Авыл тормышы
+2 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
9 Октября , 05:44

Иске юлның яңа тормышы

Бакчаларга һәм лагерьга юл яңартылды

Добавить в предпочтительные источники Google

Стәрлетамак районында дүрт бакчачылык ширкәтенә, дүрт балалар савыктыру лагерена һәм Заливной авылы артында урнашкан ял базаларына илтүче юлны ремонтлау төгәлләнде. Бу участок җирле халык һәм район кунаклары өчен озак вакыт баш бәласе булып торды, әмма хәзер хәл тамырдан үзгәрде.

Чокырлардан тигез түшәмәгә

Әле күптән түгел генә бу юл бик начар хәлдә иде. Иске асфальт түшәмәсе җимерелгән: чокырлар һәм сикәлтәләр водительләргә уңайсызлыклар гына түгел (автомобильләрнең подвескасына зыян килә), ә хәвеф тә тудыра иде. Бакча маршрутлары рейс автобусы водительләре ул якка барудан бөтенләй баш тарта иде. Бакчачылардан һәм балалары лагерьларда ял иткән ата-аналардан шикаятьләр даими килеп торган.

Масштаблы эшләр

Юл түшәмәсен тәртипкә китерү белән “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы – Стәрлетамак юл төзү-ремонтлау идарәсенең махсус бригадасы шөгыльләнде. Эш агымдагы елның 22 июненнән 29 июленә кадәр барды.

- Объектта юл машиналары (экскаватор, грунт катогы, экскаватор-төягеч, автогрейдерлар, катоклар) һәм 5 берәмлек “КамАЗ” йөк автомобиле эшләде, - дип сөйли Стәрлетамак юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Беляков. – Иң элек җимерелгән түшәмәне җыеп алдык. Аннары нигез ясадык һәм ком-таш катнашмасы түшәдек. Шуннан соң каток белән юл түшәмәсен тыгызладык. Юлның беренче катламы өчен эре фракцияле вак таш, икенчесе өчен ваграгын кулландык. Эшнең соңгы этабы – юл кырыйларын төзекләндерү.

Саннар һәм фактлар

Ремонтланган участокның озынлыгы 1374 метр, ә юлның киңлеге 6 метр тәшкил иткән. Стәрлетамак районының торак-коммуналь, юл хуҗалыгы, төзелеш һәм транспорт белән тәэмин итү идарәсе мәгълүматлары буенча, керү юлын ремонтлауга 21 миллион сум акча юнәлтелгән.

Хәзер бакчаларга һәм балалар ялы урыннарына илтүче юл уңайлы һәм хәвефсез. Яңартылган инфраструктура ял итүчеләрнең кәефен күтәреп кенә калмаячак, ә әлеге территорияләрнең арытабан үсешүенә этәргеч тә бирәчәк, дип ышана җирле хакимият.

А. САРЫ.

Р. ЦУКУР фотосы.

 

Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:

- Соңгы дүрт елда республикада 297 бакчачылык ширкәтенә илтүче 109 км юл ремонтланды. Кешеләрнең нинди дә һава торышында үз участокларына тыныч барып җитүе мөһим.

Быел Уфа, Нефтекама шәһәрләрендә, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Стәрлетамак, Уфа һәм Чишмә районнарында гомуми озынлыгы 17,5 км булган тагын 14 юлны тәртипкә китерәбез. Бу 55 9 200 җир участогы урнашкан 55 бакчачылык ширкәте.

Быел СНТ юлларын ремонтлауга бюджетта 150 млн сум акча салдык. Бу республикада бакчачыларга ярдәм итү буенча зур системалы эшнең бер өлеше генә. Күп кешенең үз участоклары бар, һәм безнең бурыч – алар өчен максималь уңайлы һәм имин шартлар тудыру.

Читайте нас