Саклый иде, әнкәй, йөрәк җылың,
Юк иде бит кышның бер ние!
Җил дә булган икән мәрхәмәтле,
Яшәгәндә җирдә әнием.
Гайшәттәй улын көтеп ала алмады. Җәйнең соңгы ямен үзе белән ияртеп, бер иртәдә тып-тын гына бакыйлыкка күчте. Бөтен йоласын үтәп, хөрмәтләп аны соңгы юлга озатуны үз кызы кебек якын күргән, күршедә яшәгән Диләрә башкарды. Җеназага карты-яше – бөтен авыл халкы диярлек җыелды. Гайшәттәйне бары изге күңелле, кеше хәленә керә белгән, үзенең соңгы телемен дә мохтаҗларга тараткан, гомере буе яхшылык кына кылып яшәгән “агәби” дип, рухына дога кылдылар; урынынының җәннәт түрләрендә булуын теләделәр. Әйе, Гайшәттәй җәннәттә булыр, Аллаһ боерса; башкача күзаллау мөмкин дә түгел.
– И-и... бигрәкләр дә көтте инде бәгырь итен. Кайтмады бит, кайтмады... Шулай, ана рәнҗеше төшмәс дип яшиме?..
– Бик тәүфыйклы бала иде үскән чакта, армиядән шулай катыланып кайтты ул.
– Сугышта булган дип сөйләгән иде Гайшәттәй мәрхүмә, кан белән үлем арасында калып, ниләр генә күрмәгәндер, бахыр... Ярый, ахыры хәерле булсын.
-12 °С
Болытлы