Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
1 апрель 2020, 22:10

ТУКМАК

Мәдинәнең керфекләреннән эре яшь тамчылары бите буйлап агып төште, ул аларны сөртмәде дә. Карынында йөрткән баласы да юаныч була алмады бу минутларда. «И газизем, нинди көннәр көтә икән безне бу йортта? Син әтиең белән әниең мәхәббәтен тоеп яши алырсыңмы? Мин сиңа туйганчы, балам, күңел канатым дип әйтә алырмынмы?» Мәдинәнең туктаусыз уйлардан башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Ә йөрәк астында йөрткән нәни зат үзенең дә бу хәлләргә борчылуын сиздереп, каты итеп тибеп куйды да кендек тирәли әйләнде. Мәдинә көннән-көн корсактагы баласының үзгәрешләрен тоя башлады.

Әнисен күмеп кайткан кичне Айнур үз-үзен белештермичә эчте дә эчте.
– Син, Мәдинә, безнең өйгә бәхетсезлек алып килдең! Әнәй дә синең аркада гына үлде!
– Айнур, син ни сөйлисең?! Минем ни гаебем бар синең алда? Әнкәйне дә үз әнием кебек яраттым. Йөкле булсам да, өйдәге бар эшне эшләргә тырыштым...
Мәдинәнең керфекләреннән эре яшь тамчылары бите буйлап агып төште, ул аларны сөртмәде дә. Карынында йөрткән баласы да юаныч була алмады бу минутларда. «И газизем, нинди көннәр көтә икән безне бу йортта? Син әтиең белән әниең мәхәббәтен тоеп яши алырсыңмы? Мин сиңа туйганчы, балам, күңел канатым дип әйтә алырмынмы?» Мәдинәнең туктаусыз уйлардан башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Ә йөрәк астында йөрткән нәни зат үзенең дә бу хәлләргә борчылуын сиздереп, каты итеп тибеп куйды да кендек тирәли әйләнде. Мәдинә көннән-көн корсактагы баласының үзгәрешләрен тоя башлады.
– Моряк тавышын ишеткәч тә чыккан булсаң, әнәй исән калган булыр иде... Син бит миңа әнәйне алыштыра алмыйсың инде! Әнәйләр бер генә була ул! Хатыннарны көн саен да алыштырып була! Әнәйне кайтара аласыңмы син миңа? Юк! Кит син бездән! Кит!
– Айнур!
– Нәрсә Айнур! Яратмыйм мин сине! Так... өйдә хезмәтче кирәккә генә өйләндем мин сиңа, бел шуны!
Ишеткән сүзләрдән, төссез карашлардан Мәдинәнең үзәге өзелде. «Нишләргә? Йөкле килеш әти-әнисе янына кайтып утырыргамы? Алар аңлар да, авылдашлар, дус кызлар ни уйлар?» Аның уйларын баласы сизгән сыман – күкрәк астына ук нарасыйның башы бүлтәеп чыкты. Хатын куркып китте, әйтерсең лә, сабый тумас борын әтисенең авыр сүзләренә каршы торырга маташа.
Айнур, хатынына күтәрелеп карамый гына аның күңелен игәде дә игәде. Мәдинәнең болай да мәхшәр тормышы тагын да катлауланып, тормыш тоташ бер җәһәннәмгә әйләнде.
Өйдә никадәр күңел җылысын биреп әзерләгән ризык та тамактан үтмәс булды. Айнур әнисе үлгәч, өйгә көн дә кайтып йөрсә дә, ир белән хатын өстәл артына бергә утырсалар да, сөйләшми генә ашый торганга әйләнеп киттеләр.
Айнур гына ара-тирә үзенең киемнәрен сорап сүз кушкалады.
Мәдинәнең бала табар көннәре якынлашкан саен, ир искәртә килде:
– Кыз табарга уйлама да! Малай гына алып кайтасың өйгә!
Хатынның тулгагы башланган кичне Айнур өйдә кунмады. Мәдинә ирен көтеп-көтеп арыгач, Индияләргә керергә булды.
Индия аңа үз туганы кебек – сер дә сыйдыра, кирәк чакта булыша да. Мәдинәне кайнатасының сеңлесе генә яратып бетермәде. Көнләште ул аңардан. Равия белән авызга-авыз аңлашып яшәүләреннән көнләште. Җае туры килгән саен икесен дә чагарга гына тора иде.
Төнге унда Мәдинә кыз тапты. Күз кабаларын чак-чак күтәреп, баласына карады. Акушерка баланы кулларында сикертеп:
– Менә, әни, мин тудым! Йә, син миңа исем табып куйган идеңме? Мин бик матур тәти кыз, исемне дә тәтине куш, әнием, яме! – дип сабыйларча беркатлылык белән бала булып сөйләште.
–Мәдинә, йә, колагына әйтәбезме исемен бу матуркачымның?
Мәдинә күңел түрендә йөрткән исемне атады:
– Чәчәк!
– Бик килешле исем сайлагансыз! Әтисе кулыннан төшермәс бу бөтерчекне!
Мәдинә эчендә ут казаны дөрләп кайнаса да, акушеркага артыгын әйтмәде, бары:
– Шулай, – дип кенә куйды.
Мәдинә иртән күкрәкләре авыртып уянды – алар сөт белән тулган иде. Ишектә балаларны әниләренә имезергә ташучы акушерка күренде.
– Йә, әнием, минем мәммә ашыйсым килә, мине көттеңме? – дип тере йомгакны Мәдинәгә тоттырды да, акушерка палатадан чыгып китте.
– Кызым! Матурым минем! – хатын авызын мелт-мелт китереп торучы бу матур йомгакны кочагына кысты. – Йә, әтиебезгә ни дибез инде хәзер? Безне өйгә дә кертмәсә, нишлибез? «Кертер, кертер, мине күргәч яратыр да кертер» – дисеңме?
Баласын имезгәч, Мәдинә иренә чылтыратып карады. Телефон җавап бирмәде. Аптырган хатын күршесе Индия номерын җыйды.
– Алло! Индия җаным, бу мин идем әле, Мәдинә!
– Мәдинә, йә, ничек син анда? Котылдыңмы? Кем? – диде трубкадагы тавыш.
– Кыз! Кыз таптым, Индия! Миңа нишләргә?
– Ничек инде нишләргә? Матур итеп имез кызыңны, яхшы уйлар гына уйла. Айнур беләме?
– Алмый телефонын... Чылтыратып карадым.
– Өйдә ул, машинасы капка төбендә күренде. Хәзер кереп әйтәм.
Индия күршеләренә кергәндә, ир сарайда терлекләр карый иде.
– Нихәл, күрше!
– Ярый, нәрсә таң тишегеннән хәл сорашып йөргән буласың?
– Кызың бар! Әле генә Мәдинә белән сөйләштем. Колак сөенчесе алырга кердем. Сөенчегә бер пар матур чиләк алып бирерсең, ярыймы!
Айнур Индиягә күтәрелеп карады да көрсенеп:
– Берни юк сиңа. Мин аңа кыз табарга кушмадым, – диде.
– Ярар, чәпчемә. Кичә пешергән өчпочмакларым, мантыем тора, төреп җыеп бирәм, бар, илтеп кил хатыныңа. Син дә бармагач, аның хәлен кем белер?!
– Ярар...
...Алтынчы көнне инде кендеге кибеп төшкән, әнисен бик елап аптыратмый торган Чәчәкне Айнур килеп алмый хәле булмады. Акушерка төрелгән кызчыкны Мәдинәгә түгел, нәкъ менә Айнурга тоттырды да:
– Кара аны, бу атнада туган иң матур кыз иде Чәчәк, елатма, яхшы кара! – дип өстәде. Айнур ләм-мим каршы сүз әйтмәде. Күзләрен челт-челт йомгалап, авызына каптырган имезлекне тәмле итеп суыручы бу җан иясе аныкы бит!
Чәчәк ир белән хатын арасына азрак җылылык сирпеде. Кич җитүгә, баланы бергәләп юындырдылар. Мәдинә аш-су белән кайнашкан арада, Айнур кызы тавыш бирүгә, кулларына ала торган булып китте. «Малай, малай» дип авыз суы корытса да, ир тынычлана төште. Яшь бит әле Мәдинә, алып кайтыр малай да.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Чәчәк ашауга батыр булгангамы, бик тиз тәпи дә китте. Җиде айдан өйне пыр китереп әйләнә, кулларын чәбәкли башлады. Теле дә «әттә!» дип ачылды. Ир акрынлап балага ияләнде, өйгә соңарып кайтулары сирәгәйде.
Йортка бәхет керәм дип торганда гына, тәрәзәләрне кабат хыянәт җилләре какты. Район үзәгендәге Римманың Айнурны ничек тә кулдан ычкындырасы килмәде. Хыянәт чабуыңа бер ябыштымы, сөйрәлә инде ул. Күпме бәхетле гаиләләрнең ямен җибәреп, балаларны ятим калдыра, яшәүнең тәмен җибәрә.
Чәчәккә бер яшь туласы көн иде ул. Айнур төшке аш вакытында базар янындагы киемнәр кибетенә керде. Кызына матур күлмәк аласы килә иде.
Көтмәгәндә генә кибеттә Римма белән очраштылар. Хатын иргә күлмәк сайлашкан, киңәш биргән булды да:
– Карале, Айнур, әйдә кызыңның туган көне хөрмәтенә чәй эчеп чык. Син ярата торган виски да бар. Йә, әйдә инде, әле вакытың бар бит, эшкә өлгерәсең, – дип мәче сыман сырпаланды хатын. Виски виски гына булмады ул көнне, Айнур төшке аш вакыты узганын да онытты. Чәчәккә дип алган күлмәк караватта гашыйклар аяк астында изелде. Мәдинә өстәл әзерләп ирен күпме генә көтсә дә, Айнур күренмәде. Шул көннән башлап ир ике хатын арасында бәргәләнде: берсе – Айнурның йортын алып бара, өс-башын карый, баласын үстерә, икенчесе – гыйшык-мыйшык уйный.
Римма яныннан чыккан саен ирне алыштырып куйган шикелле була: өйдә Чәчәккә дә, Мәдинәгә дә көн юк. Римма әллә алыштырып җибәрә инде ирне. Айнурның күзләре дә сөзә торган үгезнеке төсле калайланып, кызарып китә. Соңгы арада куллары уйнарга гына тора: ни эләксә, шуның белән кундырырга остарып китте.
Мәдинәнең гомере өзеләсе көнне дә ир аякларында чак-чак басып кайтып керде. Кулында эчеп бетермәгән виски шешәсе.
– Айнур, йә куй әле шул шешәне дә, тәмләп утырып ашыйк, кыстыбый пешердем, – диде хатыны.
Иргә кабынып китәргә күп тә кирәкми иде:
– Әле син миңа акыл сатасыңмы?! Менә идәннән җыеп ашарсың кыстыбыеңны! – дип, өстәл өстендә тәлинкәгә өеп куйган ризыкны идәнгә сыпырып төшерде.
Әтисенең бу кыяфәтеннән куркып, Чәчәк Мәдинәгә килеп сарылды.
Айнур нишләгәнен белмичә, кызын Мәдинәдән йолкып алып читкә ыргытты да хатынының баш түбәсенә җыеп куйган чәчен яулыгы-ние белән учына йомарлап, кухня шкафына таба төртте.
– Син! Син минем бөтен тормышымны җимердең! Әнәйне үтердең! Ник китмисең син, ә?!
Мәдинә иренең кулыннан ычкынырга тырышып караса да, булдыра алмады.
Чәчәк кенә кычкырып елап әтисенең аягына килеп сарылды.
– Тимә, тимә әнигә! Әни әйбәт! Син исерек!
Ирне кызының сүзләре тагын да ярсытты. Бер кулындагы виски шешәсеннән соң тамчысын голт-голт итеп чемерде дә, шешәне чүп чиләгенә ыргытты. Шүрлектә күзләренә чалынган тукмакны алып Мәдинәнең чигәсенә сугып җибәрде. Хатын идәнгә ауды.
– Әни, әнием! – дип өзгәләнеп, Чәчәк идәндә хушсыз яткан Мәдинәнең битләреннән үпте. – Әшәке әти, яратмыйм! Ул сине елата. Яратмыйм!
Айнур үзе кылган этлектәнме, әллә исерек тәненә һава җитмәүдәнме ишек алдына чыгып китте.
Капка төбе, өй эче тулы халык...
Мәдинәнең вакытсыз өзелгән гомеренең сәбәпләрен күпләр белсә дә дәшми. Сеңлесенең баш очында сулыгып-сулыгып елаучы Халисәне юатып, тынычландыручы Индиянең дә үзе белгән, күргән хәлләрне мәеткә хөрмәт йөзеннән булса да гайбәт итеп сөйлисе килми.
Мәдинәне өйдән алып чыгып барганда, ишек төбенә йөгереп килүче Чәчәк озатырга килүчеләрне айнытып җибәрде:
– Әнием, китмә, әнием! Мин таптым, таптым теге әшәке тукмакны! Ул сиңа башка тимәс. Менә аңа, менә аңа! – дип кулындагы канлы тукмакны идәнгә куеп таптарга тотынды. Колашаны алдан тотып баручы Айнурның йөзе көл төсле күгәреп китте. Озата чыгучылар аптырашып, бер-берсенә карадылар.
Чәчәк үксеп елавыннан туктамады, аның саен кабатлады:
– Әнием, китмә! Мин ул кәкәй тукмакны үтерәм! Ул әшәке тукмак сарайда качып яткан.
Сер капчыгы чишелде.
Бүлмәдәге хатын-кызлар чыш-пыш килеп алдылар.
Халисә сеңлесенең үлеменә сәбәпче булган канлы тукмакны Чәчәк кулыннан алды да сабыйны куенына кысты.

Гөлнур Айзат

Читайте нас: