Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
17 Май 2019, 14:52

ГОМЕРЛӘР ҮТӘ ИКӘН УЛ...

Артына борылып караса упкынга егылыр сыман тоелды, караңгылык, караңгылык...Бар булмышын шушы караңгылык чолгап алган, әйтерсең лә яшәлмәгән дә, ә гомер инде үтеп тә киткән. Озак, бик озак, күзләре талганчы карап торды ул балалары киткән якка. Бар иде бит аның да заман чаклары, балалары үскән чаклар, аларның тәпи киткән, беренче авазларын әйткән чаклары, менә алар мәктәпкә төште, икесе дә укып чыгып, үзаллы тормыш юлына аяк басты, гаиләле булдылар, әйе, тормыш акрын гына үз агымы белән баруын дәвам итә. Гомер үтә диләр, гомер үтми ул, ә без үтәбез гомер юлыннан, бу чынлап та шулай, ә шушы сикәлтәле гомер юлларыннан үткәндә бәхетле булдымы соң ул? Уйлар әллә кайларга, яшь чакларга алып китте...


Менә алар яңа гына өйләнешкән пар, бәхетле мизгелләр, 30 яшькә җитеп барган Фаил яңа гына эшкә кергән Тәслиягә күз ташлады, кыз яшь иде, 18 яше тулуын көтеп алып ЗАГСка керделәр дә, 3 ай үтәр-үтмәстән бәбиле дә булдылар. Яшь иде Тәслиясе, өстәвенә ныклап авырый башлады, янәсе баладан соң авырый диделәр, чынында исә аның тумыштан авыру булуын, баладан соң аның көчәюен Фаил белми иде. Ел артыннан ел үтте, ирен югалтудан куркыпмы, яратуы көчле булгандырмы, Тәслия, табибларның кискен каршы булуына карамастан, иренә икенчегә бәби – тагын бер кыз бүләк итте. Бер яктан, гомерен куркыныч астына куеп бала табуы батырлыкка тиң булса да, икенче яктан карасаң, кирәк булдымы икән бу дип уйлыйсың. Чөнки Тәслия баладан соң бөтенләй авыруга сабышты. Дәваханәләрдән кайтып та кералмас булды. Балаларны тәрбияләү күбрәк Фаил иңенә төште. Кыз балага күбрәк әни назы кирәк дисәләр дә, тырышты ир, кызларын вакытында ашатты, йокларга салды, өс-башларын карап, чәчләрен дә матур итеп йөртте, эшендә дә мактаулы хезмәткәр иде. Гаилә мәшәкатьләреннән эшендә генә онытылып торгангамы, эшенә бар күңелен бирә иде ул. Тәслиянең генә хәле авырайганнан-авырая барды, һәм көннәрдән бер көнне ул фани дөньяларны ташлап, мәңгелеккә күзләрен йомды. Бар йоласын җиренә җиткереп, хатынны соңгы юлга озаттылар, кече кызлары бигрәк тә авыр кичерде бу кайгыны, сөйләшмәс булды, ярты елга якын психологлар шөгыльләнгәннән соң, ниһаять, нәтиҗәләре күренә башлады, кыз акрынлап телгә килде. Хатыны артыннан кызын да югалта язуы йогынтысымыдыр, ир үзе турында бөтенләй онытты, бар гомерен балаларына багышлады, югыйсә, яшьли тол калган ирнең күңелен яуларга теләгән хатын-кызлар да булмады түгел, булды. Ләкин ул алар белән үзен тәкәббер тотты, бар нәрсәне үзе генә башкарырга күнеккән ир баш бирергә теләмәде, Гөлгенәне хәтта яраткан да иде, хатыныннан күрмәгән тәрбияне күреп, наз, мәхәббәттә яшәп тә алды ул кыска гына вакыт булса да. Ләкин озак яши алмады алар, кызлары әтиләрен үзен генә күреп өйрәнгәнгә, моны әниләренә хыянәт итеп кабул иттеләр. Ничек итсә иттеләр, әтиләрен башка хатын-кыз белән яшәтмәделәр, һәр адымын тикшереп, төрлечә куркытып, аның хатын-кыз белән читтә ара-тирә аралашуын да өнәми иде алар. Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтеп, кызлар үсеп, буй җиткерде, Фаил аларны үзләре теләгән уку йортларында укытып чыгарды, чөнки дөньяда кызларыннан да кадерле кеше юк иде аның, алар аның яшәү мәгънәсе, горурлыгы булдылар. Ата-ана бурычын үтәп, кызларын вакытында башлы-күзле итте. Инде ялгызы калгач, үзем өчен яшәп карыйм дип өметләнгән иде дә, кызлары анда да тынгы бирмәде аңа, еш-еш кайтып, үзләренең барлыгын белгертеп тордылар. Үзләренең балалары үсә төшкәч кенә кайтулары сирәгәйде, әтиләре дә картая, көче бетә башлады, сәламәтлеге дә эллеккечә түгел, йөрәге дә еш чәнчә, даруларсыз торалмый башлады, ә кызлар исә җиң сызганып үз тормышлары белән яши башлады. Соңгы кайтуында олы кызы аны кызгануын әйтте, ник Гөлгенә белән кавышып яшәп карамаска, теге вакытта яраткан сыман идең бит, диде. ...Белми иде шул кызы, белми иде, Гөлгенә инде күптән үзе кебек тол ирне очратып, икенче гаиләдә яши, Фаилне исенә дә кертеп чыгармый торгандыр. Хатынының кыска гомерле булуын искә алыпмы, Гөлгенәне юксынудандырмы, балалары хакына үзен тулысынча корбан иткәненә үкенү хисе тоеп, үзен кызганудандырмы, ирнең яңаклары буйлап эре кайнар күз яшьләре тәгәрәде. Язмышына, балаларына бераз үпкә хисе булса да, кызларына ул чын күңелдән бәхет тели иде, гомерле булсыннар, ялгызлыкның ни икәнен белмәсеннәр, балаларын тигез үстерсеннәр дигән теләкләр генә иде аның уенда.

Читайте нас: