Алексей Стәрлетамакта туган һәм үскән. Мәктәптән соң төзелеш, икътисад һәм хокук колледжына юрист белгечлегенә укырга кергән. Ул вакытта һөнәр буларак кинология турында уйланмаган да әле. Гәрчә этләр балачактан ук тормышында булса да. Алексейның әтисендә Чара кушаматлы эт булган, алар ярышларга йөргәннәр, нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
15 яшендә Алексей немец овчаркасы турында хыялланган, ләкин әти-әнисе әлегә иртәрәк дигән. Хыялын ул берничә елдан тормышка ашыра алган.
Колледждан соң Алексей 21 санлы холык төзәтү колониясенә эшкә урнашкан. Кабул иткәндә аннан, этләрдән курыкмыйсыңмы, дип сораганнар. Җавабы эш юнәлешен билгеләгән. Ул каравыл этләре белән эшли башлаган: аларны ашаткан, тәрбияләгән һәм акрынлап һөнәргә тирәнрәк чумган.
Өч елдан ул овчарка көчеген сатып алган. Бу аның беренче эте булган, алар бер-берсеннән аерылмаган диярлек. Көндез хезмәттә булганнар, ә кичен бергәләп өйгә кайтканнар. Өйрәтү методикасын Алексей үзе төзегән: профильле әдәбият укыган, өлкән остазларының эшен күзәткән, коллегаларыннан тәҗрибә үзләштергән. Яхшы нәтиҗәгә ирешкән – имтиханны уңышлы тапшыру зур ярышларга юл ачкан.
Алар даими рәвештә призлы урыннар алган. Тиздән Башкортстанны Идел буе федераль округында тәкъдим итә башлаганнар, бик катлаулы нормативларны тел тидермәслек итеп үтәгәннәр. Ведомствода ул ун ел хезмәт иткән, ахырда отряд начальнигы да булган.
Хаклы ялга чыкканнан соң этләрне яратуы беркая да китмәгән. Буш вакытын файда белән үткәрергә теләп, ир кеше индивидуаль занятиеләр үткәрү өчен ике укучы җыюы турында игълан биргән.
- Моны хобби буларак, һөнәрдә калу мөмкинлеге һәм кәеф өчен генә башладым. Акча турында уйламадым да, – дип уртаклаша Алексей.
Загородный авылында шәхси йорт территориясендә бер-бер артлы иркен, чиста вольерлар барлыкка килә, алардан соң этләрне вакытлыча тоту өчен тулы кыйммәтле отель ачыла.
Алексей Саламатин бер урында таптанып торырга күнекмәгән. Ул “Кинология” юнәлеше буенча Башкорт дәүләт аграр университет тәмамлаган, зоотехнияне, хайваннар анатомиясен һәм психологиясен тирәннән өйрәнгән. Әлеге вакытта магистратурада укый, педагогик белгечлек ала, бер үк вакытта СМПК студентлары өчен профильле курслар алып бара.
Клиентлары күбәйгән, һәм бөтен бурычларны да үзенә генә үтәү кыенлашкан. Алексей үзенә ярдәмчеләр әзерләгән, фикердәшләр коллективы туплаган. Ә 2025 елда аның “Ваша собака вас слушается” дип аталган китабы дөнья күргән. Хәзерге вакытта Яңа Отрадовкада кинология үзәге төзелә.
Әле Алексейның өендә ике овчарка – 8 яшьлек Астрид һәм 3 яшьлек Чара яши.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР фотолары.
Сорау – җавап
- Сезгә кайсы токым этләр ошый һәм ни өчен?
- Миңа һәрвакыт немец овчаркалары ошый иде, аларга күңелем ята. Мөгаен, бу балачактан киләдер. Мин “Рекс” фильмын карап үстем, әтиемдә дә овчарка иде.
- Этнең хуҗасын сагынуын ничек аңлыйсыз?
- Бу аның үз-үзен ничек тотуыннан күренә. Эт тәүге тапкыр хуҗасыз кала икән, ул ни булганын аңламый: борчыла, хуҗасын эзли. Гадәттә адаптациягә бер-ике көн вакыт таләп ителә.
Аннан соң эт ияләшә: аны кем ашатуын, тышка кем алып чыгуын, кайда ашарга, кайда ял итәргә яравын аңлый. Эт кабат килсә, аңа инде җиңелрәк – ул көн тәртибен аңлый һәм тыныч кала, чөнки хуҗасы аны килеп алачагын белә.
Мин һәрчак хуҗаларга этләрен кыска вакытка калдырып торырга киңәш итәм. Һичьюгы бер-ике көнгә танышларыгызда яки хайваннар өчен кунакханәдә калдырырга кирәк. Бит тормышта кайдарыр барырга туры килә, командировкалар, отпусклар була, шуңа күрә, киләчәктә көчле стресс кичермәсен өчен, этне моңа алдан әзерләү яхшырак.
- Эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?
- Иң элек, нәтиҗә. Занятиеләрдән соң этнең ничек үзгәрүен күрү аеруча куанычлы. Мәсәлән, эт барыннан да – кешеләрдән, транспорттан, яңа урыннардан куркырга мөмкин. Ә берникадәр вакыттан курку чигенә, һәм эт үзен бөтенләй башкача тота башлый.
Миңа занятие үткәрүдән тыш, үзгәрешләргә ирешү кызыклы. Кеше консультация сорап шалтыратканда да, аңа үз этен ничек аңларга һәм аның белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген җиткерү мөһим.
- Этне өйрәткән вакытта аның хуҗасы белән эшләү никадәр мөһим?
- Мин монда барысы да тигез дәрәҗәдә дип әйтер идем. Кайбер кинологлар төп басымны хайванга ясый, ә кайберсе – хуҗасына. Мин икесе белән дә эшләргә кирәк дип исәплим. Вакытның яртысын эт белән шөгыльләнүгә, яртысын кешегә бүләбез – аны дүрт аяклы дусты белән дөрес идарә итәргә өйрәтәбез. Кеше эт нәкъ аны гына тыңласын дип тели икән, аңа өйрәтү процессында катнашырга кирәк.
- Эт хуҗалары ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
- Иң киң таралганы – эт тыңламый: бавын тарта, кача, команда буенча килми. Кеше аны саф һавада йөртергә алып чыга, ә нәтиҗәдә киресенчә була: ул хайван белән түгел, ә хайван аның белән идарә итә.
Еш кына мондый проблема хуҗада тәрбия турында белем җитмәгәнлектән була, ә ул вакыт һәм эзлеклелек таләп итә. Кайбер кешеләр, эт акыллы. Барын да үзе аңлаячак, дип уйлый. Шуннан соң, эт тыңламый, чөнки ул аңгыра, дигән хаталы фикер туа. Ә менә күршегә, имеш, акыллы эт эләккән. Чынында исә алай түгел.
Шуның белән бергә бүген кирәкле белем алу күпкә җиңелрәк – файдалана алырлык мәгълүмат бик күп. Иң мөһиме – шөгыльләнергә теләк булсын.
- Эткә карап, хуҗасының характерын белеп буламы? Әллә бу мифмы?
- Эткә карап, кешенең характерын никадәр төгәл билгеләп булуын белмим, әмма тора-бара хайваннар чыннан да хуҗаларының гадәтләрен үзләштерә башлый.
Кеше тыныч икән, еш кына эте дә шундый була. Хуҗасы актив, даими рәвештә хәрәкәттә булса, эте дә энергияле була.
- Сез ешрак нинди токымнар белән эш итәсез?
- Барысы белән дә диярлек. Минем тәҗрибәдә доглар, алабайлар, Кавказ овчаркалары, спаниельләр, шарпейлар, доберманнар, шпицлар, той-терьерлар булды. Кинология белән шөгыльләнә генә башлаган вакытта коргилар очрамый иде диярлек, ә хәзер алар шактый күбәйде. Шулай ук хәзер мальтипу популярга әйләнде.
- Сезнеңчә, эшегездә иң авыры нәрсә?
- Мөгаен, кешеләр белән эшләүдер. Һәркемгә юл табарга кирәк. Кемгәдер күнегүне бер тапкыр күрсәтү җитә, икенче кешегә берничә кат аңлатырга һәм мәгълүматны җиткерү өчен башка ысуллар эзләргә туры килә. Яшьләр белән, кайгыдә буларак, эшләве җиңелрәк: алар яңа материалны тизрәк үзләштерә.
Агрессив этләр белән эшләве авыр. Бу һәрчак потенциаль хәвефле, шуңа күрә хәлне даими рәвештә контрольдә тотарга һәм көтелмәгән реакциягә әзер булырга кирәк.
- Ни өчен этләр агрессивлаша?
- Күпчелек очракта бу дөрес тәрбияләмәүгә бйәле. Әлбәттә, элек-электән саклаучы сыйфатларына ия токымнар бар. Ләкин мондый этне тәҗрибәсез, аның белән ничек дөрес мөнәсәбәт корырга кирәклеген белмәгән кеше алганда, проблема туа.
Шундый очрак булды: ротвейлер хуҗалары аны урамга нормаль алып чыга алмый башлаган иде. Бер мизгелдә эт хәтта хуҗаларына ташланган. Алар аны бүлмәдә бикләгән һәм инде янына керергә дә курыкканнар. Ярдәм итәр өчен, мин якынча бер мең километр юл үттем. Аңа кадәр хуҗаларына этләрен агулап үтерергә киңәш иткәннәр. Ләкин мин эткә өмет бирергә кирәк дип исәпләдем. Рөхсәт ителгәннең чикләрен тыныч кына һәм эзлекле рәвештә күрсәтергә кирәк. Карарны кеше кабул итүен эт аңларга тиеш.
- Этләр чыннан да рөхсәт ителгәннең чикләрен тикшерә булып чыгамы?
- Әлбәттә. Бу яклап аларның психологиясе кешенекен хәтерләтә. Алар кешенең реакциясен күзәтә һәм теләгәннәренә ирешү өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеген бик тиз аңлап ала.
- Этнең стресс халәтендә булуын ничек аңларга?
- Ул катып калырга, борчыла башларга, әле бер тәпиенә, әле икенчесенә баскалап торырга, туктаусыз җирне яки үләнне иснәргә мөмкин. Кайчак эт игътибарын читкә юнәлтә һәм кешене ишетми башлаган кебек. Көчле стресс кичергән вакытта эт калтыранырга, койрыгын кысарга, читләшергә, контактка керүдән качарга мөмкин.
- Ничек хуҗага эте белән ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга?
-Тәү чиратта, ярату, хәстәр һәм даими рәвештә үзара эш итү аша. Эт үзенә башка булырга тиеш түгел: аның белән сөйләшергә, уйнарга, вакытны бергә үткәрергә кирәк. Эт хуҗасына игътибар итсә, аның күзенә карап торса һәм хәрәкәтләренә ориентлашса, бу яхшы билге. Шуңа күрә тәүге занятиеләрдә без хуҗа белән эт арасында булган мөнәсәбәтне бәялибез, аннан соң гына өйгә эш бирәбез.
- Этне командаларны тыңларга ничек өйртергә?
- Өйрәтә башлаган чакта позитив мотивация – тәмле ашамлык яки уенчык кулланабыз. Занятиене тыныч шартларда үткәрәбез. Эт команданы үзләштергәч, шартларны акрынлап катлауландырабыз: башка хайваннарны, кешеләрне, урам шавын өстибез. Бу вакытта тәмле ашамлык белән генә мотивацияләү җитмәскә мөмкин, шуңа күрә берникадәр конфликт өстибез – муенчаклы бавын аз гына тарттырып, утырырга мәҗбүр итәбез. Эт аңларга тиеш: игътибарны читкә юнәлтүче факторлар булган хәлдә дә башта хуҗаның командасын үтәргә кирәк.
Мәсәлән, саф һавада йөргәндә ул икенче этләрне күрә һәм алар янына барырга тели. Ләкин башта хуҗаның таләбен үти, шуннан соң гына уйнарга рөхсәт ала. Шулай аңлаешлы эзлеклелек формалаша: башта команда, аннан соң теләгән эш.
- Үзегезнең кинология үзәген булдыру идеясе кайчан туды? Анда нәрсәләр булачак?
- Идея күптән барлыкка килде. Көз алдыннан аеруча көчәйде: яңгырлар, салкыннар башлана, аннан соң кыш җитә, ә тренировкаларны туктатасы килми. Башта үз территориямдә зал төзергә планлаштырган идем, әмма этләр артканнан-артты, вольерлар барлыкка килде, һәм инде урын җитми башлады.
Үткән ел Стәрлетамак районы хакимияте төзелеш өчен участок белән ярдәм итте, моның өчен бик рәхмәтлемен. Хәзер башлыча үз кулларым белән үзәк төзим.
Үзәктә төп юнәлеш булып дрессировка калачак. Шулай ук хайваннар өчен кунакханә планлаштырыла. Бәлки, ветеринария кабинеты, операция бүлмәсе, груминг өчен бүлмә ачарбыз. Шуның белән бергә барын да хайваннарның хуҗаларына мөмкин кадәр уңайлы, теләгәндә этен алып килеп, аны профессиональ җиһазларда юа, тарый алырлык итеп эшлисе килә. Мәчеләр өчен аерым урын булдыру планлаштырыла.
Минем өчен иң мөһиме – хайваннарга биредә уңайлы булсын, ә хуҗалары хезмәт алудан тыш, дүрт аяклы дуслары белән ничек дөрес яшәргә кирәклеген аңласын.