Авыл тормышы
+11 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
14 Августа , 05:09

Августның икенче яртысына йолдызнамә

Кучкар

Сайлау ясарга туры киләчәк, карар кабул итү үз-үзең белән гадел булуны таләп итәчәк. Иң мөһиме – үз-үзеңә тугры булып калуның мөһимлеген аңлау. Үткәннәр хаталарын исәпкә алыгыз.

Үгезбозау

Күптән инде хәл ителмәгән эшләрне төгәлләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Эштә инициативаны үз кулыгызга алыр вакыт җитәчәк. Тәкъдимнәрне карагыз, әмма җиңел акчага кызыкмагыз.

Игезәкләр

Элекке танышыгызны очратуыгыз ихтимал. Эчке тоемлавыгыз, аны тормышыгызга кертергәме-юкмы, аңларга булышачак. Эштә пауза ясагыз, ял итегез, көч туплагыз. Аралашу даирәгезне яңадан карап чыгыгыз һәм янәшәдә булганнарга игътибарлырак булыгыз.

Кысла

Сез эшегез нәтиҗәләрен күрә башлаячаксыз. Төп бурыч – барысын да анализлау һәм эмоциональ тигезлек саклау. Партнерыгыз белән бәхәскә кермәгез, бу яхшыга китермәячәк.

Арыслан

Сезнең алда яңа юл ачылачак, ул кызыклы мөмкинлекләр һәм перспективалар китерәчәк. Башка урынга күченү, сәяхәтләр ихтимал. Күптәнге хыялыгызны чынга ашырырга һәм кичектереп килгән эшне башкарырга вакыт җитте.

Кыз

Сезнең алда үзегезнең комфортыгыз һәм якыннарыгызның иминлеге арасында җиңел булмаган сайлау туачак. Эштә күп нәрсә сезнең инициативага бәйле булачак. Үзегезгә җиңелрәк яшәргә ирек бирегез һәм барысын да контрольләргә тырышмагыз.

Үлчәү

Ниһаять, ял итә алачаксыз, тынычлык, эчке гармония барлыкка киләчәк. Бик күп яңа мөмкинлекләр туачак, аларны кулдан ычкындырмаска тырышыгыз.

Чаян

Алдау корбанына әйләнмәс өчен, сак һәм игътибарлы булу мөһим. Алган мәгълүматны кат-кат тикшерегез. Киеренкелек тойгысы барлыкка килергә мөмкин, әмма күп нәрсә сезнең вакыйгаларны ничек кабул итүегезгә бәйле булачак.

Укчы

Яңа перспективалар чоры җитә. Тормышның барлык өләкәләрендә дә баланс саклагыз. Эшегездә вакытлы пауза булырга мөмкин. Аны каршылык буларак кабул итмәгез.

Кәҗәмөгез

Сезне шактый гына тыныч чор көтә. Ялгыз калып, барысын да яхшылап уйлау теләге туарга мөмкин. Сәләтләрегезне күрсәтергә курыкмагыз. Бу эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәргә мөмкин. Игътибарыгызны сезнең өчен чын-чынлап әһәмиятле булган нәрсәләргә туплагыз.

Сукояр

Масштаблы үзгәрешләр башы булырга мөмкин этап көтелә. Тик тормагыз: инициативаны үз кулыгызга алыгыз. Яңа танышулар һәм файдалы бәйләнешләр булдыру өчен уңайлы чор.

Балык

Артка борылып карарга һәм үткән юлны анализларга вакыт җитә. Шуннан соң арытабан хәрәкәт итәргә теләгән юнәлешне билгеләгез. Үзгәрешләрдән курыкмагыз, кайчак алар яңа мөмкинлекләргә юл ача.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас