Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
31 март 2020, 20:00

ТУКМАК

Мәдинәнең үксеп елавы кайнананың үзәген өзде. Равия киленен үз кызы күк яратып өлгергән, аның борчулары-шатлыклары белән яши башлаган иде инде.


Болай да коры гына сүзләр алышкан ир өйгә төннең берендә генә кайта торган булып китте. Мәдинәне бәхетсез иткән улының бу кыланмышларына Равиянең йөрәге бик әрнеде. Үз баласын – йөрәк парәсен һәр ана гел яхшылык кына теләсә дә, көннәрнең берендә, Равия иртәнге чәйне эчкәндә әйтә куйды:
– Мәдинә, кызым, мондый эт тормышында яшәгәнче, әти-әниең риза булса, кире үзегезгә китәсеңме әллә? Мин ничек тә түзәрмен, ул баланы мин тудырган бит, алла каргаган сәгатьтә туган нәрсә! Ни анага, ни хатынга ихтирам юк!
– Әнкәй, мин йөкле бугай...
– И бала, бала! Сине дә минем язмышым көтә, күрәсең!
– Әнкәй нигә алай дисең инде, бәлки Айнур да үзгәрер?
– Үзгәрми, балам... Нәселе белән шундый алар, нәселе шундый – хатынны кешегә санамый торган. Атасы да шундый иде, мәрхүм, зерә юкка да кызып китеп, кыйнап ата иде... Шуны күреп үсте бит Айнур да. Кайнатам да дүрт хатынга җиткән. Өйләнгән бере үлә барган. Әллә үзләре үлгән, әллә кайнатам кыйнап үтергән... Мине ирем урлап кайтты бит, чишмәгә суга төшкән җирдән. Икенче көнне качып кайттым мин. Өйдә әтәйнең карары кырыс булды: «Төшкән җиреңдә туфрак бул, аерылып кайтырга уйлама да!» – диде.
Ике көн узгач, килеп алды ир кисәге. Яшәдем инде туфрак булып...
– Әнкәй, син башка бала тапмадыңмы?
– Таптым, кызым, икенчесе үле туды. Әтәгез исереп кайткач, эчемә типкән иде, шуның зыяны тиде, күрәсең. Үзе дә көзге пычракта бик сәер генә үлеп китте. Аты да янында җигүле килеш, үзе җирдә ята, битләре күгәргән, авызыннан күбекләр килгән. Начар нәрсә эчкәндер генә диделәр дә, артыгын тикшертеп тормадылар. Братлары гына: «Рәис кыйнаттырган аны, үзенә каршы сүз әйткән өчен», – дип йөрсәләр дә, эшне зурга җибәрмәделәр.
Равия килененең башыннан сыйпап куйды:
– И бала, бала, сине ниләр генә көтәдер? Төпле ир булып чыкмады шул улым да... – Равия башындагы яулык очы белән күзләрен сөртеп алды. – Мин үзем исән чакта аралармын сине дә, миннән башка нишләрсең?
– Алай димә инде, әнкәй! Яшь бит әле син! Әле безнең балаларны рәхәтләнеп итәгеңдә үстерерсең!
– Шулай булсын иде дә... Соңгы арада йөрәгем бик чәнчи шул, кызым, сезгә әйтмим генә. Айнур өчен дә борчылам, синең өчен дә... Рәтлегә йөрми бу малай.
Кайнаналы-киленле иртәнге чәйне эчкәч, Мәдинә районга барып килергә уйлады. Базардан азрак чәй кирәк-яраклары, өс кием-салымын карыйсы булыр, дип юлга җыенды. Район үзәгенә автобус алар авылы аша узып йөри. Мәдинәнең күптән кеше арасына чыкканы булмаганга, өстенә ни кияргә дә белмәде. Хәер, кияр киеме дә әллә ни күп түгел ич, сайланып маташасы түгел. Әнисе узган айда алып килгән итәк белән җиңел кофтасын элде дә юлга кузгалды. Район ерак түгел – егерме минутта базарда буласың.
