

Җәйге каникулда балалар күбрәк урамда уйный, самокатларда йөри, су буенда ял итә, шулай ук тәрәзәләре ачык өйдә берүзләре кала. Шуның белән бергә бәхетсезлек очраклары да арта. Нинди ситуацияләрнең аеруча куркыныч булуы турында һәм аларны ничек булдырмаска балалар хирургия бүлеге мөдире Эдуард Рәшид улы МӘСӘГУТОВ сөйләде.
Тәрәзәләр
Эссе көннәрдә ата-аналар өйне җилләтү өчен еш кына тәрәзәләрне ача һәм моның бала өчен җитди куркыныч тудыруын онытып җибәрә. Черки-чебеннән саклаучы челтәрләр аеруча куркыныч тудыра. Алар бөҗәкләрдән генә саклый, баланың авырлыгын күтәрә алмый: аларның ныклыгы нибары 2-3 килограммга исәпләнгән. Мондый конструкциягә таянып, сабый тәрәзәдән егылып төшәргә мөмкин.
- Бүлмәдә бала бар икән, тәрәзәне беркайчан да тулысынча ачык калдырмагыз, хәтта кыска вакытка. Махсус блокираторлар яки ручкалар урнаштырыгыз, ә балалар тәрәзәгә менмәсен өчен, мебельне аннан ераграк куегыз, - дип киңәш итә Эдуард Рәшидович. – Хәтта өченче каттан егылу һәрвакыт диярлек төрле җәрәхәтләргә китерә.
Самокатлар
Җәй көне травматология бүлекләренә мөрәҗәгать итүнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе булып самокатлардан егылулар тора. Еш кына балаларның беләк сөякләре сына, баш мие селкенә.
Җитди җәрәхәтләр алу куркынычын киметү өчен, бала саклагыч шлем кияргә тиеш. Егылганда бәрелүне йомшартырга ярдәм итүче тез һәм терсәк саклагычларның булуы да мөһим.
Электр самокатлардан файдаланганда аеруча сак булырга кирәк. Тигез булмаган юлдан сәгатенә 15 километрдан артык тизлек белән барганда кинәт тормозга басу баланың еш кына руль аша чыгып очуына китерә. Бозарга ярамаган тагын бер кагыйдә – бер самокатта икәүләп йөрмәскә.
Су буенда ял итү
Елгалар һәм күлләр бассейннардан күпкә куркынычрак. Табиблар иң авыр нәтиҗәләрне таныш булмаган урыннарда чумудан соң күзәтә. Баш белән су төбенә, ташларга яки су астындагы агач ботагына бәрелү умырткалыкның муен өлеше сыну белән тәмамланырга мөмкин.
- Балаларга су төбе тикшерелгән һәм коткаручылар эшләгән махсус җиһазландырылган урыннарда гына чумарга рөхсәт итегез, - дип ассызыклый белгеч.
Хәтта яхшы йөзә белгән бала да көчле агым, көзән җыеру яки талчыгу аркасында куркыныч хәлгә тарырга мөмкин. Йөзгәндә коткару жилетын яки башка сертификацияләнгән чараларны кулланырга кирәк.
Су буенда ял иткәндә ата-аналар балаларын даими контрольдә тотарга тиеш. Мондый ситуацияләрдә алкоголь кулланырга ярамый, чөнки олылар уяулыкны югалтырга мөмкин.
Беренче ярдәм
Әгәр бала җитди җәрәхәт алган – биеклектән егылып төшкән, башы белән нык бәрелгән яки кулы/аягы белән хәрәкәт итә алмый икән, аяк-кул торышын төзәтергә тырышмагыз, җәрәхәтләнгән урынны җылытмагыз һәм зыян күрүчегә ризык яки эчемлекләр бирмәгез.
Табиблар килгәнче тукымага төреп салкын әйбер куярга, җәрәхәтләнгән урынга тынычлык тәэмин итәргә һәм мөмкин кадәр тизрәк ашыгыч медицина ярдәме чакырырга яки баланы үзаллы кабул итү бүлегенә алып барырга кирәк.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.