Авыл тормышы
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
28 гыйнвар 2020, 13:00

СОҢГЫ ШӘМ (ахыры)

– Беләм ни әйтәсеңне! Миннән чыкмас! Әйбәт кенә торыгыз! Кабат мин килеп йөрерлек булмасын! – дип китеп барды.

– Сәлам, егетләр!

– Ә, Илдан абый! Менә чишмә өстенә кечкенә генә бура күтәреп куймакчы булабыз әле, – дип сүзгә Фарил кушылды.

– Агачларны каян алдыгыз? – диде авыл җитәкчесе.

– Минем ындырда былтырдан бирле ята торган агачлар болар, Илдан абый. Менә күрше Сабирга да әйттем: «Әйдә, мәйтәм, авыл халкы су алган саен безгә рәхмәт укыр», – дим. Икәү аның ат арбасына төяп төштек.

– Яле, егетләр, мин дә булышыйм бераз сезгә, – дип, Илдан өстендәге күлмәген салып, җирдә яткан бүрәнәләрне ышкыларга тотынды. Өчәү бергә кайнаша торгач, буралык бүрәнәләр чистартылып бетте.

– Илдан абый, ни бит... – дип Фарил инде машинасына таба барган җитәкченең артыннан ияреп сүз башлаган иде, Илдан шап итеп учларын ирнең учларына шапылдатты да:

– Беләм ни әйтәсеңне! Миннән чыкмас! Әйбәт кенә торыгыз! Кабат мин килеп йөрерлек булмасын! – дип китеп барды.

Клубтагы ярышта үзе дә катнашып, җиңүчеләргә рәхмәт әйтеп, өйгә кайтырга чыкканда, авыл өстенә сүрән генә караңгылык иңә башлаган иде инде. Сирәк-мирәк йолдызлар калка башлаган. Ир ишек алдына керде. Бакча ягыннан чикерткәләр хоры авыл кичен мактап, хор оештырган, күрәсең, әле берсе, әле икенчесе «өздерә». Бары шундый тын кичтә генә сандугач тавышын башка кошларныкыннан аерып була. Кичке тынлыктан, серлелектән оеган Илдан бакча читендәге агач эскәмиягә күз салды. Кичләрен әнисе гел шушында саф һава сулап утырыр иде. Улының эштән кайтканын көтәр, хәлләрен сорашыр, тел очында коелырга торган шигъри юлларын тезеп куяр:

Әй, син тормыш!

Нигә катлаулы син!

Безнен язмыш синең кулларда.

Яшик але сөенеп булганыңа,

Мең рәхмәтлемен бит мин Ходайга!

– И, әнкәй, бигрәк тиз, оста чыгарасың син шигырьләрне! Әгәр укыган да булсаң, синнән менә дигән шагыйрә чыккан булыр иде!

– Әти укытмады бит, улым, районга урысча укырга да җибәрмәкчеләр иде... Ә шулай да, югалып калмадым әле, үзлегемнән укырга өйрәндем мин: урысныкын да, гарәпчәсен дә! Юкка гына үземне унбер ел абыстай итеп тотмаслар иде, күрше авыллардан да килеп алалар бит! Укырга өйрәнергә беркайчан да соң түгел ул, балам. Атагыз да укыганыма каршы килмәде, әле районга барса, капчык-капчык китапны үзе төяп кайта иде.

Илдан бакча ишеге төбендә озак уйланып басып торды. Табак кадәр ай сарай башына ук күтәрелеп килә, аның нурлары эскәмия читенә сузылып төшкән.

– Илдан, син кайттыңмы? Ут юк әле, нишләптер сүнеп китте. Кабызучы юк бугай.

Хатыны икән. Гөлсөяр өстенә җиңелчә генә кофтасын элгән килеш ишек төбендә басып тора.

– Хәзер шалтыратырмын. Карар Гафур, берәр җирдә замекание бардыр, – дип ир өйгә керергә җыенды.

– Ник караңгыда утырасыз, шәм булса да кабызырга кирәк, – дип, ир веранда ягына узды. – Әнкәй шушы тумбочкада шәмнәр саклый иде, кая берәрсен алып кереп кабызыйк, Гөлсөяр, – диде дә тумбочканы капшарга тотынды. Ирнең кулына ялгыз шәм эләкте.

– Яндырып бетергәнбез икән ич, менә соңгысы калган! – дип, шәмне кабызып, өйгә керделәр. Өй эче яктырып китте. Шәм яктысыннан стенага эленгән әтисе белән әнисенең сурәтенә нур сузылды. Илдан белән Гөлсөяр икесе берьюлы фотога карадылар. Гомер буена башкалар күңеленә яктылык кына өләшеп яшәгән әниләре, үзен сагынуларына, искә төшерүләренә шатланып, әйтерсең лә, балаларына елмая иде.

Гульнур Айзетуллова
Читайте нас: