Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
24 Май 2019, 17:15

ИЯЛЕ ЧИШМӘ


Авылдан 3-4 чакрым ераклыкта автобуслар йөри торган олы юлга чыкканда таш юлны кисеп, чишмә ага, чишмәнең башы юл читендә генә урнашкан. Бу урынны халыкта “ияле” дип йөртәләр. Аңа бәйле имеш-мимешләр дә байтак. Янә дә күрше авылдан бер ир атында кайтырга чыккан, шул урынга барып җиткәч кемдер йөгереп куып җитеп арбасына утырган, үзе ахылдый, көчкә тын ала имеш. Атка арбаны тартуы шунда ук авырлашкан, ул шыбыр тиргә баткан. Икенче бер очрак. Төнлә машинада үтеп барганда юлда бик сәер бер ир кул күтәреп тора имеш, туктавын туктамаган, әмма арытабан машинасы ватыла-ватыла чак өенә кайтып җиткән шофер.


Кемдер бу хәлләрне кызык итеп кенә тыңлый, кемдер шомланып та куя. Бервакыт ике кызым белән миңа да шул юлдан үтәргә туры килде, иртә таңнан автобуска чыгып киттек, теге чишмәгә якынлашкан саен йөрәк ешрак тибә, кызларыма” бисмилла” дип кабатлап барыгыз, чишмә янына якынлашабыз дим, әмма 13 яшьлек олы кызым әйтеп салмасынмы:”Мин бернидән дә курыкмыйм да, ышанмыйм да” ди. Ул гына да түгел, шаяртып: “Саумы, чишмә, саумы!” дип кычкыра ук башлады. Шулчак ни күзебез белән күрик, юлда бер кеше шәүләсе пәйда булды, өстендә кожан, аягында озын кунычлы итек булуы шәйләнде, ул бөкрәя биреп салмак кына адымнар белән безгә табан атлап килә башлады, йөзе генә күренми. Нишләргә соң? Кире борылырга да ара ерак, шулчак йөзләре агарынган кызларым чын күңелдән “бисмилла” дип кабатлый башлады.


Куркуым көчәйгәннән-көчәя, әмма кызларга сиздермәскә тырышам. Ара якынайганнан-якыная, 15-20 метр чамасы гына калып бара, адымнар үзеннән-үзе авырая, акырыная бара, барыбызның да күзләр алдагы сәер кешегә төбәлгән, кожанлы кешебез кинәт кенә борылды да юлдан аска төшеп, каяндыр барлыкка килгән томан артына кереп юкка чыкты. Без алга баруыбызны дәвам иттек, ул төшеп киткән урынны, атлап килгән юлны карыйбыз, бер эз дә юк, ә артка карасак март аеның көпшәкләнгән карында үзебезнең эзләр ялтырап ята. Артка борылып карарга да куркып, калган юлны йөгереп диярлек үттек.


Менә шундый хәлләр, ышанырга да, ышанмаска да белмәссең. Олы яшьтәге кешеләр әйтүенчә, аклар-кызыллар сугышы вакытында бу урында күмелми яткан мәетләр байтак булган, имеш. Бәлки, шуларның җаннары адашып, тынычлык табалмый йөри торгандыр? Нәрсә генә әйтсәң дә дөньяда гаҗәеп хәлләр очрап кына тора.
Читайте нас: