Яратмады, яратмады аны хатыны баштан ук. Ләкин хәзер үкенүдән ни файда?!
Тора-бара бар да җайланыр әле дип авылга эшкә килгән, үзеннән 10 яшькә кече кызга баштан аяк гашыйк булганын сизми дә калды дүртенче дистәне куган, хатын-кыз назына сусаган Илдус. Ә Ранияга шул гына кирәк тә, Илдусның беркатлылыгын шунда ук сизеп калып, егетне шашып-шашып үбеп, иркәләп күкнең җиденче катына мендерде. Ул гына да түгел, атна-ун көн дигәндә егет үзенең тормышын аннан башка күз алдына да китерми иде. Кызга тәкъдим ясады, анысы да бик тиз риза булды. Шатлыктан Илдусның түбәсе күккә тиде, шулай булмый ни, күпме егет артыннан йөреп тә берсен сайламый, Ранияның нәкъ менә Илдусны гомерлек юлдашы итәргә теләве егетнең үзенә бәясен арттырды, ул урамнан үткәндә дә хәзер атлап түгел, “очып” кына йөри торган булды. Йөремтәле кыз булмагае дип егетнең әти-әнисе каршы төшмәкче иделәр, улларының бәхетле йөзен күреп алар да күнде.
Шулай итеп, ел артыннан ел үтте, яшь парның ике тамчы су бөртегедәй күрше Сәлим балаларына охшаган тупылдап торган уллары, озак та үтмәде кызлары туды. Авылда имеш-мимешләр йөрсә дә, Илдусның моңа артык исе китмәде, ул хатынын элеккечә өзелеп яратты, хөрмәт итте. ...Ә бәла көтмәгәндә килде, аяз көнне яшен суктымыни, өстәвенә ялгыз гына да түгел...
Илдусның әнисе каты авыруга дучар булды, соңгы вакытта Әминә апасы белән Әмир җизнәсе әниләре янына еш кайтып йөрергә мәҗбүр иделәр. Көннәрдән бер көнне әниләре мәңгелеккә күзләрен йомды, аны җирләгәннең икенче көнендә киленнәре барысына да коточкыч хәбәрен җиткерде: “Без Әмир белән яшәргә телибез. Без моны күптән хәл иттек, әмма әйтергә җае гына чыкмый торды”, - диде ул тораташтай катып калган, якын кешеләрен югалтудан һушларына килергә дә өлгермәгән “туганнарына”. Һәм алар авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, тиз арада җыенып чыгып та киттеләр.
Еллар үтте. Илдусның хатын-кызга тәмам ышанычы бетеп, аларны ул ерактан урап узар булды, ялгыз гына гомер кичерүен дәвам итте, балаларын үтә тә ярата иде шул, шуңадырмы, бәлки сагышларын басар өчендер, себер тарафларына китеп эшкә урнашты, кулыннан килгәнчә балаларына ярдәм итеп яшәде. Үскән саен үзеннән ераклаша һәм читләшә барган балаларын уйлап кына бәгырьләре телгәләнә иде...