Автобустан төшеп Мәдинә базар рәтләре буйлап китте. Монда Айнур белән берничә тапкыр килгәне бар. Тик ул чакта Айнур бөтен кирәк-яракны үзе алды. Акчаны хәтта Мәдинәгә тоттырмады да.
Бүген исә кайнанасы: «Кирәгеңә тот!» – дип биргән акчалары кошелокның корсагын кабартып тора. Мәдинә чәй-шикәр сатылган рәттән аз-мазлап берничә төрле печенье, чәй, конфетлар алды да балык сатыла торган рәткә борылды. Әллә көмәне балык тели идеме – хатын үзе дә аңламады: үтереп тозлы селедка ашыйсы килә иде. Шулчак таныш тавышка игътибар итте.
– Бәрәңгең бардыр бит пешкән, ал ысланган балык бер-икене, селедка да, обедка сиңа гына керермен, – диде таныш тавыш. Мәдинә ялгышмады: дүрт кеше аша гына бер таныш түгел хатын янында ире баскан иде. Теге хатын өч балык алгач, Айнур аңа бер меңлек акча сузды. «Әйтәм аны ире төшкә ашарга кайтмый башлады, менә бит, сөяркәсе бар икән!» Мәдинә барып иренә дәшәргә дә, дәшмәскә дә белмәде. Дәшә калсаң, базар уртасы дип тормас, кул күтәрергә дә күп сорамас. Теге хатын чытлыкланып балык салган сетканы Айнурга тоттырды да, базардан чыгу юлына атладылар. Мәдинәдә балык кайгысы бетте. Аяклары үзләре үк хатынга тыңламыйча, Айнур белән теге чытлы хатын артыннан иярделәр.
Сөяркә Мәдинәнең нәкъ киресе иде шул: ачык изүле юка күлмәгеннән күкрәкләре ташып тора, җил малае хатынның күлмәген җилфердәтеп таза шәрә аякларын күрсәтә, дулап торган җирән чәчләре иңбашларына таралган. Сөяркәнең гәүдәсе дә Мәдинәнең какча гәүдәсе кадәр икедер! Айнурны култыклап киткән әлеге чәчтәпи ирнең хатыны барын белә микән? Айнурның машинасы базар капкасы янында ук булган – гашыйк пар машинага утырып китеп барды. Мәдинәнең теле аңкавына ябышты, үтереп косасы килде, башы әйләнде. Кире базарга кереп, ике селедка алды да, кайтыр юлга – тукталышка килде. «Нишләргә икән, әнкәйгә бүгенге тамашаны әйтергәме, юкмы? Айнурның үзеннән сорасам?» Мәдинәнең туктаусыз уйлаудан башы чатнады, автобустан төшеп калгач та, өйгә ничек кайтып җиткәнен дә чамаларлык хәле калмаган иде. Йортка акча алып кайтмаган иренең тирән сере ачылды.
Чырае ап-ак булып кайтып кергән киленен күргәч, Равия ни әйтергә дә белмәде.
– Кызым, ни булды, берәр куркыныч хәл булмагандыр бит?
– И әнкәй! – диде дә Мәдинә үксеп елап җибәрде. – Аның бар!
– Кемнең?
– Айнурның!
– Нәрсәсе бар?
–Сөяркәсе! Бүген үз күзләрем белән базарда күрдем.
– Ялгышмадыңмы балам?
– Юк инде, әнкәй, нишләп ялгышыйм. Миннән берничә кеше ары гына балыклар алдылар да бергә китеп бардылар
– Син шунда карап тордыңмы? Ничек йөрәгең түзде, барып чәчен умырасың булган ул хатынның!
– Их әнкәй, мин селкенергә дә курыктым. Өнсез калдым. Мин шул ирдән бала көтәм бит! Их, әнкәй, ник шулкадәр бәхетсез мин, ә?!

Мәдинәнең үксеп елавы кайнананың үзәген өзде. Равия киленен үз кызы күк яратып өлгергән, аның борчулары-шатлыклары белән яши башлаган иде инде.
– Әллә мәйтәм Айнурны тотып орышыйммы бүген, кызым?
– Син нәрсә, әнкәй, мине кыйнатасың киләме? Тотып изәчәк бит ул, артыннан күзәтеп йөргән дип уйлар. Юк, юк, зинһар, кирәкми, әнкәй!
Равия киленен аркасыннан кагып:
– Яле булмаса, чәй эчеп куй, тынычлан. Айнур өйдә юкта бар ял итеп ал аннары.
Кичке ашка йорт терәге ирне күпме көтсәләр дә, Айнур өйгә кайтмады.
Бер көн, ике көн узды – ир күренмәде. Мәдинә иренә берничә тапкыр чылтыратып караса да, телефонны алучы булмады. Килен белән кайнана ни уйларга да белмәде.
– Мәдинә, балам, Айнурның өйдән бөтенләйгә чыгып китүе түгелдер бит? Әллә базар көн үзең күргән йортка барып карыйсыңмы? Болай билгесез яшәп булмый бит инде!
– Бүгенгә көтеп карыйк инде, әнкәй, бәлки кайтыр?
– Әтәсе кебеккә әйләнеп бара малай – тач әтәсе!
Көндәлек мәшәкатьләр белән тагын бер көн узды. Мәдинә балага узу шатлыгын иренә әйтергә ничә көн хыялланып йөрсә дә, ир күренмәде.
Терлек-туарны җыештырып, кичке чәйгә җыенганнар гына иде, тәрәзә каршына бер машина килеп туктады. Равия белән Мәдинә тәрәзәгә ташландылар. «Аллага шөкер, исән!» – дип куйды ана. Мәдинәдә дә: «Бүген Айнурга бала көтүемне әйтәчәкмен, бәлки үзгәреп китәр?!» – дигән өмет чаткысы кабынды.

Дүрт күз ишеккә төбәлде.
Ишек ачылды. Сакал-мыегы кырылмаган Айнур, керә-керешкә:
– Бу йортта мине көтмиләр бугай? Каршы алучы да юк, – диде.
Беренче сүзне Равия әйтте:
– Ничек көтмик, улым, инде ничә көн көтәбез. Иртәгә милитсәгә хәбәр бирмәкче идек инде, сине эзләргә.
– Нинди милиция?! Эштә мин! Эштә! Бу йортта кем булса да эшләргә тиеш бит инде! Сезне ашатырга кирәк ич!
Мәдинә өстәл янынан торып, ире янына килде. Өйдәге киеренкелекне ничек тә үзгәртәсе килеп:
– Айнур, арыгансыңдыр, әйдә, юынып ал, – дип, иренең иңбашына кагыласы итте. Айнур хатыннан моны көтмәгән идеме, бераз аптырап калды. Каршы җавап кайтармады. Мәдинә башындагы ямьсез уйларын куарга теләп, иренә ничек тә ярарга тырышты.
– Айнур!
– Нәрсә?
–Айнур...

Мәдинә иренә нәкъ менә хәзер бала турында әйтәсе килеп, сүзне нәрсәдән башларга белмәде.
– Йә, ни әйтмәкче буласың? «Кайда йөрдең? Ник кайтмадың? Кем белән идең?» – димәкче буласыңмы?
Айнур үзенең хыянәтен үзе аңласа да, беренче үзе шулай бәйләнергә булды.
– Юк, Айнур! Берни дә сорамыйм. Безнең... безнең балабыз булачак! Мин йөкле бит!
Айнур пошкырынып юынып торган җиреннән күтәрелеп Мәдинәгә карады.
– Иске авыздан яңа сүз! Кайчан өлгердең әле? Мин өйдә юкта...
Мәдинәнең керфекләренә яшь тамчылары бәреп чыкты.
– Йә, йә, сыгылма! Менә алайса эш юк дисең! Бала булгач, эш була инде!Әнәй белән икәү тик әвәләнерсез!
– Син шат түгелме?
– Белмим... Башта алып кайтып кара әле! Малай булса, бәлки, шатланырмын да. Кыздан ни килгән? Кызлар – алар кеше терлеге бит! Малай – хуҗа! Малай – тотка! Малай – нәсел калдыручы! Аңладыңмы, так что малай алып кайтырсың, яме!
Ул кичне әллә ишеткән хәбәрдән, әллә ничә көн өйдә булмавы өчен гафу үтенү хисләре уянудан, үзен көтелмәгәнчә йомшак тотты.
Әнисе һәм хатыны белән бергә матур гына утырып ашады, йорттагы хәлләрне сораштырды. Мәдинәгә күп тә кирәкми иде шул: иренең аңа бер елмаеп карап куюы да бөтен әрнү-үпкәләрне оныттыра иде.
«Ир яхшы булса, ямьсез хатынга дә төс керә», диләр бит. Иренең өйдә үзләре белән болай җайлы гына сөйләшеп утыруы Мәдинәнең йөзенә нур кундырды. Моны Равия дә сизеп алды. Ул күңеленнән генә балаларына тигезлек, имин тормыш теләде. Ана ачуы – язгы кар: күп булса да, тиз эри. Равиянең дә бу көннәрдә Айнурына йөрәген әрнеткән ачулары эреп юкка чыкты. Өстәл янында очып диярлек йөргән килене өчен ана йөрәге аеруча сөенде. Ана йокларга яткач та, догалары белән бергә Аллага ялварып: «Раббым, араларына мәхәббәт бир, балалары тигез мәхәббәттә тусын!» – дип әллә ничә кат сорады.

– Сагындыңмы?
Айнурның шул сүзе йокы бүлмәсендәге тынлыкны уятып җибәрде. Тәрәзәдән ир белән хатынны күзәткән йолдызлар яратып күз кыстылар. Айнур көчле куллары белән Мәдинәне үзенә таба тартты. Мәдинәнең күптән наз күрмәгән тәне дерелдәп куйды.
– Йә, калтыранма! Хатынымдыр ич син минем?! Бала турындагы хәбәрең точномы? Шигең булса, иртәгә районга утырта китәм. Кереп чыгарсың.
– Акушерка Василә апа карады бит инде, нигә районга йөрергә?
– Малай, түлке малай табасың! Миңа кыз кирәк түгел!
– Аллам кемне бирә бит инде, Айнур!
– Аллаңа да әйт: «Ирем малай сорый», – диген.

Иренең назлавына күнеп ятса да, Мәдинәнең күз алдыннан теге зур күкрәкле хатын китмәде. Иреннән бер сорарга да уйлаган иде дә, бу матур төннең ямен җибәрәсе килмәде: бу җылы төннең, якты уйларның озаккарак сузылуын теләде. Ир белән хатынның суына башлаган мөнәсәбәтләрен бәйләгән түшәккә рәхмәт әйтеп, Мәдинә беренче әтәч тавышы белән үк торып, Айнурга иртәнге аш әзерләде. Ирен үзе уятып, сөлгесен беләгенә тотып, карап юындырды.
Улы белән киленен бергә калдырырга тырышып, көтүне дә Равия үзе куды. Газиз парәң өчен ни генә эшләмисең?!

Айнур ашап-эчкәч, эшкә киткәндә:
– Кара аны, малайга минем турыда гел яхшы нәрсәләр генә сөйлә! – дип, хатынына күз кысты.
– Соң әле ул тумаган да бит, Айнур!
– Тугач соң була, син аңа корсагыңда чакта сөйлә!
Мәдинә иренә ярату катыш моңланып карады.
– Син тагын озакка югалма инде, Айнур, яме!
– Йә! Эштә ничек туры килә инде...

Айнурны озаткач та, киченнән иргә ияреп кайткан җылылык тәрәзә төпләрендәге гөлләрнең купшы чәчәкләрендә тирбәлде.
Әллә бала турындагы хәбәр, әллә башка уймы: Айнур һәр көнне өйгә кайта башлады. Өйдәге хатыннар моны яхшыга юрап, Айнур аяк астында туфрак булдылар. Ир, әлбәттә, йортта үзен чын хуҗаларча тотты: терлек-туарга азыгын да хәзерләде, иске капканы да яңасы белән алыштырды. Өйдә тормыш шулай көйле генә барганда, көтмәгәндә булган фаҗига йортның нурын алды.
Бар да шул үгез аркасында. Сугымга дип асраган ике үгезнең берсе хатын-кызны бик яратмый торган булып чыкты. Сарайга Равия белән Мәдинә азык бирергә керсә, күзләре кызара, пошкыра башлый. Ал аяклары белән сарай идәнен бар көченә тырнап, үкерергә тотына. Кайнана белән килен азык салганда гел икәү бергә карыйлар. Равия сәнәк белән үгезне куркытып торса, Мәдинә чиләк белән суын шундагы казанга сала, онын сибә, печәнен бушата.

Мәдинәнең корсагы шактый җәелә башлагач, кайнана, ул-бу булмасын дип, киленен үгезгә азык салырга кертми башлады. «Аллам сакласын, икесен дә харап итәр бу Моряк», – дигән уйлардан үзе дә вакыт-вакыт куркып китә иде.
Көтү кайтканчы, кичке ашны өлгертим дип токмач кисеп торган хатын үгез үкергән тавышка ишек алдына чыкты. Сарай ягыннан авыр ыңгырашкан тавышка барса, ни күзе белән күрсен: кайнанасы кан эчендә идәндә ята, үгез аның саен мөгезләре белән Равияне өскә күтәрмәкче булып әвәли. Морякның күзләрен дә, мөгезләрен дә, борынын да кан баскан!
Мәдинә нишләргә белмичә кычкырып урамга атылды. Күршеләре Илгиз яңа гына трактор белән кайтып туктаган икән.
– Илгиз, анда... Моряк.. Әнкәйне үтерә... Тизрәк! – дип үкседе хатын.
Илгиз улы белән калын саплы сәнәкләр күтәреп килеп кергәндә, үгез инде ярсуыннан туктаган, Равиянең дә тавыш-тыны ишетелми иде. Морякның мөгезләренә бау ыргак белән эләктереп, сарайдан алып чыктылар. Мәдинә үзе өчен өзелеп торган кайнанасына килеп сарылды.
– Әнкәй, әнкәй җаным!
Равиянең бит-куллары канга укмашкан, күлмәк белән йон кофтасы әллә ничә җиреннән теткәләнеп беткән. Күлмәк ертыгыннан тәнендәге каезланган җәрәхәтләре күренеп тора.
– Әнкәй җаным! Никләр генә кердең син Моряк янына?! Их,әнкәй!
Илгиз Равияне күтәреп өйгә кертте.
– «Ашыгыч ярдәм»гә чылтыратырга кирәк. Бәлки әле... Тәне җылы бит... Йөрәге эшләп китәр?
Мәдинә кулына телефонын алды. Ире номерын җыйды.
– Айнур! Айнур! Әнкәй... Моряк... Тиз...
Айнур Мәдинә сүзләреннән берни аңламыйча торганда, Мәдинәнең телефонын Илгиз алып үзе сөйләште.
Ярты сәгатьтән Айнур да, «Ашыгыч ярдәм» машинасы да йорт каршына килеп туктады. Табиб Равиянең пульсын, йөрәген тыңлап карагач та:
– Апага инде безнең ярдәм кирәк түгел... Шулай да без аны үзебез белән алып китәрбез. Ярмыйча булмас, – диде.
Икенче көнне Равияне соңгы юлга, Морякны ит комбинатына озаттылар.

Гөлнур Айзат


(ахырын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: