Бар икән бит дөньяда шәфкатьле, миһербанлы кешеләр, әле кайчан гына дөньядан ваз кичеп, кайгыдан йөзе агарынып, суырылып калган Фәүзиянең дә күзләрендә шатлык чаткылары күренде.
Әллә дөньяга көтеп алынмаган балаларның бәхете булмый диюләре хак инде. Балачактан “уйнаштан туган” мөһере сугылган Фәүзиягә үскәч тә бәхет бик елмаймады. Әтисез үсте кыз, әтисе кем булганын да белми. Ярый кияүгә чыгып, ире белән ике кыз үстерделәр, ирен әлләни уңган, яхшы булды дип әйтеп булмый булуын. Заманына күрә эчте дә, холыксызланып алган чаклары да аз булмады, кешегә генә сиздермәделәр, өйләре дә әллә кайда авыл читендә булганлыктан, күрше-күлән белән дә аралашып бармый иде алар. Ярый инде яшь чакта ничек тә үтә, бәхет картайгач кирәк ул, диләр. Кызлары аллы-артлы кияүгә чыгып, азмы-күпме вакыт үтүгә, Фәнзиле гүр иясе булды. Төскә-биткә чибәр Фәүзиягә кешеләрдән читтә, авыл очында яшәве көннән-көн авырлашты, әле берсе, әле икенчесе яңа гына 55 яшен тутырып пенсиягә чыккан хатынның ишеген кагар булды, ишекле-тәрәзәле йөреп, йокысыз үткәргән төннәре көннән-көн арта барды. Өстәвенә авыл җирендә әле бер нәрсә җимерелә, әле икенчесе, кайда да ир-ат кулы кирәк.
Шулай итеп 3 ел вакыт үтеп тә китте. Шулчак бер танышы аны күрше авылга хатыны вафат бер иргә димләргә булды. Бер-берсенә ияләшә алмый озак интекте алар, кырыс холыклы ир белән яшәгән булса да, икенче ире Вахит тегесеннән дә уздырды, әллә яшьтән кавышмаганга, җитешсезлекләре гаять күп сыман тоелды. Әмма Фәүзиягә ничек тә яшәп китәргә кирәк иде, тешен кысып түзде. Ире белән беррәттән печәнен дә хәзерләде, утынга да барды. Ир-ат эше дип тормады, җиң сызганып барысын да эшләде ул, өстәл тирәсендә аш-суы да һәрчак мул булды, өстәвенә пөхтә дә иде үзе. Электән пешеренергә яраткан хатын Вахитны көн дә тәмле чәк-чәкләр, бавырсаклар белән сыйлады. Вахитның кырыс холыклы булуы гына җитмәгән, хатыны өчен саран булуы да ачыкланды. Бар акчасын читтә яшәгән балаларына җибәреп барганына да, өй кирәк-яракларын Фәүзиянең пенсиясенә алганнарына да артык игътибар итмәде ул. Айлык түләүләр дә Фәүзия өстендә булды. Моңа да авырсынмады.
Хатын күрше-күләнгә тиз ияләште, ачык йөзле, ихлас, аралашучан булганга аны авыл халкы да бик яратты, үз итте. Шулай 15 ел гомернең үткәне сизелми дә калды, соңгы вакытта Вахиты еш авырый, күбрәк урын-җирдә ята торган булып китте, шулай булса да теле әремнән дә әче. Һаман түзеп яшәвен дәвам итте балачактан кагылып-сугылып, ятимлекнең нәрсә икәнен белеп үскән, ире белән яшәгән чорда да әллә ни рәхәтлек күрмәгән сабыр Фәүзия. Адәм баласы түзә инде ул, түзми чарасы юк. Тормыш мәшәкатьләре беләнме, әллә яшәп була, әллә юк, дип яшәгәнгәме, никахларын да законлаштырмый алар.
Шулай яшәп ятканда көннәрдән беркөнне Вахиты вафат булып, Фәүзия урамда кала, үзенең өен, җимерелеп, әрәм-шәрәм булмасын дип, сатып, акчасын күптән кызларына биргән була, балаларына барып кына яшәр иде дә бит, алары да бик еракталар шул. Нишләргә соң? Кая барырга? Гомере буе җаны телгәләнеп яшәргә микәнни соң?
Авылларда хәбәр тиз тарала. Бу хәбәр дә яшен тизлеге белән тирә-якка таралып өлгерә. Җан биргәнгә юнь бирә диюләре хак икән. Изге күңелле танышлары аны тол калган, гомер иткәндә бала сөю бәхетеннән мәхрүм, берүзе генә көн күреп яткан олы яшьтәге ир белән таныштыра. Ялгызлыктан авыр берни юк, диләр. Хатыны вафатыннан соң ялгызлык әчесен татырга өлгергән Гаян шатланып риза була. Килү белән өен, ышанычлырак булсын дип, Фәүзиягә яздырып та куя, чөнки яше дә бара, башка кешесе дә юк. Шулай итеп, Фәүзиянең күгендә дә бүгенге көнне кояш чыкты, язмыш тормышындагы кара болытларны алып ташлап, күк йөзен аязытты. Кешелекле, кечелекле, юмарт Гаян белән бүгенге көндә алар “чөкердәшеп” яшәп яталар. Олыгайган көндә тагын ни кирәк инде? Нәрсә генә дисәләр дә, дөньяда изге күңелле кешеләр күп әле!