Тәрәзәгә карап, тораташ калган Фәридәнең дерелдәгән иреннәренә күзләреннән тозлы яшьләр тәгәрәп төште: “Әнием кисәткәндәй, әллә ялгыштым инде?” Бу минутта аңа бик авыр, эчендәгесен беркемгә сөйли алмаганга, икеләтә авыр иде. Нишләргә соң? Иренә әйтсә, зуррак күңелсезлекләр килеп тумасмы? Ничек түзәргә инде, кайнанасының астыртын кылган гамәлләренә күпме түзәргә?..
***
– Ялгышмыйсыңмы, кызым? – Викторга кияүгә чыгам, дип әйтүенә каршы, әнисенең беренче соравы шул булды. – Рус милләтеннән булган ир белән гомер итү, ай-һай, читен булыр, балам, төптәнрәк уйлап кара әле!
Озын буйлы, аксыл чәчле бу егетне Тәскирәнең күргәне бар. Башка егет-кызлар белән Фәридәнең туган көненә дә килгән иде. Тәртипле, акыллыга охшап тора, дус буларак бик әдәпле, әмма бердәнбер кызына кияү буларак күзалларлык пар түгел: мөселман динендәге түгел бит инде ул. Менә бала, язмышын кем белән бәйләргә ниятләгән икән!
– И әни, хәзер милләт аермасы бармыни ул? Бөтенесе русча сөйләшә. Минем дус кызлар өйләрендә дә татарча сөйләшмиләр. Әле ярый, син минем белән татарча сөйләшүдән ваз кичмисең. Әти дә күбрәк гел русча әйтә.
– Алай да... сөйләшү бер хәл, ә гомер итү – кыр кичү түгел ул, дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр. Һәр милләтнең изге йолалары була, әлегә онытылып торсалар да, алар барыбер әйләнеп кайтыр, Алла боерса.
– Мәсәлән?
– Балага исем куштыру, төрле дини бәйрәмнәр, үлгәч, күмү хәстәрлекләре, дигәндәй. Егетеңнең ата-анасы да мөселман киленгә разый булмас, йөзеңә бәреп әйтмәсәләр дә, шайтан таягы кыстырган чаклары булыр...
Кышын гына була торган зәңгәрсу-соры күк төсендәге күзләренә гаҗәпләнү чаткылары чыгарып, Фәридә әйтеп салды:
– Без икебез килешеп яшәрбез, киңәшләшеп эшләрбез. Ә үләргә... иртә әле ул турыда уйларга. Викторның әнисе генә бар. Ул чиркәүгә йөрми, Аллага ышанмый.
– Тәүбә диген, кызым! Алла – ул һәркемнең җанында. Ышанмыйм, дип әйтүчеләр ялгышалар гына. Берәр авыр хәл килеп чыкса, “Аллакаем, үзең сакла!” дип, барысы бер Ходайга ялвара. Җанындагы Аллаһны күрмәсә дә, иң соңгы чиктә таяныр ноктасы Ул икәнен тоялар аны барыбер.
– Әни, син элек боларны бер дә сөйләми идең, әллә син дә заманага ияреп дингә бирелдеңме?
– Безнең буын “Алла юк” дигән гыйбарәләр астында үсте шул, Фәридә кызым. Шуңа йөрәктә булганны чыгарып салырга базнат ителмәгәндер... Менә синең хәбәрең җанымны актарып ташлады бит. Торалата, сине утка салыйммы? Бәлки, төшенерсең дип сөйләвем. Кеше ике тапкыр туа дип сөйләгән иде ерагәбием. Ул бер дә уразасын да калдырмады, тәһарәтсез йөрмәде, теленә яман сүз кертмәде. Әллә үзем бик бәләкәй булганга, әбием үзе миңа фәрештә сурәтендә тоела иде. Менә аның сүзләрен исемә төшердең син, кызым. Беренче тапкыр ана карыныннан туса, икенчесендә үзенең җанын – Аллаһны таныганда туа, дигән иде мәрхүмкәем. Хактыр аның сүзләре. Минем хәзер икенче күзем – күңел күзем ачылгандай тоела, яңадан тууым микән?
– Башкалар өйләнешәләр бит. Әйбәт яшиләр. Әле татар ирләренә караганда, руслар хатыннарына игътибарлырак булалар, дип, күрше апага үзең сөйләп торган идең беркөн.
Фәридәнең тавышында ризасызлык билгеләренең беренче чаткылары сизелде.
– И бала... үзеңә кирәкмәгәнен дә ишетеп торасың икән! Синең колакка ишетеләсе сүз түгел иде лә... Ике тапкыр кияүгә чыгып уңмады бит ул апаң. Менә рус кешесе белән очрашып йөрим, нишлим? дигәненә әйтелгән сүзләр генә ул, балам. Үзеңнеке – үзәктә бит, сиңа бер дә алай әйтәлмыйм!
– Әти дә риза булмасмы?
– Әтиең икенчерәк төсле уйлый ул.
Тәскирә кызының кыска итеп киселгән аксыл чәчләренә, какча гәүдәсенә сылашып торган яшькелт футболкасына карап, авыр итеп көрсенеп куйды. Балалар бакчасына йөргәндә Фәридәнең дулкынланып торган озын коңгырт чәчләренә сокланмаган тәрбияче, әти-әни калмый иде. Кыз үсә торды, чәче әкренләп кыскара торды.
– Кистермә, балакаем, озын чәч кызларның сылулыкларын тагын да ныграк күрсәтеп тора ул. Тауның күрке – таш, кызның күрке – чәч. Гомер-гомергә озын чәчле кызларны иң чибәре дигәннәр.
– И әни, ул бит элек булган. Хәзер кемгә кирәк ул озын чәч? Мин бит мисс-сылукайда катнашырга җыенмыйм – буем килмәгән.
Инде мәктәпне тәмамлап, үзләренең шәһәрендәге институтның икътисад бүлегенә кергәч, чәчен ничә төрлегә үзгәртмәгәндер. Ахырда, төсен аксылландырып, кып-кыска итеп йөртә бит әнә.
– Беркемнең дә чәче гомер буе кап-кара калмый – агара, кызым. Талларга карап, чәчеңнең үз төсен сагынган чакларың булыр, тик кайтарып булмас. Юкка табигый төсне күпсенәсең, – дип борчу белдергән әнисенең киңәшләрен дә тыңламады, дус кызларыныкына охшатып буяткач буятты инде.
Ана, хатирәләр сандыгын актарып, тынып калды. Үзе гаепледер, кызын рус мохитенең йогынтысыннан саклый белмәде. Әле Фәридә башлангыч сыйныфларда укыганда, Тәскирә, базар әйләнеп, борма юллар белән сатып алган татарча җырларны куя иде; туган якларын сагынып, моңлы көйдән борыны да юешләнеп китә иде инде. Кызы: “Татарчаны җырлатма!” – дип, магнитофонны сүндертә иде – янәсе, күңелсезләнәсең, елыйсың.
Ире дә татар көйләрен өнәмәгән җан булып чыкты: “Алар русларныкын күчереп язалар, үзләренең юньле җырлары юк”, – дигән фикердә булды. Аңа ни әйтәсең – балачагы рус авылында узган; дуслары, уйнаган уеннары – русларныкы. Исеме һәм үзе һаман таный алмаган татар җаны гына бар бит аның...
Руска тиңләштереп тәрбияләү бөтен җирдә ярылып ята шул: балалар бакчасында өч яшьлек кызларын русча сөйләшергә өйрәтми китермәгез дигәннәре әле дә хәтерендә. Югыйсә, Фәридәнең теле татарча ачылган иде... Мәктәптә белем бирү гел русча; берзаман татар теле иң соңгы факультатив дәрес итеп укытыла башлагач, укытучы апалары өйгә килде, кызыгыз алтынчы дәрескә калмый дип. Фәридә цирк түгәрәгенә йөри иде, өйгә тизрәк кайтырга теләгәндер инде. Шунда ире Ринат:
– Нәрсәгә кирәк ул татар теле? Ансыз да аларга күпме фәннән укырга, – дип (русчалап инде), укытучыга уңай җавап бирмәде. Тегесе бит безнең мәнфәгатьне кайгыртып йөргән югыйсә...
“Их, үзем шунда йөрттермәгәнмен!..” дип, ачынып уйлап куйды хатын.
Тәскирәне туган төбәген ташлап киткәненә менә ничәнче кат үкенеч көйдерде. Рәхәтләнеп ситсы күлмәктән, ялантәпи су буйларын да әйләнмәгәч, җәйнең ни яме дә, ни кирәге бар? Яздан көзгә кадәр биек үкчәләр белән тек-тек асфальт чүкеп яшьлеге, хәзер – гомер уртасы үтеп бара; ә ул хыялында авыл болыннарында печән җыеп, чәчкәләрнең хуш исеннән исерә. Әйе, кайтып килергә була ул... Ләкин бит алар анда кунак кына. Авыл да, болыннар да кунакка башкача карый: “сез бит безне ташлап киттегез, туган телегез белән туган җирегезне ятка алыштырдыгыз”. Үпкә белдерсәләр дә хаклары бар: алыштырдылар. Әллә туган авылында калса, чеп-чи татар мохитендә кырыкмыш тай үстергән булыр идемени? Нәселдә булмаганны – руска кияүгә чыгам дип, бердәнбер баласы хәзер йөрәккә ут ягар идемени?! Бу ярым рус бала мәхәббәтен чит милләттән тапкан икән, аны гына гаеп итеп тә булмый. Кыз баланың язмышы үзенә ияреп йөри, диләр бит. Кистереп, каршы килергә дә куркыныч.
...Тәскирә әле студент кыз иде. Җәйге ялга кайткач, авылларында коточкыч вакыйга булды: аннан нибары ике яшькә олырак бер егет үз-үзенә кул салды. Армиядән кайтуына ярты ел да узмаган иде. Ул Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткәндә, рус кызы белән танышкан булган. Кайткач, читтән торып институтка кергән, эшкә урнашкан; сөйгән кызы белән хатлар алышып, янына барып, күрешеп торганнар. Билгеле, әти-әнисе улларының кемгә гыйшкы төшкәнен белмәгән. Менә беркөнне ул, бакчаларда гөлләр шаулап чәчкә аткан вакытта, өйләнергә теләвен әйтеп, кызын таныштырырга алып кайткан.
– Бервакытта да риза булмаячакмын! – дип кычкырган әнисе. Ул хатын зерә дә зур гәүдәле, калын тавышлы иде – авылда иң көчле хатын шул булгандыр. “Һайт!” дип, урамның бу башында кычкырса, урамның түбән очындагы маллар куркып, дерелдәп китә, дип сөйлиләр иде...
Рус кызын табынга утырту түгел, өйгә дә кертмәгәннәр. Уллары озата киткән. Өч көннән кайткан. Әнисен ризалатырга теләп, күз яшьләре белән сораган, ди. Әтисеннән сорамаган, чөнки ул өйдә күләгә кебек – хатыны сүзеннән чыкмый яши торган ир иде. Әни кеше яман сүзләр әйткәндер инде, каты торган. Егет кичен абзарда сөйгән кызының карточкасын алдына куеп, бауга менгән... Бөтен авыл елады...
Тәскирә бу хәлләрне гел аянып искә ала. Хәзер дә кызына төптән уйла дисә дә, эш туйга барасын күңеле сизенде. Бер атнадан аларга Виктор килде.
– Никах укытырга кирәк дисәгез, апа, мин мөселман динен алам, – диюе анага яшен угыдай кадалды. Юк, монысына беркайчан да риза түгел ул! Улын анасына каршы борсынмы? Ә кызына ире ягыннан бөтен туганнарын дошман ясасынмы? Анага бала – бәгырь җимеше. Әлегә христиан динен тотмаса да, улының дин алыштыруын нинди рус хатыны тыныч күңел белән кабул итсен? Ә Фәридәгә кирәкме бу? Динен саткан – җанын саткан. Җанын саткач, ул кеше иблискә әйләнмиме? Андый ир белән яшәү саваплырак була дип кем ышанып әйтә ала?
– Юк, – диде Тәскирә. – Беркем дә динен алыштырмый. Һәркем үзенең динендә кала. Ә туасы балалар балигъ булгач, динен үзе сайлар... Инде бер-берегезне яратасыз икән, бергә озын гомер юлын үтәргә әзербез, дисез икән – никахсыз кушылырсыз. Ходай язган булса, тигез гомер итәрсез, әтиегез белән мин фатиха бирәбез, – дип, үз тәгълиматына каршы килеп, өметләрен җуя башлаган яшьләрне куандырды.
Туйлар үткәч, яшь гаилә (Тәскирә аларны үзләрендә яшәтәсе килсә дә, ире кистереп әйтте: “Кияүнең әби-бабайда яшәве дөрес нәрсә түгел, фатирлары булганчы, үз аналарында торсыннар!”) өч бүлмәнең берсендә учак тергезеп, матур гына яшәп киттеләр. Фәридә – акыллы кыз, иренә әнисен сөйләмәде, бианасына ирен мактап торды. Килен белән кайнана арасы салмак аккан елгадай тигез, шома иде... Оксана Викторовнаның эчендә ниләр кайнаганы әкренләп бер елдан чыга башлады.
Фәридә бәби алып кайтырга җыенган чаклар иде. Оксана Викторовна иптәш хатынына шалтыратты да, тегесе, озак көттерми, килеп тә керде; чәй эчтеләр дә, җыенып, чиркәүгә киттеләр. Зал бүлмәгә икона кереп оялады, янына бәйрәмнәрдә шәм дә кабызып куела торганга әйләнде. Фәридә һәр ят искә укшый иде, монда шундый кискен исләр чыгарып янучы шәм янгач, ул бәдрәфкә ничә кергәндер. Тик дәшмәде. Үз өе түгел бит, нәрсә дисен, руслар икәнен белеп килде. Аның интеккәнен күреп, Виктор әнисенә шәм кабызуны туктатырга кушты. Тегесе сүзсез генә риза булды. (Эчтән генә тантана иткән кебек иде ул...)
Бәби тугач, Фәридә бар вакытын бала белән уздырды, кайнанасы белән аш бүлмәсендә очрашып, җылы гына гапьләште. Йөзендә һәрчак мөлаем елмаю булды. Килен өчен гаиләдәге тынычлык – бәхет терәге, монысы кешелек дөньясы кануны. Кайчак төннәрен, бала елап, уянырга туры килгәч, көндезләрен сабые белән йоклап ала иде. Берчак нәкъ аның ял иткән вакытында Оксана Викторовнаның дус хатыны килеп, залда кычкырып әңгәмә кора торганга күнектеләр. Сабый йоклый, аңа бу тавыш комаучаламый, ә Фәридә стена аша яңгырап торган тавыштан ял итә алмый. Берәр атнадан ул сулыгып калды, күкрәгендә сөте дә кимеде. Ә үзе: “Мин, үзем дә искәрми, начарлык кылдым микән әллә аңа?” дип баш ватты. Виктор хатынындагы үзгәрешләрне күреп, төннәрен:
– Син көндез дә бала карап нык арыйсың, йокла, кадерлем, мин үзем сабыебызның астын да алыштырам, су да эчерәм, – дип, бала белән үзе кайнашты.
Моны, билгеле, әнисе күрми калмады. Улы кызганыч иде аңа, көндез – эштә, төнен – йокысын бүлеп, аягөсте. Дус хатыны килми башлады...
Фәридә тагын нәрсәнедер исенә төшергәндәй булган иде, кул гына селтәде – башында, алары чәчкәсе генә булган, дигән уй чагылып калды. Ике яшьтән оныгына пасха вакытында буялган йомырка пешереп ашатуы, төрле дини сурәтле китаплар бүләк итүе яшь әнине ул чаклы борчымады. Нишлисең, Оксана Викторовна да бердәнбер улыннан үзенең нәсел дәвамчысын өмет иткәндер, бер диндәге онык тууын теләгәндер...
Кызына өч яшь тулгач, Фәридә икътисадчы белгечлеге буенча эшкә чыкты. Баласы кечкенә булганга, аңа тулы булмаган эш көне графигы төзеделәр. Бер көнне иртәнге якта эшләсә, икенче көнне эшкә төштән соң, баласын ашатып йоклаткач китә. Ул уянып күзен ачуга кайтып та җитә. Инде өйрәнеп киләләр. Оксана Викторовна да авырсынмый, килене эшкә чыгуына шатланып риза булды бит. Шулай булмыйни, фатир хакын түләү тулысы белән улының җилкәсендә.
Барсыннан да канәгать иде Фәридә. Бар да яхшы иде. Бүгенгә кадәр. Менә ул кайтып керде; көрән костюмын салып, алсу фланель халатын киде, дулкынланып иңбашына таралып төшкән коңгырт чәчләрен артка җыеп төйнәп куйды, кулларын юды да кызына алган йомшак аюны күкрәгенә кысып, мес-мес йоклап яткан нәние янына килеп басты. Кайнанасы, күрешеп хәл-әхвәл сорашкач, үз бүлмәсенә кереп киткән иде инде. Фәридә карават янында ниндидер ят бер нәрсә тойгандай туктап калды. Нәрсә бар соң? Күңелгә ятышсыз нәрсә бар? Кинәт аның күзе бала муенында йокы киеменең якасы астыннан чак кына күренеп торган көмеш чылбырга төште. Фәридә чылбырны сак кына күтәрде... “Аһ!” – чылбырдагы көмеш тәре кулын пешердемени... юк, бәгырен көйдерде – газаплы аваз тамактан җанны ярып чыкты булса кирәк: бәгырь кисәге тамакка таш булып килеп тыгылды. “Ни өчен? Ник бу кадәр диндар булып кыйлана әнкәсе? Аның йөрәген яралар өченме? Сабыйны, Виктор белән Фәридәгә дә әйтеп тормый, чукындыру нигә кирәк булган? Виктор әнисенә бала үскәч, динен аңлы рәвештә үзе сайлаячак, кагылмыйк, дигән иде бит...” Аккургаш уйлар күңелне һаман ныграк баса. Һәм, ниһаять, җанны эчкерле дөньяви гамәлләр тузаныннан арындырып, күздән кайнар яшьләр тәгәри: “Кичер мине, Раббым, мин ялгыштым...”
Зимфира Исламова