Кучкар
Башка кешегә уңайлы булсын өчен, үз теләгегездән баш тартмагыз. Вакыйгаларга кирәкле юнәлеш бирү өчен ышанычлы эш итегез. Сезнең тыныч халәтегез нинди дә конфликтка караганда нәтиҗәлерәк.
Үгезбозау
Чор киләчәкне планлаштыру, эштә һәм финансларда акрынлап яңа дәрәҗәгә чыгу белән бәйле булачак. Яңа вазыйфа, өстәмә эш яки проект белән бәйле перспективалы тәкъдим алырга мөмкинсез.
Игезәкләр
Октябрьнең икенче яртысында эмоциональ яктан сезгә якын булган кеше белән аралашуыгыз көтмәгәндә яңадан башланырга мөмкин. Элекке сценарий кабатланмасын өчен, аның чын ниятләрен ачыклагыз.
Кысла
Бу чор үз хисләрегезне аңларга кирәк булган хәлләргә бай булачак. Конкрет дәлилләр булмас борын, киләчәккә планнар кормагыз.
Арыслан
Игътибарыгызны партнерлыкка, үзара хисләргә юнәлтү һәм киеренке чордан соң ышанычны торгызуга юнәлтегез. Сезнең бурыч – реаль проблемаларны саклану реакциясеннән аеру.
Кыз
Мөнәсәбәтләр һәм эш өлкәсендә процессларны тизләтергә тырышмагыз. Гадәти ритмны саклагыз, ләкин тиз эш итәргә әзер булыгыз. Йөкләнешне күзәтегез һәм чиктән тыш көч салмагыз.
Үлчәү
Һөнәри өлкә активлашачак, шәхси сәләтләрегез һәм талантларыгыз алга бару өчен төп корал булачак. Нәтиҗә турыдан-туры сезнең никадәр эзлекле булуыгызга бәйле булачак.
Чаян
Сөйләшүләр алып бару, ачыктан-ачык әңгәмәләшү, хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр алу яки әһәмиятле кеше белән мөнәсәбәтләрне ачыклау ихтималы зур. Әгәр сезгә карар кабул итәргә кирәк икән, фаразларга түгел, ә алынган фактларга таяныгыз.
Укчы
Күңелегездә җитди эмоциональ эш кайнаячак. Якын кешегез белән сөйләшү тотрыклылык тойгысын кайтарачак һәм вәзгыятьнең сез уйлаганча ук начар булмавын күрсәтәчәк.
Кәҗәмөгез
Игътибарыгызны акчага, эшкә һәм матди мәсьәләләргә юнәлтәчәксез. Сайлаган юнәлешнең чыннан да файда китерүенә инаначаксыз. Сабыр булыгыз һәм перспективаларны аек акыл белән бәяләгез.
Сукояр
Бу чор көрчеккә килеп терәлү, яшерен киеренкелек тойгысыннан башланыгрга мөмкин. Чит кеше хәйләсе булырга мөмкин. Алынган мәгълүматны тикшерегез һәм ышандырырлык итеп сөйләгәнгә күрә генә кешегә ышанмагыз.
Балык
Шикле мөмкинлекләр урынына тотрыклылыкны сайлагыз, бигрәк тә акча, эш һәм мөһим көнкүреш карарлары турында сүз барганда. Алынган нәтиҗәне ныгытып, эзлекле рәвештә эш итегез.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.