Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
29 март 2020, 18:40

СОҢЛАГАН ҮКЕНЕЧ

Менә хәлләр!.. Диләрә инде бу вакытта күрше авыл егете белән дуслашып, матур гына очрашып йөриләр иде. Егет инде көзен өйләнешергә ишарә ясаштыргалый. Болай булгач, нинди туй да, нинди башка егет?! Йөрәгендәге тәүге саф хисләре кабаттан дөрләп кабынып, Диләрә Гарифны көтәргә ныклы карар кылды. Егетенә аны яратмавын әйтү авыр булмады – бу хак иде. “Сазаган” исемен алмас өчен генә йөрде лә ул...

Диләрә сыгылып төшмәде. Үпкәләп, рәнҗеп еламады. Ул бит үзе сөюен, бирнәгә әзерләгән чигүле сөлгеләр кебек, сандыкка бикләп куйган иде, хәзер кемне гаепләсен?! Ләкин мунча кереп кайткач, ап-ак күлмәге өстенә сузып салган йомшак тастымал белән тирләгән маңгаен сөрткәләп, Диләрә ясап биргән сөтле чәйне бал каба-каба эчкән Гайшәттәйнең:
– Менә улым кайтып туйлар итеп, шушылай бергәләп оныкларны үстерергә насыйп булсын, Ходаем! – диюләре аның хыял канатларын майлап тора иде... Димәк, юк. Насыйп булмады. Ходай аларның кушылуын мәгъкуль күрмәде...
Ә мин сиңа читтән генә
Бәхет юрап яшәрмен.
Яңа туган ялгыз айга
Төнен серем чишәрмен.

Менә хәзер бар да яхшы булыр, улының туе гөрләп узар иде – Гайшәттәй кабул итмәслек әйбер бәхет сараена киртә тотты: кыз урыс милләтеннән.
– Юк, улым!!! Бөтен кыламышларыңа түздем, түзмәдем түгел! Атпускыңа җибәрәбез дигәндә кайтмый калдың... Әрмиядән туп-туры өйгә кайтып кермәдең. Кан-сугышлы ерак Әфган җирләрендә хезмәт итүеңне белгәч тә, без ут эчендә яшәдек. Санга сукмавыңмы, әллә башыңа берәр зыян килдеме – бу курчагыңны кайдан алып кайтсаң, шунда илтеп куй! Кяфергә өйләнмисең!!! Фатихам юк сиңа! Авылда бер дигән алма кебек кызлар булганда...
– Мин, әни, аны яратам! ...Һәм без бергә яшибез инде. Ризалыгыңны бир дә, шәһәрдә язылышырбыз. Кирәкми туйларыгыз!
– Минем сүзләргә колак салыр булмагач, хәзер үк чыгып кит! Ризалык сорый бит, оялмый да!.. Әле зина кылып йөрүләре җитмәгән, кулына себерке дә тота белмәгән, түр башына менеп кунаклаган килен миңа кирәкми! Күземнән югалыгыз!
Диләрә боларны белми дә калды. Яшь кәләшне дә күрү тәтемәде. Ул эштә чакта ук машина ялладылар да киттеләр. Кичен ул кергәндә күрше әби урын өстендә ята иде. Озак авырды ул. Диләрә эшкә бармый аны саклап, төнгә дә куна кала иде. Әти-әнисе чәйнәштеләр, билгеле:
– Кендегең берекмәгәндер бит шул әби йортына. Беткәнмени авылда ялгыз хатыннар, авыруны карап утырырга?
– Сез ни сөйлисез? Миннән башка аны беркем дә аңламый бит. Ни өчен чирләвен дә...
Кар-бураны белән кыш та килеп җитте. Яңа елга чыршы бизәп, бүләкләр әзерләп, пилмән пешереп, икесе тиң, тыннары белән тартып алырдай булып, Гарифны көттеләр. Кайтмады. Күкрәп-шаулап килгән матур яз өмет яфракларын ярдырды. Кичләрен авыл өстен һушлардан яздырырлык шомырт, сирень исләре каплаганда Диләрә җанын кая куярга белми изаланды. Аның яшендәге кызлар инде берәм-берәм кияүгә чыгып бетеп баралар; кичке уеннарга ул, карт кыз буларак, аяк атларга җөрьәт итми. Шулай да, эшчән, уңган кызга күз атып йөрүчеләр, гыйшыкларын белдерүчеләр дә табылып торды. Кыз аларны ипле генә кире кагып торды...
Ел ярымнан Гарифтан хат килеп төште. Себергә киткән. Үзе генә. Әнисен тыңламавы өчен гафу үтенгән. Хатыны белән аерылырга гариза язган, бүтән түзәрлегем калмады, аңа фатир гына кирәк булган – өне тыгылсын дигән. Син аның кемлеген бер күрүдә төгәл әйттең, әни, мин сукыр булганмын, өч ай йөреп белмәгәнмен дигән.

Менә хәлләр!.. Диләрә инде бу вакытта күрше авыл егете белән дуслашып, матур гына очрашып йөриләр иде. Егет инде көзен өйләнешергә ишарә ясаштыргалый. Болай булгач, нинди туй да, нинди башка егет?! Йөрәгендәге тәүге саф хисләре кабаттан дөрләп кабынып, Диләрә Гарифны көтәргә ныклы карар кылды. Егетенә аны яратмавын әйтү авыр булмады – бу хак иде. “Сазаган” исемен алмас өчен генә йөрде лә ул...
Хатны Гайшәттәй белән бергәләп яздылар. Әнисе исеменнән. Диләрәдән сәлам генә әйтелде. Ана улының кайтуын үтенде. Моңа җавап булып “Бераз эшләгәч, кайтырмын. Әле эшли генә башладым да, ташлап китеп булмый бит инде” дигән юллар килде.
Шулай айлар сузылды. Диләрәнең Гариф кайтыр да, аның сөюен аңлап, янына килер дигән өмете сүрелгәннән сүрелә бара, ләкин аның кайтуын Гайшәттәйдәй атлыгып көтә.
Гадәт булып калды инде
Җәй җиткәч сине көтү,
Төнге күктә ай тулганда
Кавышу өмет итү...
Гарифның соңгы хатында ерак Себердә татар кызын очратуын, аның, һичшиксез, әнисенә ошаячагын һәм (яшендәй китереп сукканын) өйләнешергә рөхсәт бирүен сорап язганын укыганда, Диләрә инде, шау чәчкәдәге өмете белән бергә, үзе дә үлде... Кызның фотосы өстәлдә. Кап-кара кашлары астыннан йолдыз төсле балкып янган зәңгәрсу күзләр карашны үзенә тартып тора. Өстендә алсу шифоннан тегелгән кыйгач якалы блуза. Бик килешә үзенә. Чибәр.

– Нәрсә диим соң, Диләрә кызым? Ятлар өчен үстергәнмен икән лә йөрәк астымда гына йөртеп...
– Ризамын диеп языйк, Гайшәттәй, бәхетле булсыннар! Тегесе белән дә аерылмаган булыр иде, бәлки... ана фатихасын биргән булсаң...
– И-и-и балам... зурлар акылы үзеңдә. Беләм, үзем дә беләм... юкка пошаманга төшмәдем лә мин ул чакта... Бәхет телик, фатихамны бирәм.
Аннан соң “кайтабыз” дигәндә, хатынының бәбиләр чагы җиткән булды. Бала кечкенә дип юлга чыкмадылар... Хатын тагын балага узды... Ә еллар актылар да актылар. Алты ел узып та киткән. Беркөнне Гайшәттәй урыныннан тора алмады. Кичен кергән Диләрә табиб чакыртты. Инсульт. Аяк өсте үткәргән. Тынычлык кирәк. Яхшы тәрбия.
Диләрә туган йортыннан монда күченде. “Сез икәү, ул – берүзе. Рәнҗемәгез, мин сезгә дә булышырмын.” Ачуланмадылар. Тәкъдирдер... Хәерлегә булсын.
Гарифка Диләрә беренче кат үз исеменнән хат язды. Әниең бик авыр хәлдә, кайт диде. Бергә кайталмасагыз, үзең генә кайт, ул сине бик көтә диде. Синең аркада шулай аяктан егылды ул диде. Менә шушы соңгы җөмләсенә Гарифның җаны пыр тузынды: “Үзе куып чыгарды. Хәзер мин гаеплеме?..” Кайтмады.
Матур язлар үтеп китте. Җәй дә соңгы җылысын өләшергә ашыга. Соңгы җылысын?!.. Гарифның йөрәген нидер сызып үтте. Әнинең дә, кайчан да булса, соңгы җылысы сүнәчәк бит... Нишләп һаман кайтып күрешми, гафу иттем дияргә кирәк бит, әнисе бәргәләнәдер, куып чыгардым, улым мине кичерә алмый диядер... Гарифым гафу итми торып, теге дөньяларга барып керергә язмасын, диядер... Гарифның балачагында әнисе сөйләгән хикәят “кылт” исенә төште:
– Бер кеше бик тә усал булып, үз якыннарын җәберләп яшәгән. Инде түзәрлеге калмагач, хатыны ике баласын кочаклап өйдән чыгып китә. Ир баштагы мәлләрдә: “рәхәткә чыктым, бала тавышыннан котылдым”, – дисә дә, тора-бара көн күрүләре авырлаша: бөтенесен үзенә хәстәрләргә кирәк бит! Маллары да булган әле – аларны карау да зур мәшәкать икән. Хатыны барында ул бу эшләрне эшләмәгән дә; балыкка, ауга йөреп көнен уздырган булган. Ел арты еллар узган, бу кеше картаеп, урын өстенә егылган. Кичтән дөнья белән саубуллаша икән дә, иртән – һаман тере. Ләкин инде бу яшәү түгел, чөнки ул урыныннан кузгала да алмый, авызына бер валчык ипи капмаганына айдан артык, ә үлә алмый. Шулай изаланып газап чигүләрдән ничек котылыйм дип Ходайга ялбарган. Ходай Хозер Ильяс аша аңа: “якыннарың сине гафу итмичә, бакыйлыкта сиңа урын юк!” – дигән сүзләрне җиткергән. Нишләсен карт? Сеңерләренең соңгы көчен туплап, кайда ике аякта, кайда үрмәләп, хатынын эзләп киткән. Мең газаплар кичеп, кешеләрдән сораша-сораша, тапкан, ниһаять! Гозерен әйткән. Балалары тәрбиясендә яшәгән, һаман да яшь калган хатыны башта аны танымаган. Карт аларга күрсәткән җәбер-золымнарын сөйләп биргәч, аның кемлеген аңлаган. Иренә рәнҗеше бик зур булса да, мәрхәмәтле хатын аны кызганган һәм кичергән. Карт шунда ук тынычланып калган, рәхмәт әйткән дә җан биргән.

Җеназасын хатыны һәм балалары күтәргән.
Гариф кабат үткән вакыйгаларны исенә төшерде: гел үзе генә гаепле түгелме соң, газиз әнисенә үпкәләп яшәгән? Армиядән туп-туры өйгә кайтып керсә ни булыр иде? Әнине рәхәттә яшәтәм дип, фатир алды, янәсе. Әйтми-нитми, кәләш алып кайтты, янәсе...
“Их, әни, әни... син нинди хаклы булгансың! Шунда сине тыңлаган булсам... Ул курчак булган чынлап, хәзер эчеп, кулдан-кулга йөри диләр андагы дус-ишләрем.” Гарифның шушы минутларда бик тә, бик тә әнисен күрәсе килде. “Зәлифәне алып кайтмыйм. Әнинең үзен бирегә алып киләм.” Карар нык иде. Хатыны да хуп күрде. Гариф җыенды да чыгып китте.
Туган авыл аны сары шәл бөркәнеп каршы алды. Әле көзгә иртәрәк бит... Шундый илаһи яктылык бөркелә каеннар сарылыгыннан! Кояш та үзенең бөтен җирне матур төскә буяу осталыгына соклануын яшерми – көлә-көлә, нурлар коя.
Менә дуслары белән бергә уйнап үскән урам. Йортлар кечерәеп калган. Әнә аларныкы. Чү!.. Әллә тәрәзәләргә такта кадаклаганнар?! Әнисе караңгыны яратмый иде ләбаса, ник алай иттерткән? Башка җиргә күчеп киткәнме әллә? Бикле йозакны кулына тотып тарткалаган Гарифның башында һаман хәкыйкать яралмады. ...“Башыңа зыян килдеме?” Килгән икән бит, күптән зыян килгән булган...

– Исәнме, Гариф! Кайттыңмы? Соңардың шул, бик соңардың!.. Сине Гайшәттәй нык көтте... бик көттек...
Гариф, инәлеп, Диләрәнең күзләренә төбәлде. Моң-сагыш тулы уйчан кара күзләр... бәгырьгә ук булып төштеләр. “Әнинең күзләре кебек...”
Диләрә ак костюмнан, зәңгәр галстук таккан бөкерәебрәк басып торган бу иргә карата йөрәгендә кызгану хисе уянуын тойды. Аның Гарифны кочаклыйсы, ара-тирә бәс кунган чәчләреннән сыйпыйсы, юату сүзләре белән кадерле кешесен иркәлисе килде. Ләкин тамагына утырган төер әйтеләсе ягымлы сүзләрнең юлын буды, куллары да күтәрелгән килеш һавада эленеп калды.
Ә Гариф әнисе бер алмасын да өзмичә саклап тоткан алмагачка сөялгән дә, маңгаен агачка бәрә-бәрә елый...
Әллә нәрсә югалды
Җан түреннән,
Җебеннән җил йолкып
Очырткан кер шикелле...
Төн дә җиткән –
Табылуы икеле,
Әллә нәрсә югалды
Җан түреннән...
– Әниең... яңа зыяратта. Капкадан кергәч тә уң якта... Мин хәзер кайтам. ...Син бар. Аннан туры безгә кер...
Бераздан бу сүзләр Гарифның миенә барып җиттеләр. Ул башын күтәреп караганда Диләрә клуб янына җиткән иде инде. Өстендәге яшел йон күлмәк кызның гәүдәсен ерактан тагын да ныграк сылуландырып күрсәтә...
Алмагач төбендә чери башлаган, әмма ярты ягы һаман кызарып торган коелган алмалар. Менә шул алмалар өстенә, мәхәббәтнең сагышлы аһәңе булып, кызгылт-сары яфрак өзелеп төште. Хәер, аңа нәрсә өстенә төшсә дә, барыбер иде...

Зимфира Исламова

Читайте нас: