмәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне һәм, иң мөһиме, “М” категорияле водитель таныклыгы (16 яшьтән) булуны таләп итә. Шуңа карамастан, кайбер өлкәннәр шлемнар, саклау һәм закон турында онытып, балаларына мототехника бүләк итүне дәвам итә.
Мототранспорт белән идарә иткәндә, юл хәрәкәтендә катнашучы үсмерләр хәвефсезлек турында уйламый. Алай гына да түгел, бу хакта хәтта аларның әти-әниләре дә онытып җибәрә. Барлык өлкәннәрне балигъ булмаганнарның ялын игътибар белән күзәтергә һәм аларга билгеләнгән яшькә җиткәнче транспорт белән идарә итәргә рөхсәт итмәскә чакырабыз.
А. ГАБДИНОВ,
Стәрлетамак районы буенча
юл хәрәкәте иминлеге
баш дәүләт инспекторы.