Авыл тормышы
+19 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Августа , 08:03

Түләүләргә хокукым бармы?

Хокукый яклау: СВО һәм гаилә

“Әтием махсус хәрби операциядә катнашучы иде. Агымдагы елның июль аенда ул һәлак булды. Әти-әнием миңа 5 яшь чакта аерылыштылар. Әтием гаиләдән китте, алиментлар түләмәде, мине әнием генә тәрбияләде һәм тәэмин итте. Соңрак әтием яңа гаилә корды, анда аның ике балигъ булмаган баласы калды. Миңа күптән түгел 22 яшь тулды. Ул һәлак булуга бәйле түләүләргә дәгъва итә аламмы?”

Юрист Светлана СТРЕЦКУЛ җавап бирә:

- “Социаль түләүләр” һәм “мирас” төшенчәләрен аера белергә кирәк. Әтиегез васыятьнамә калдырмаган икән, Сез, аның кызы буларак, беренче чираттагы варис булып торасыз һәм аның милкеннән бер өлешне (һәлак булганның әти-әнисе булмаган хәлдә – 1/4) мирас итеп аласыз. Башкалар исәбендә анда хәрби хезмәткәр үлгән көнгә түләнми калган акчалата тәэминат та керә.
Билгеләп үтәм, алиментлар буенча бурыч та мирасны кабул итеп алган барлык варислар арасында тигез өлеш-ләрдә мирас итеп бүленә.
Әтиегез һәлак булуга бәйле социаль түләү исә, башка тәртиптә бүленә. РФ Президентының 2022 ел 5 марттан “Хәрби хезмәткәрләргә, Русия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль гарантияләр турында” 98 санлы Указына ярашлы, түләүләр алуда өстенлек – гаилә әгъзаларында, күрсәтелгән хәлдә бу тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балалары. Алар булмаган очракта гына түләү һәлак булган СВОда катнашучының балигъ булган балаларына бирелә.
Ләкин искәрмәләр дә бар. Балигъ булган балалар әлеге түләүләрне башкалар белән тигез дәрәҗәдә алала:
- 18 яше тулганчы алынган инвалид статусына ия булганда;
- төп гомуми яки урта гомуми белем программалары буенча укуны тәмамлаганда, - уку тәмамланган елның 1 сентябренә кадәр;
- уку йортында көндезге бүлектә укыганда – 23 яшь тулганчы.
Шулай итеп, әтиегез һәлак булуга бәйле социаль түләү алуга Сез күрсәтелгән шартлар булган хәлдә генә дәгъва итә аласыз.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас