Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
5 сентябрь 2019, 17:32

ЯРАЛАНГАН ЙӨРӘК

(Хикәя)

Ак томан аша әле күккә, әле җиргә очкан кар бөртекләре берәм-берәм юкка чыкты. Күзләрен ачуга үзе белән ни булганын, кайда икәнен озак хәтерли алмый торды Нурия. Ак халатлы, мөлаем йөзле шәфкать туташын күргәч кенә хастахәнәдә икәнлеген аңлады...


Нуриянең тормышы бик җиңелдән булмады. Ярты гасырга якын гомер үткән, күпме сулар аккан, ни генә кичерелмәгән! Ә бит ул бәхетле, чиксез бәхетле иде. Дус-ишләре дә аңа шатланып, хәтта кызыгып карады. Арада көнләшүчеләр, бәхетеннән күпсенүчеләр дә булмады түгел. Урта мәктәпне тәмамлап, үз теләге белән күптән яратып йөрегән егете Илшатка кияүгә чыкты. Алда сихри дөнья, матур, бәхетле тормыш көтә кебек. Ни дәсәң дә, язмыш үзенекен итә. Маңгаена нәрсә язылганын белсә, адәм баласы барысын да үзгәртер иде дә бит. Ләкин... Бу матур парны да адым саен кырыс җилләр, сикәлтәле таулар каршылап кына торды. Нурия бәләкәйдән белгән, өзелеп сөйгән тормыш иптәшенең кире якларын күрергә теләмәде. Бар нәрсә дә вакытлыча, Илшат та үзгәрер дип өметләнде. Тик бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре көннән-көн авырлаша барды. Куна кайтмаган төннәренә, мәгънәсез карашына да битараф карады. Бер-бер артлы туган Гүзәлия белән Нәфис тә ир һәм хатын арасындагы салкынлыкны баса алмады. Газиз ана балалары хакына тавыш-мазар куптармый тыныч кына яши бирде. Болай дәвам итә алмаячагын аңлаган Нурия сизенеп нәрсәдер көтте. Һәм шулай булды да. Илшат беркөнне килеп: “Мин башкача монда кала алмыйм”,- дип шул китүдән юк булды. Башны ташка бәреп булмый, ничек кенә кайгырса да, Нурия барысына да түзде. Бар көчен балаларын аякка бастыруга юнәлтте. Төскә-биткә чибәр, кулыннан килмәгән эше юк, уңган хуҗабикәне авылдашлары бик нык хөрмәт итә, шуңа да авыр тормышын аз гына булса да җиңеләйтү ниятеннән, кем ничек ярдәм итә алды, шулай булышты аңа.


Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтте. Менә бишенче кыш инде ул ал-ял белми бил бөкте. Аның өчен хатын-кыз эше дә, ир-атныкы да бер иде. Көндезен эш белән уйланырга вакыты булмаган Нуриянең мендәргә капланып елап чыккан төннәре дә аз булмады. Кызы белән улы мәктәпне тәмамлагач, башка кешеләр кебек югары уку йортына ничек кенә кертергә теләсә дә, аның моңа көче җитмәве аңлашыла иде. Гүзәлия медицина училищесына керде, ә Нәфис төзүче һөнәрен сайлады. Ялга кайтканда төрлесеннән әзерләнгән ризыклар белән сыйлап, атналык азыкларын тутырып, һәркайсына ипи-тозга булса да дип акчасын тоттырып, фатихасын биреп озата торды. Күңелле ялдан соң моңсуланып калган өйдә ялгызы чакта ниләр генә уйламый иде ул. Нинди генә эшкә яки әйбергә тотынса да күңеле ятмады, һәрнәрсәдән сагыш бөркелде. Яшьлек дәрте белән күзләре томаланган Гүзәлия белән Нәфис моны сизмәде һәм аңламады да.


Һәр көн иртән көтү куганда Нуриягә сөт ташу машинасын йөртүче Аяз очрый иде. Әллә каян елмаеп, тәрәзә аша сәлам биреп узды ул. Баштарак бик сәер тоелса да, тора-бара Нурия бу очрашуны, үзе дә сизмәстән, көтә башлады. Берничә тапкыр очраклы гына күрешеп сөйләшү, танышу бәхетенә дә иреште ул.


Аяз, күптән түгел генә шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, күрше авылга яшәргә кайткан иде. Дүртенче дистәне ваклауга карамастан, бер тапкыр да өйләнмәгән. Нияте – авыл тормышын яратучы, җир эшен үз итүче, яшәү тәмен белүче хатын-кыз белән танышып, гаилә кору. Үтеп-сүтеп йөргәндә Нурияне күрде. Аның җитез хәрәкәтләре, ялт итеп торган йорты, гөл-чәчәккә күмелгән бакча игътибарын җәлеп итмичә калмады. Таныш-белешләреннән Нурия турында сорашырга да өлгерде ул. Тик, ничек итеп сөйләшергә җаен таба алмый гына йөри. Һәм, ниһаять, алар күреште. Күзләр-күзгә очрашкач, бер-берсен күптән белгән кебек тоелды аларга.


Куе кара болытлар астыннан кояш чыктымы ни, Нурия да шулай нур чәчеп, әллә күктән, әллә җирдән йөрде. Атна азагын җиткерәлми ни эшләргә белмәде. Ничек шулай булмасын, аның тизрәк бу шатлыгын иң кадерле кешеләре – балалары белән уртаклашасы килә бит. Аяз да бу көнне түземсезләнеп көтте. Гүзәлия белән Нәфис кайткач, алар никах укытырга

сөйләштеләр.


Шимбә көнне иртүк торып, хуҗабикә тәмле ризыклар пешерергә тотынды, тавык суеп, аш салды. Балалары кайтуга бу юлы аеруча нык әзерләнде. Кичке якка бәйрәм өстәле әзер иде инде. Тик Аяз гына нигәдер тоткарланды. Нурия кичке автобус килергә әле вакыт бар икән дип вак-төяк эшләрен карарга кереште. Ләкин бу вакытта уе белән ул озакламый җитәчәк Яңа ел бәйрәменә әзерләнде. Тышта аяк тавышы ишетелгәнгә сискәнеп китте. Ишекне ачуга кызы белән улын күреп, күзеннән шатлык яшьләре атылып чыкты. Бик сагынган иде ул аларны. Табынны күреп бераз аптыраган Гүзәлиягә әнисе куанычлы яңалыгын әйтергә ашыкмады. Уку хәлләре, яшәү шартлары турында кызына сорау артыннан сорау яудырды. Үзе ике күзләп кадерле кунакның тизрәк килүен көтте.


Тавышсыз гына кергән Аязны күргәч, Нуриянең йөзеннән нур чәчелде. Өстәл янына чакырып, балалары белән таныштырды. Бернәрсә дә аңламаганГүзәлия белән Нәфис ни әйтергә дә, уйларга да белмәде. Шулай да эшнең кайсы якка баруын сизенсәләр дә, эндәшми генә көтә бирделәр. Аш бүлеп, бераз тамак ялгап алгач, Нурия сүз башлады. Аның балаларыннан бернинди дә сере юк һәм булмады да. Бүген дә ул барысын да башыннан азагына кадәр бәйнә-бәйнә сөйләргә кереште. Моңа кадәрге тормышын, ачы яшь бөртекләренә төелә-төелә, бәян итсә, бүгенге көндә һәм алда аларны нинди бәхетле язмыш көтүе хакында зур өмет белән хәбәр итте. Шатлык яшьләренә томаланган күзләр генә Гүзәлиянең кара көйгән йөзен һәм Нәфиснең аска иелгән башын күрмәде. Бу киеренке халәттән ничек котылырга белмәгән Аяз берни дә эшли алмый утыра бирде. Якты хыялларга төренгән Нурияне Гүзәлиянең: “Җитте! Тукта! – дигән сүзләре айнытып җибәрде. – Безнең турыда уйладыңмы соң син? Мәктәптә укытып, авылдан чыгардың да, кеше иттең булдымы? Урамнан килеп кергән кешегә ышанып, балаларыңны читкә этәрәсең...” – дип яшь аралаш ямьсез тавыш белән кычкырган кызына карап катып калган Нурия аның тагын ниләр әйткәнен ишетмәде. Һәрчак ярдәм итәргә әзер булган, мөлаем, итәгатьле кызын ул бу минутта танымады. Ярсыган кыз ишекне шап итеп ябып чыгып йөгерде. Нәфис тә бер сүз дәшми астан гына ачулы карашын әле әнисенә, әле Аязга ташлап, апасы артыннан иярде. Киләчәген матур бәллүр савытка тиңләгән Нуриянең уй-хыяллары бер мизгелдә мең ярчыкка таралып челпәрәмә килде. Аязның җылы карашы, юату сүзләре дә аның туңган йөрәген эретә алмады. Ул бары кулы белән ишеккә ишарә ясап, чыгуын үтенде. Үзе әрнегән йөрәгенә түзә алмый ишек буйлап идәнгә шуып төште...


Тышта ачы җил котырынганнан-котыра, урам капкасын әле бер, әле икенче якка алып очырырга теләгәндәй, бәрә дә бәрә. Әйтерсең лә бу мәлдә мең ук кадалган ана йөрәге бер ярдан икенчесенә бәргәләнә...


Читайте нас: