Авыл тормышы
-3 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
23 Октября , 06:34

Көзге ут гамьсезлекне гафу итми

Добавить в предпочтительные источники Google

Ничек авылны янгыннан сакларга?

Салкыннар җитү белән районда янгынга бәйле хәл янә кискенләшә. Коелган яфраклар, корыган сабаклар һәм басудагы камыл калдыклары бик тиз янып китә, ә җил очкыннарны коймаларга, абзарларга һәм торак йортларга очыра. Көз көне ут ягу – ул территорияне җыештыру түгел, ә бөтен авыл өчен куркыныч. Һәм монда һәркемнең – авыл кешесе, биләмә башлыгы, авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәренең җаваплы булуы мөһим.

Яндырмаска, караусыз калдырмаска

Көз көне ихаталарда коры үләнне, сабакларны һәм ботакларны яндыру тыела. Коры яфраклар бер очкыннан кабынып китәргә мөмкин. Үсемлек калдыкларын компост чокырына салу яки капчыкларга тутырып чыгару яхшырак булыр. Гражданнар гамьсезлегенә мисаллар күп. Шулай, 2025 елда район авылларының берсендә яшәүче корыган чүп үләннәрен яндырырга булган, тик көчен чамаламаган. Кинәт чыккан җил утны зур территориягә тараткан. Нәтиҗәдә ут күрше участоклардагы каралты-кураны юк иткән.

Янгын сүндерү өчен тәгаенләнгән сулыкларны тәртиптә тоту мөһим. Аларны камыш басып китәргә тиеш түгел, ә аларга юл махсус техника үтеп керә алырлык булырга тиеш.

Коры һәм җилле көннәрне ут чыгу куркынычы аеруча зур. Андый чакта хәтта мангалларда ут якмагыз. Читтә төтен күреп калсагыз, көтеп тормагыз, 101 яки 112 телефон номерлары буенча шалтыратыгыз.

Шәхси контроль һәм анык чаралар

Торак пунктлар, зиратлар чикләрендә саклагыч полосалар сөрелүен һәм аларны көзге яңгырлар юдырмавын биләмә башлыкларына шәхсән тикшереп чыгарга кирәк. Соңгы атнада гына Максимовка, Наумовка һәм Төрешле авыл биләмәләре җирләрендә өч тапкыр коры үлән янды. Минеральләштерелгән полосалар булмаганлыктан ут зур мәйданга таралган, ә кинәт искән җил аны сүндерүне авырлаштырган.

Су белән тәэмин ителүгә ревизия ясарга – пирсларны һәм сулыкларны коелган яфраклардан чистартырга, билгеләрне тикшерергә һәм авыр техниканың су янына килә алуына инанырга кирәк. Көзге коры һәм җилле көннәрдә трактор хуҗалары белән дежур тору турында сөйләшергә кирәк.

Аерым юнәлеш – халыкка мәгълүмат җиткерү. Ут ягу тыелуы һәм штрафлар турында белешмәлекләрне игъланнар тактасында һәм авыл чатында урнаштырырга кирәк. Имин булмаган гаиләләргә һәм олы яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бүләргә.

Техника һәм кизү тору

Урып-җыю тәмамлану белән урман полосаларына, юлларга һәм торак йортларга терәлеп торган басу чикләре кимендә 2-4 метр киңлектә тирән итеп сөрелергә тиеш. Басу читләрендә салам һәм камыл калдыклары өемнәрен калдырырга ярамый. Саламны чыгарырга яисә урман полосасыннан ераграк басу уртасында эскерткә өяргә кирәк.

Басудагы авыл хуҗалыгы машиналары төзек чаткы сүндергечләр һәм беренчел янгын сүндерү чаралары – ут сүндергечләр белән җиһазландырылган булырга тиеш. Янгын хәвефе югары булган көннәрдә сабан тагылган яки сулы сыешлыклы тракторның ашлык җыеп алынган басулар янында кизү торуын оештырырга кирәк.

Әлеге кагыйдәләрне үтәү – уртак җаваплылык, аңа һәр йортның һәм һәр хуҗалыкның иминлеге бәйле. Кемнең дә булса үләнгә ут төртүен яки койма янында коры яфракларның пыскып ятуын күрсәгез, узып кына китмәгез, 101 яки 112 телефон номерлары буенча хәбәр итегез. Авылны уттан саклагыз!

Ю. ФОМИН,

Стәрлетамак районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы урынбасары.    

Читайте нас