Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
3 февраль 2020, 19:30

СӨЙКЕМЛЕ СӨЯК

Фәйзелхакны озаткач та, Кифая эшкә тотына алмыйча озак хыялланып утырды. Фатирында бүген генә танышкан ирнең затлы хушбуй исе, күңел җылысы эленеп калды сыман. Ул инде аны бүген үк сагына, юксына башлады.

Факия үзенең көнчел уйлары өчен уңайсызланып куйды.

Юлда сөйләшмичә генә бардылар. Һәркем үз уйларында тирбәлде. Факияләрне илтеп куйгач, Фәйзелхак тирән сулыш алып, Кифаяга карады.

– Әйдә, матур апасы, әйт, кая илтим?

– Чистопольская, 16/15

Фәйзелхак Казанны яхшы белә, күрәсең. Урап-нитеп йөрмичә, Кифаяны ул әйткән йорт янына китереп җиткерде. Карлыган тулы ике кәрзинне ике кулына тотып, Кифаяны алга уздырып, бишенче катка күтәрелделәр. Кифая ишекне ачып, эчкә узды.

– Әйдә, карлыган патшасы, уз!

Ир тар гына коридор аша аш бүлмәсенә узып, кәрзиннәрне идәнгә куйды. Кифая, килгән кадерле кунакны чәйсез җибәрәсе килмәде – чәйнеккә су агызып, плитәгә утыртты.

– Фәйзелхак, бар, кулларың юып ал, менә монда юыну бүлмәсе, – дип яндагы ишеккә күрсәтте.

Кифаяның фатиры чиста, җыйнак иде. Бу чисталык ир күңеленә май булып ятты. Аның Майшәкәре дә шулай чисталыкны бик ярата иде бит.

Кифая өстәл әзерләгән арада ир зал ягын күзләп чыкты: «Чыннан да, бу фатирда ир-атлар яшәгәнгә охшамаган: ишек тоткасы азрак селкенеп тора, балконы да тышланмаган, телевизоры да ир-ат диванда сузылып ятып карый торган якка куелмаган. Йомшак кәнәфи дә берәү генә, ир белән төшкән фотолары да юк». Яндагы олы караватта үзләрендәге кебек үк чигелгән пар мендәрләр күрү ирне аптырашта калдырды. Кифая да Майшәкәр кебек чигәргә остамы икән? Кифая да гөлләр бик ярата икән: тәрәзә төпләрен нурландырып утыручы ал миләүшәләргә яратып карады ир. Майшәкәр дә гөл дигәндә җанын фида кыла иде. «Карале, мин бу Кифаяны гел Майшәкәр белән чагыштырам түгелме? Ярый торган эш түгел бу».

– Фәйзелхак, әйдә, чык чәй эчәргә, – дип, ишектә Кифая күренде. Бүген көнем синдә узды, яңа әйбер пешереп булмады инде, менә кичә кич пешергән кәбестә бөккәне бар, – дип, хатын тәлинкәгә ике бөккән куеп, ир алдынарак төртте. –Җылытканны яратасыңмы, юкмы?

– Син пешергән булгач, салкын килеш тә ашармын. И бу ирләрен әйтер идем, кая булган күзләре, шундый асылташ ирсез яшәсен инде җә?! Бу бит гафу ителмәслек күренеш, матур апасы!

– Әй оялтмасана!

Кифаяның йөзенә алсулык йөгерде, әйтерсең, яңа унҗидесе тулган да тәүге тапкыр егетләр белән капка төбендә тора!

Фәйзелхак ике бөккәнне дә сыдырып салды.

– Иртәгә килгәч, сөйләшә дә алмамын, бик тәмле булды бу бөккәннәрең!

– Ник, иртәгә дә килмәкче буласыңмы?

– Рөхсәт итсәң, – дип куйды ир.

Кифаяның йөрәге дөп-дөп тибеп куйды. «Ах, карт җүләр кызый, әллә бу сөйкемле сөяккә гашыйк булдың инде?! Алай да бик сиздермәскә иде!»

– Килеп нишләмәкче буласың, Фәйзелхак? Балдызың яратмас бит!

– Балдыз минем йөрәккә хуҗа түгел! Менә син карлыган белән кайнашканда, балконыңны ясармын.

– Ни булган балконыма? Биш ел торганны, тагын да торыр. Минем артык акчаларым юк бит, Фәйзелхак. Пенсиям чамалы гына.

Шул чак ир өстәл артыннан торды да Кифаяның иңеннән тотып:

– Синнән акча сораучы юк. Мин сиңа балкон ясаган өчен хезмәт белән түләрсең, – дип көлеп куйды ир. Бакча тулы җиләк-җимеш, аларны әрәм итеп булмый бит инде. Миңа җыярга булышырсың.

Кифаяның карашлары Фәйзелхакныкылар белән очраштылар. «Бигрәк нурлы, ягымлы инде карашлары, моңа ничек каршы киләсең?» – дип уйлады хатын. Аның да ирне чеметеп карыйсы килде:

– Карале, Фәйзелхак, бер ел буе ялгыз яшәмәгәнсеңдер, йортыңа хатын-кызлар килгәндер синең дә?

– Алдый алмыйм, минем белән бергә ияреп кайтырга теләүчеләр дә, үзләре өйгә килеп кергән хатыннар да булды. Тик менә... Тик менә...
Фәйзелхак туктап калды.

– Мин бүгенгә китим булмаса, базардан да әйләнәсем бар.

– Тикне әйтеп бетермәдең бит әле, әйтеп кит! – дип сүзендә нык торды Кифая.

Фәйзелхак хатынга карап, моңсу итеп елмайды да:

– Иртәгә! – дип өстәде.

– Карлыганың күпме тора соң, акча алмадың бит! Ашаганда тамактан үтмәс алайса, миңа бушка алган әйбер килешми, – диде Кифая. – Уны белән чыга.

Инде ишек янына җиткән ир, кире борылып килеп, Кифаяның кулын кысты да:

– Иртәгә уннарда килсәм буламы? – дип сорады.

Кифая көлеп куйды.

– Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, көнче күршеләрем особо да тел чарларлар. Көндез свидание була димени?

– Шулай килеп чыга инде, кич булмагач, – дип көлеп җавап кайтарды ир.

Фәйзелхакны озаткач та, Кифая эшкә тотына алмыйча озак хыялланып утырды. Фатирында бүген генә танышкан ирнең затлы хушбуй исе, күңел җылысы эленеп калды сыман. Ул инде аны бүген үк сагына, юксына башлады.

Карлыганнарны урнаштырып бетергәнче төн җитте. Ул йокларга ятканда, ай инде шәһәрнең түбәсенә менәргә өлгергән иде. Кифая чигешле мендәренең берсенә башын куйгач та, икенчесен куенына кысты. Гомер буе ялгыз яшәгән хатын-кызның назга сусаган тәне мендәрне йомгак хәтле генә калганчы кысты да кысты. «Иртәгә!» дигән татлы өметне колак читләрендә тирбәтеп Кифая йокыга талды.

Иртән хатынны йокыдан кояш уятты. Ул аның керфекләренә нур көлтәсен коеп иркәләде, Кифая урыннан кузгалмый булдыра алмады. Стенадагы сәгать сигезне сукты. «Торырга! Соң сәгать унда Фәйзелхак килеп җитсә, ни уйлар?Җәелеп ят, имеш!»

Ун минут та узмагандыр, хатын инде юынып, шулпасын кабызды. Камыр белән мәш килә иде. «Карлыган патшасына карлыган пирогы ашатмасам, исемем Кифая булмасын бүген!» – дип, бар йөрәк җылысын эшенә күчереп, көйли-көйли камыр басты. Пирогын газ миченә тыгып маташканда, фатирның кыңгыравы зеңләде.

Ишектән бер кочак сырлы такта күтәргән Фәйзелхак килеп кергәч, Кифая чак артына утырмады.

– Нишлисең болар белән?

– Балконыңны тышлыйм, машинамда тагын бар. Әйдә, минем белән бергәләп син дә төш әле, машина ишеген ачып торсаң да ярар, матур апасы!

Кифаялар икенче тапкыр такта алып менгәндә күршесе Хәлимә очрап, телсез калды.

– Кифая җаным, әллә кияүгә чыктыңмы?

Кифая ни әйтергә дә белми аптырап торганда, ир ярдәмгә килде:

– Чыкты, чыкты, менә туйга әзерләнәбез, өстәл ясыйбыз, кунаклар сыймаса, –дип ике хатынны өнсез итте.

Карлыган пирогын мактап, балконны тышлап, эшен бетереп, китәргә җыенганда, Фәйзелхак:

– Иртәгә иртән үк килеп алам. Карлыган җыярга. Җидедә әзер булып тор, –дип, Кифаяны тагын бер шаккатырды. Кифая:

– Мине карлыган сатарга да алып чыкмакчы буласыңмы әллә? – дип сорарга батырчылык итте.

– И матур апасын базарда бастырып торырга? Юк-юк! Саҗидә сатып бетерә аны. Илтеп кенә киләм.

– Карале, Фәйзелхак, иртәгә минем туган көнем бит! Бер-ике дус хатын белән абыстайны чакырып, Коръән укытып алмакчы булам, карлыган җыярга барып булмас.

Көтелмәгән бу хәбәргә ир шатланды гына.

–Тәк-тәк, бик әйбәт бит бу! Матур апасы, болай итәбез... Туган көнеңне бездә уздырабыз.

– И көлмәсәнә инде, Фәйзел! Үз фатирым була торып, кеше өендә мәҗлес үткәреп йөрергә?! Мин бит кеше күп чакырмыйм. Бүген азрак камыр ризыклары пешерәм дә өстәл әзерлим.

– Ну матур әйттең, синең авыздан исемем койрыксыз да шәп яңгырый икән –Фәйзел дидеңме әле?! Кифая, матурым...

Ир авызыннан чыккан бу сүзгә үзе дә бераз кыенсынган кебек, хатынга карады.

– Әллә мәйтәм, карлыган бәлешеңне минем өйдә генә пешерәсеңме? Дус хатыннарыңны да, туганнарыңны да безгә чакырсак дим? Минем өйдә мәҗлес булмаганга да бик күптән бит инде. Коръән ашына мулланы чакырсак ни диярсең икән?

– Ник мулланы?

– Берочтан безгә никах та укып китәр!

– Никах? Ай-яй, кызу тотасың, Фәйзелхак! Әле мин сиңа җавап әйтергә уйларга өлгермәдем дә, син инде никах укытырга әзерләнеп ятасың!

– Кифая, мин тимерне кызуында сугарга яратам. Ошаттым мин сине, ике көн эчендә гомер буе бергә яшәгән кешем шикелле... Чык син миңа кияүгә! Никахлы хатыным бул! Туй кирәк дисең икән, анысын да ясармын.

Ир Кифаяның ике кулын бергә тотып кайнар учларына кысты да күзләренә карады. Аның бу карашларында: «Яраттым мин сине, уртак түшәгемне бүлешерлек гомерлек ярым бул», – дигән сүзләр дә ярылып ята иде. Кифая да кулларын ирнең учыннан тартып ала алмыйча, Фәйзелхакның үзенә шулкадәр якын торуыннан әсәрләнеп, акрын гына елап җибәрде.

– Кайларда йөрдең син моңа кадәр, Фәйзел? Нишләп бик соң очрадың син минем юлымда? Бәлки мин дә әни булу бәхетләрен татыган булыр идем... Их, Фәйзел, Фәйзел! – дип кабатлап, ирнең күкрәгенә башын салды.

Кифаяның ялгызлыктан, гаҗизлектән булган барлык әрнү-кимсенү белән тулы хисләре күз яшьләре булып ирнең күкрәгенә коелды.

– Чү, Кифая! Менә бит, яныңда басып торам, җавабыңны көтәм. Син минем хатыным булырга ризадыр бит?!

Фәйзелхак хатынның башын күтәреп, Кифаяның күзләренә карады. Аннары күкрәк кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, хатынның яшьләрен сөртте. Бу минутларда Кифаядан да бәхетле хатын юк иде. Аның бу ирне шашып-шашып кочаклыйсы, ярсып-ярсып битләреннән, иреннәреннән үбәсе килде. Гомер буе ир назына сусаган хатынның янәшәсендәге бу бәхеттән исерәсе килде...

Кифая алай да башын югалтмады. Фәйзелхак дөрес аңламас. Кыз килеш картайган Кифаяны тәртипсез хатын дип уйлар. Хатын үзен кулга алды.

– Риза!

Иргә шушы кадерле сүз җитә калды – ул Кифаяны кочагына кысты.

Алтмыш яше тулган көн Кифаяга әйтеп бетергесез олы бәхет – ир хатыны булу бәхете алып килде.

Гульнур Айзетуллова

Читайте нас: