Авыл тормышы
+7 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
25 Сентября , 06:50

Октябрьнең беренче яртысына йолдызнамә

Кучкар

Төп вакыйгалар кешеләр белән бәйле булачак һәм күп нәрсәгә икенче күзлектән карарга мәҗбүр итәчәк. Үзгәрешләр эшегезгә дә кагылырга мөмкин.

Үгезбозау

Бу чор яңа мөмкинлек алып киләчәк. Күп нәрсә үз урынына утыра башлаячак. Үзгәрешләр өчен яхшы вакыт. Үзегезгә ышаныгыз һәм тормыш сезне акрынлап яхшыга алып барачак.

Игезәкләр

Бу чор күп кенә үзгәреш һәм хәрәкәт алып киләчәк. Аралашу, яңа танышулар һәм мөһим карарлар кабул итү өчен яхшы вакыт. Активрак булыгыз, очраган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз.

Кысла

Чор ял итү мөмкинлеге бүләк итәчәк. Тыныч кына эшләү, күңелле аралашулар өчен яхшы вакыт. Ешрак өйдән чыгыгыз һәм яңа тәэссоратлар алырга тырышыгыз. Иҗат итү киеренкелекне юкка чыгарырга булышачак.

Арыслан

Чор бик күп көч, энергия китерәчәк. Теләкләрегезне белдерергә, үзегезне күрсәтергә теләячәксез. Юк-бар бәхәсләргә вакытыгызны сарыф итмәгез. Тынычлык, үз-үзеңә ышану күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итәчәк.

Кыз

Күп кенә күнегелгән әйберләр бөтенләй башка мәгънә алачак. Үзеңә игътибар бүлү өчен уңайлы вакыт: күбрәк хәрәкәт итегез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

Үлчәү

Чор яңа белем, файдалы танышулар һәм мөмкинлекләр бүләк итәчәк. Юлга чыгу өчен уңайлы вакыт. Ашыкмагыз, эшләрегезне эзлекле рәвештә һәм тыныч башкарыгыз.

 Чаян

Бу чор эшегездә яхшы нәтиҗәләр китерәчәк. Тырышлыгыгыз үз җимешләрен бирә башлаячак. Сез дөрес юнәлештә барасыз, шуңа күрә тукталмагыз. Тупланган, җаваплы булыгыз.

Укчы

Чор хыялларыгыз һәм теләкләрегез турында хәтерләтәчәк. Үз алдыгызга зур максатлар куярга һәм аларга омтылырга курыкмагыз. Талантларыгызны күрсәтегез, планнарыгыз турында сөйләгез һәм үзегезне күрсәтергә кыенсынмагыз.

Кәҗәмөгез

Чор эшегездә яңа тәкъдимнәр һәм мөмкинлекләр алып киләчәк. Алар сезне үзгәрешләргә илһамландырырга мөмкин. Сәфәрләр. командировкалар һәм файдалы танышулар ихтимал. Интуициягезгә колак салыгыз.

Сукояр

Элекке борчу-хафаларыгыз үзләре турында хәтерләтергә мөмкин, аларны җибәрергә кирәк. Үз-үзегез белән ихлас булыгыз. Янәшәгездәге кешеләргә игътибар итегез.

Балык

Чор хәзер нәрсәнең аеруча мөһим булуын сиздерәчәк. Үзегезгә күбрәк игътибар бүлегез. Чын-чынлап нәрсә теләвегезне, уйлап карагыз. Якыннаргызның берсенә сезнең ярдәм таләп ителергә мөмкин.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.

Читайте нас