Авыл тормышы
+24 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
7 Августа , 06:21

Төзүче - мәңгелек һөнәр

9 август – Төзүчеләр көне

Евгений Яковлев
Рәсим Бикташев
Евгений Яковлев

Гомерендә бер генә тапкыр булса да төзелеш процессында катнашкан кеше аның никадәр гади булмавын яхшы белә. Төзелеш объекты, йортмы ул, мунчамы, барлык нормалар һәм кагыйдәләр буенча төзелсен өчен, бөтен нечкәлекләрне, нюансларны белү мөһим. Төзүчеләрне иң авыр һәм героик һөнәр вәкилләре дип юкка гына атамыйлардыр, мөгаен. Климат, икътисади һәм башка шартларга карамастан, алар кешеләргә шатлык китерә, йортлар, заводлар, мәктәпләр, дәваханәләр һәм башка объектлар төзи.

Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Бу көн Стәрлетамак районына горурланыр өчен чираттагы сәбәп. Муниципалитетның торак фонды мәйданы 2 168 мең кв. м тәшкил итә, шул исәптән күпфатирлы йортларда – 450 мең кв.м. 2025 елда 98,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шуларның 88 мең кв. метрдан артыгы – шәхси торак йортлар. Әлеге күрсәткеч буенча республиканың 63 муниципаль берәмлеге рейтингында безнең район – 5 нче урында. Яңа кварталлар күз алдында калкып чыга, район ямьләнә. Отчеттагы коры саннар артында кешеләрнең гаять зур хезмәте тора, ә торак төзелешенең төп флагманы – җаваплы һәм ышанычлы төзүче репутациясен яулаган компания – “Группа компаний “ИнвестСтройЗаказчик” – специализированный застройщик” җәмгыяте. Төзүчеләр иң яңа технологияләрне, оригиналь конструкторлык карарларын һәм иң перспективалы эшләнмәләрне кулланырга омтыла.

Компаниядә үз эшенең осталары: инженерлар, проектлаучылар, дизайнерлар һәм төзүчеләр эшли, алар концепцияне эшләүдән алып әзер йортны тапшыруга кадәр нинди дә катлаулылыктагы проектны тормышка ашырырга әзер.

Шундый белгечләрнең берсе – бишенче разрядлы бетончы Рәсим Бикташев. Бүген аның өчен икеләтә бәйрәм: Рәсим Сабирҗан улына 60 яшь тула.

Рәсим Бикташев Авыргазы районында туган. 8 бала тәрбияләнгән зур һәм тату гаиләдә үскән. Унъеллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда төрле эштә эшли. Аннары өч ел армиядә – Балтыйк флотында хезмәт итә. Демобилизацияләнеп кайткач, Стәрлетамакта химзаводка эшкә урнаша. Ә инде өйләнеп, үз торагы турында сорау тугач, Рәсим үзен төзелештә сынап карарга була.

- Вакытлыча гына дип уйлаган идем, ә гомерлек һөнәремә әверелде, - дип елмая ул. Бикташев 1989 елдан төзелештә. Бу вакыт эчендә ул Стәрлетамак районында күп фатирлы йортларны да кертеп, йөзләгән объект төзүдә катнашкан. Ул кирәкле һәм ихтыяҗ зур булган һөнәр иясе: балта остасы – бетончы. Нинди дә заманча бинаның нигезен төзү: опалубка урнаштыру, конструкцияләрне арматуралау һәм бетон катнашмасын салу буенча комплекслы эшләрне нәкъ менә ул башкара. Төзелеш объектларының фундаменты, стеналары, түшәмәләре һәм башка элементларының ныклыгы аның осталыгына бәйле.

Рәсим Сабирҗан улы “ИнвестСтройЗаказчик” компаниясендә инде җиде ел эшли. Коллегалары һәм җитәкчеләре аның турыда бары тик уңай фикердә. “Алтын куллы, талантлы, җаваплы, намуслы, эшне төгәл үтәүчән кеше. Үз эшен яхшы белә, аңа ышанырга була”, - ди участок начальнигы Азамат Азнабаев.

Компаниядә түбә ябучы Евгений Яковлев турында да хөрмәт белән сөйлиләр. Тапшырылган эшне ул сыйфатлы һәм вакытында башкара. Бикташев кебек, Евгений да үрнәкле гаилә башлыгы һәм кайгыртучан әти.

Евгенийга 44 яшь, ул Стәрлетамакта туган, завод эшчеләре гаиләсендә үскән. Мәктәптән соң физик культура институтында укып, физкультура укытучысы дипломы алган. Әмма хезмәт эшчәнлеген Ерак Төньяк районнарында водитель булып башлаган.

- 2009 елда, кызым тугач, өйгә якынрак эш табарга булдым. Шулай беренче тапкыр төзелешкә килдем. Җәй көне генә эшләрмен дип уйладым. Бу эш шулкадәр күңелемә ятты һәм торып калдым, - дип сөйли Евгений.

Яковлев үзенең һөнәри юлын түбә ябучылар бригадасында башлый. Аның остазы тәҗрибәле төзүче Андрей Макаров була, ул сәнәгать һәм торак корылмалары түбәсен төзү эшендә беренче адымнарны ясарга ярдәм итә.

- Төзү эше – авыр, физик яктан катлаулы. Кышын салкын, җәен эссе. Әмма шул ук вакытта бу бик кызыклы өлкә. Бигрәк тә үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күргәндә – кеше аягы басмаган, ташландык урыннарда, кырларда заманча торак комплекслары калкып чыкканда, - ди Евгений.

Төзү эше аңа бик ошый, үз куллары белән Стәрлетамак районында йорт сала. Хатыны һәм кызы белән бергә кичләрне үткәрергә, ә ял көннәрендә балык кармакларга йөрергә ярата.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәрманлыклары һәм төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Рәсим Бикташев һәм Евгений Яковлев Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әмма төзүчеләр сыйфатлы һәм вакытында төзелгән йортларны һәм яңа йортка күчүчеләрнең бәхетле йөзләрен төп бүләк дип исәпли.

А. САРЫ.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас