Авыл тормышы
-4 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Октября , 10:27

“Саумысыз, данлауга лаек кешеләр!”

Рощинский авылында Республика көне һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан традицион “Сөмбелә” икмәк фестивале үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google

Бәйрәм йөзләгән кешене җыйды

10 октябрьдә мәдәният сарае мәйданында кешеләр бик күп булды. Монда барысы да – шатлыклы очрашулар, җылы сәламләү сүзләре, иксез-чиксез басу-кырларыбыз эшчәннәрен, данлы хезмәт династияләрен һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү булды. Республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Чиләбе, Ырынбур, Удмурт Республикасыннан килгән кунаклар милли-мәдәни үзәкләр мәйданчыклары белән танышты, тематик күргәзмәләр һәм презентацияләрне карады, мастер-классларда катнашты, авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчеләр ярминкәләрендә булды. Иҗат коллективларының чагу чыгышлары көн дәвамында яхшы кәеф тудырды.

Якты истәлеккә хөрмәт билгесе

Бәйрәм КПСС Стәрлетамак райкомының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Ф.И.Машкинның бюстына чәчәкләр салудан башланды. Бу буыннар күчәкилүчәнлеге һәм фидакарь хезмәтләре белән район иминлегенә нигез салган кешеләргә хөрмәт символы булып тора.

Эшчәннәргә рәхмәт сүзләре

Зур чараның тантаналы өлешен район хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина ачты. Ул бәйрәмгә килгән барлык кешеләрне җылы һәм ихлас котлады, “Сөмбелә” икмәк фестиваленең халык традицияләре, эшчәннәребезнең осталыгы һәм туган җир һәм бөтен Башкортстан Республикасы хакында ихлас кайгырту тантанасы булуын билгеләде.

“Без аграрийларыбыз, сәнәгать предприятиеләре хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл биләмәләре белгечләре белән горурланабыз. Район тормышның төрле өлкәләрендә лаеклы нәтиҗәләргә иреште, һәм барлык казанышларыбыз уртак Җиңүне якынайтуга юнәлтелгән.

Махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле бөтен ил гади булмаган шартларда яши. Якташларыбыз хәрби бурычларны батырларча үти. Аларның 60тан артыгы – Батырлык ордены, дистәләгән кеше “Батырлык өчен”, Жуков, Суворов, Шәйморатов медальләре белән бүләкләнде. Бөтен район яугирләребезгә актив ярдәм итә. 29 гуманитар конвой җыеп озатылды. Бу 100 тоннадан артык азык-төлек, медикаментлар, җиһазлар, төзелеш материаллары, 32 берәмлек техника. Бүген дә фестиваль кысаларында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды, уртак эштә һәркем катнаша ала. Сугышчыларыбыз көчле һәм ышанычлы тыллары барлыгын белә. Җиңү безнеке булачак!” – диде чыгышын йомгаклап муниципалитет башлыгы.

Лаеклы бүләкләр

“Стәрлетамак районының почетлы гражданины” дип язылган ал тасма Талачта яшәүче, күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләгән хезмәт ветераны, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вәрис Габдрәшит улы Хәйретдиновның күкрәген бизәде.

Бергә гомер итүләренең алтын юбилее уңаеннан төбәк Башлыгыннан истәлекле бүләк һәм котлау хаты гаилә пары Минзилә Муса кызы һәм Тәлгать Миңнебай улы Ирмикимовларга, шулай ук Надежда Васильевна һәм Виктор Федорович Черемискиннар гаиләсенә тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Гомәров, төбәк Башлыгы Идарәсенең баш советнигы Сергей Цуканов, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин катнашты. Көчле алкышлар астында фермерларга һәм шәхси эшкуарларга, җирдә эшләү язмышларына әверелгән гаилә династияләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төзелеш индустриясе һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзү өлкәләре вәкилләре, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, район һәм авыл хакимиятләре белгечләре һөнәри осталыклары һәм ирешкән уңышлары өчен бүләкләр белән билгеләнде.

Ватанны саклаучыларга – аерым хөрмәт

Хезмәт бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм чыдамлыгы, Ватанны саклау эшендә үзен аямаганы өчен Наумовка авылыннан Даниил Майданик Батырлык ордены белән бүләкләнде. Олы Куганак авылыннан Фәнис Ибәтуллин Жуков медаленә лаек булды.

Икмәк фестивале буенча экскурсия

...Тантана фанфарлары тынды. Икмәк фестивале белән танышырга чират җитте. Оештыручылар бик тырышкан: чагу вакыйгада катнашырга теләүчеләр мәйданда күп иде. Әмма башта – зур бәйрәмнең төп герое – түгәрәк икмәк тирәли күңелле әйлән-бәйлән. Әлеге борынгы бию символы тамырлары белән славяннар йолаларына барып тоташа һәм тирән мәгънәгә ия: кояшка дан җырлана, мул уңышка, иминлеккә, бердәмлеккә һәм тынычлыкка өметләр баглана.

“АгроКампус” һәм милли традицияләр

Экскурсиябезне “АгроКампус” күргәзмәсе белән танышудан башладык. Анда хезмәт династияләре презентацияләре, “БашАгроМаш” җәмгыяте агротехникасы тәкъдим ителгән иде. Янәшәдә Косяковка авылы мәктәбе аграр сыйныфы һәм Николаевка авылы аграр мәктәбе участокларыннан уңыш күргәзмәләре урнашкан иде.

Милли-мәдәни үзәкләр мәйданчыгында “Аек авыл” республика проекты презентациясе игътибарны җәлеп итте. Конкурсның кураторы Банат Исмәгыйлева кунакларга әлеге проектның ничек башлануы һәм районда беренче булып җиңү яулаган һәм 2020 елда 5 миллион сум күләмендә грант алган Күчәрбай авылы халкының уртак зур эше турында сөйләде.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

СВОда катнашучы Фәрит Миһрановның гаилә музеенда һәм “Набат” хәрби-патриотик җәмгыяте музеенда булмаганнар, виртуаль чынбарлык күзлеген күрмәгәннәр, әлбәттә, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” мәйданчыгына омтылды. Монда маскировка челтәрләре, яугирләребезнең обмунидрованиесеннән әйберләр һәм кораллар тәкъдим ителгән иде.

Мастер-класслар һәм “Коймаклар аллеясы”

Конкурслар һәм дегустацияне яратучылар икмәк пешерү осталары (һәм һәвәскәрләре) бәйгесенә тукталды, бизәкле прәннекләр, пицца һәм пончиклар әзерләү буенча мастер-классларда катнашты. “Коймаклар аллеясы”нда бу тәмле камыр ашын пешерүдә һәркем үз осталыгын күрсәтә алды, шулай ук хакимият башлыгы әзерләгән кыстыбыйдан авыз итәргә мөмкин иде.

Фермерлар ярминкәсе

Безнең фермерлар һәм кооператорлар мондый “тәмле” чараларда һәрчак катнаша. “Мясной дворик” – ат итеннән деликатеслар белән, “Гөмбә фермасы” – шампиньоннардан әзерләнгән продукция белән, “Калинушка” – эремчек, май, бик яхшы сыйфатлы каймак белән, “Башпекарь” – төрле эчлекле пироглар белән (яңалыклар арасында – “Дубайский”, “Нарат җиләге”, “Сырганак” пироглары, лимонлы тарт). Фермерлар прилавкалары янында җирле чималдан әзерләнгән тәмле ризыкларны үз итүчеләр һәрвакыттагыча күп иде.

Спорт, сәламәтлек һәм игелекле эшләр

Фестиваль мәйданчыгында мобиль ФАП эшләде, анда диспасерлаштыру үтәргә һәм грипптан прививка ясатырга була иде. Спорт белән дус булганнар өчен ГТО мәйданчыгы ачык иде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю пунктында уртак игелекле эшкә һәркем үз өлешен кертә алды.

“Алдагы елда да киләчәкмен”

Бәйрәм позитив дулкында тәмамланды. Күп кенә кунаклар аның турында сокланып сөйләде. “Һава торышы бик әйбәт, кешеләр ачык күңелле. Монда үз продукцияңне тәкъдим итү өчен уникаль мөмкинлек бар, ә катнашу – ул үзеңне таныту, яңа клиентлар һәм партнерлар табу өчен бик шәп ысул. Сезнең фестивальгә алдагы елда да киләчәкмен”, - диде хушлашканда Ырынбурдан килгән Татьяна. Ул табигый материаллардан төрле бизәнү әйберләре ясый.

Районның визит карточкасы

Бәйрәмнең тарихы әлегә зур түгел – ул бер ел элек кенә башланды. Бүген бу күләмле һәм чагу чараны республикада һәм аннан читтә дә беләләр. Күренеп тора: авылларыбызда яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы һәм туган җирләрен ихлас яратуы аркасында “Сөмбелә” икмәк фестивале Стәрлетамак районының визит карточкасына әйләнде.

Л. ПЫЛАЕВА.

Р. ЦУКУР фотолары.

 

 

Читайте нас