Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
4 апрель 2020, 20:00

"ОНЫТ" ДИМӘ!

Булат урынга яткач та озак йоклап китә алмады. Хатынын кочаклауга, кылт итә дә Гөлсирин искә килеп төшә. Төшми хәле юк: ул бит Гөлсирин кияүгә чыккач, ничә ай аңгы-миңгеләнеп йөрде, бөтен кызларда Гөлсирин төсмерләрен эзләп. Үз авылларында булмагач, әнә күрше авылдан буе да, гәүдәсе тулылыгы, төс-кыяфәте дә Гөлсирингә охшаган бер кыз тапты да, “Яратам, синнән башка яши алмыйм” дип матур сүзләр сөйләп тормады. Танышуларына атна дигәндә, тотты да өйләнде.

Булат манма тиргә батып уянды. Тәрәзәдән төшкән сүрән генә яктылык әле төн булуын, торырга иртә икәнлеген әйтеп торса да, күзләренә инде йокы эленмәде. Хатыны Разия изелеп, рәхәтләнеп таралып китеп йоклый. Ир торып, тәрәзә янына килде. Тәрәзәгә тиеп үк торган алмагачның эре алмалары сүрән яктылыкта тагын да зуррак булып күзгә шәйләнә, шәүләләре теплицага кеше башлары сыман төшкән. Әнә ике баш! Бер-берсенә якын ук килеп нидер сөйләшәләр төсле. Бер-берсенә сарылган ике кул ни хакында сөйләшә икән? Булат күзләрен угалап алды. И,юк икән лә, алмагач ботакларының шәүләсе генә кеше куллары сыман күренгән. Алмагач шәүләсе ирнең уйларын ерак үткәннәргә алып китте...

Ул елны мәктәпне тәмамлап, район үзәгенә училищега укырга килде Булат. Дөресрәге, абыйсы авылдан әллә ни ерак чыкмаган энесен үз кул астында тормыш мәйданына әзерләргә булды. Булат шул көннән башлап “Без кем!” дип күкрәк сугып йөргән Апас егетләре белән бер юлдан йөри башлады. Күңелдә дәрт, беләктә көчнең ташып торган чагы. Иптәш егетләре белән көндез белем китабын кимерсәләр, кичләрен район мәдәният йорты алдында оештырыла торган дискотекаларның үзәгендә кайныйлар. Музыка дигәндә, егет ашавын да оныта. Җәйге каникулларда эшләгән акчасына кассеталы кечкенә генә магнитофонны бер дә яныннан калдырмый. Үзе дә Фирзәр, Сәйдәш җырларын яздырып тыңлый. Аларның җырлары, әйтерсең лә, гел Булат турында кебек тоела. Егетнең кич соңга калып кайтуына җиңгәсе сүз әйткәләсә дә, абыйсы егет чакның ни икәнен белгәнгә, Булатның төнге маҗараларына көлеп кенә карый. “Һәр кичне бер кызны озатмагач, егет буламыни инде ул, йөрсен, сөйләшсен, кешеләр белән аралашырга өйрәнсен, Руфия!”- дип чәпчегән хатынын гел тынычландыра килә. Тегесе исә: “Апасның үз лидерлары бар бит, малайны кыйнап ташламасыннар дип кенә куркам мин, җаным!”- дип, орышуларыннан хәзер кайтып төшә. Булат үзен бертуган энесе кебек күргән җиңгәсенә дә ачуланмый, ә абыйсының киңәшләренә һәрчак колак сала. Дулап торган чем кара чәчле, борын төбендә сызылып киткән кара мыеклы чибәр егеткә күз атучы кызлар да юк түгел. Бии башласалар, әле берсе, әле икенчесе каршына төшә, шаяртып сүзләр әйткән була. Арада Булатның күзенә туп-туры карап: “Әйдә, мине озат бүген”, - дигәннәре дә табылып тора. Егетнең генә күңеленә кереп утырырдай кыз табылмый әлегә. Ә бер көнне...
...Шул чак уянып китеп, иренең тәрәзә янында басып уйга чумуын күргән Разия аңа аптырап карый:
-Булат, ни булды? Нишләп төн бүресе сыман йокламыйча, тәрәз каршында басып торасың?
-И, Разия, йокы качты әле монда...Йөрәк кыса!
-Чуртым булганмы ул йөрәгеңә?! Ят!
Хатын икенче ягына әйләнеп ята да шунда ук гырлап тагын йокыга да китә.
Ир хатынының шулай изрәп йоклый алуына сокланып та, көнләшеп тә карый. “Кирәк бит шулкадәр йокыбикә булырга?!” - дип, хәйран кала.
Тәрәзә каршында теге алмалар шәүләсе ирне кабат яшьлек иленә әйди...
...Көн дә үзләре белән дискотекага йөри торган шаян күрше кызы Гөлсирин моңсу күренә бүген. Иптәш кызы авырып киткән икән, ялгызы гына клубка барасы килми икән.
-Нишләп ялгыз булсын, әйдә икәү барабыз, менә мин бар ич! - дип егет кызны җитәкләп диярлек капка төбеннән алып китә.
-Минем бүген биисем килми, - ди Гөлсирин.
-Нишлисең килә соң?
-Урамда йөрисем килә!
-Соң көндез шул урамнан йөреп туймадыңмы әле?
-Юк, туймадым. Булат мин бит тагын өч көннән университетка документлар бирергә китәм. Вузда укыйсым килә минем. Казанда!
-И синең белән клубка йөрүләр бетә икән! Матур биисең бит син, Гөлсирин!
Үзенең йомры гәүдәле булуыннан гел кимсенеп, кыенсынып йөрүче кыз егет әйткән сүзләрдән комач сыман кызарып китә, ләкин айлы кич ул кызыллыкны үзенең матур манзарасына яшерә белә.

2 бүлек
“Карале бу Гөлсириннең күзләре бигрәк сөрмәле икән ич! Иреннәре дә яңа гына кабара башлаган тәмле кабартма сыман! Ә чәчләреннән сирень исе килеп тора. Вәт Гөлсирин дисәң дә гел сирень! Бит алмалары бигрәк алсу алманы хәтерләтә-тешләп карыйсы килә!” Егетнең күрше кызын бүген генә күргәндәй, хәйран калып карап торуына үзенең дә исе китә. Һәр кич саен Булатлар белән бергә барып, бергә клубтан кайткан бу кызга сыңар комплимент та әйткәне булмаган икән ич!
-Карале, Гөлсирин, соң алай бик урамда йөрисең килгәч, әйдә йөртәм. Клубка кереп тә тормыйбыз.
-Ә дусларың?
-Нәрсә дусларым? Әйтермен: “Мин бүген занят,” - диярмен.
-Ә алар? Алар минем белән киткәнеңә риза булмаса?
-Хе, кем әле аларның риза булу-булмавына карап торсын?! Әйдә, тот минем беләктән!
Егет кызга горур гына ым кагып куя да, терсәген өчпочмак ясап, Гөлсириннең аны култыклаганын көтеп тора.
-Әй, оялам мин, Булат.
-Ал, ал, акчаң булса, берне түгел, ике өй ал! Берсендә-син, берсендә мин яшәп торырбыз да, аннары өйләрне тоташтырып икәү яшәрбез!
-И шаяртмаса инде, Булат! Янәшә генә барыйк!
-Бакча балалары сыман җитәкләшеп барыйк диген тагын!
Апас күге йолдызларга коенган. Әнисе бәлеш пешерә торган зур таба кадәр якты айга карап ала да Гөлсирин бүгенге киченең шундый сөйкемле егет белән узуына сөенеп, ара-тирә елмаеп ала. Моны Булат та сизә. Аңа бу кызның шатлыгы әллә нинди әйтеп бетергесез бер рәхәтлек бирә. Кызлар сөендерә алу - үзе бер бәхетле мизгел ич ул!
-Карале, Булат..
Егет атлап барган җирдән кинәт кенә кызның ике кулыннан элэктереп ала да:
-Я, карыйм, сиңа гына карап торам менә! - дип, Гөлсириннең борын очыннан үбеп тә ала.
Мондый хәлне башына да китермәгән күрше кызы тартылып карый-ычкына алмый. Булатның көчле куллары шәп эләктергән!
3бүлек
-Тартылма инде, барыбер ычкына алмассың! Мин бит авылда үз яшьтәшләрем арасында сабан туенда батыр калган кеше.
Гөлсирин егетнең гәүдәсен баштанаяк күздән кичергәнне Булат та сизеп ала:
-Нәрсә ябык димәкче буласыңмы? Куллар көчле минем - кул көрәшендә батыр калдым мин!..

...Булат тәрәзә каршында үзенең һаман ялангач басып торуына исе китеп, ай яктысында теплица өстендәге теге ике баш шәүләсен тагын бер карап алды да аш бүлмәсенә чыкты. Әллә егет чакларын уйлаганга, әллә Гөлсиринне оныта алмавы ирнең күңелен тутырды. Чәйнектән салкын чәй агызып эчте -истәлекләр кызуын салкын чәй генә бастыра алса икән?! Нигә болай килеп чыкты соң тормышлары: Гөлсирин үзенә сагынып яши, Булат - үзенә! Бер-берсен оныта алмый яшәгән йөрәкләргә кавышу әмәле күренми. “Иртәгә сабан туена чыгып керәсе булыр, бәлки әле Гөлсиринне да очратырмын?” дип уйлады ир. Үз уеннан үзе сөенеп, кабат йокы бүлмәсенә китте. Хатыны Разия ике дөньяны бер итеп, җәелеп, паровоз төсле пуф-пуф килеп рәхәтләнеп йоклый. “Бигрәк тәмле итеп йоклый белә бу Разия! Йокы дигәндә, аңа йомшак мендәр дә кирәк түгел, урын да үгиләп тормый, каты дими, ни дими-кая төртелсә, шунда йоклап китә. Ире гел аның шундый талымсыз булуына шакката да, сокланып та куя. Әле ярый ул Булат төсле пырдымсыз, йокысыз түгел. Алайса икәүләшеп ятарлар иде ах-ух килеп, бер яктан бер якка әйләнеп.

Булат урынга яткач та озак йоклап китә алмады. Хатынын кочаклауга, кылт итә дә Гөлсирин искә килеп төшә. Төшми хәле юк: ул бит Гөлсирин кияүгә чыккач, ничә ай аңгы-миңгеләнеп йөрде, бөтен кызларда Гөлсирин төсмерләрен эзләп. Үз авылларында булмагач, әнә күрше авылдан буе да, гәүдәсе тулылыгы, төс-кыяфәте дә Гөлсирингә охшаган бер кыз тапты да, “Яратам, синнән башка яши алмыйм” дип матур сүзләр сөйләп тормады. Танышуларына атна дигәндә, тотты да өйләнде. Быел бергә яши башлауларына да унтугыз ел булган икән инде. Улы быел урта мәктәпне тәмамлады, кызлары тугызынчы сыйныфны бетерде. “Йорт-җир булдырыйм, балаларны аякка бастырыйм,” - дип яши торгач, узган да киткән күпме гомер... Ә мәхәббәт? Ул әнә йөрәкнең бер читендә һаман пыскып яна да яна. Ә бит Гөлсирин тарафыннан аз гына җылы җилләр исеп куйса да, бу учак дөртләп кабынып китәр иде. Гөлсириннең ире үлгәнгә дә биш былтыр бит инде, нишләп кияүгә чыкмый икән, хет Булатның өмет чаткысы сүнәр иде.

Ир күзләрен йомды. Уйлары аны кабат Гөлсирин белән Апас урамында йөргән айлы кичкә алып китте...
-Гөлсирин!
-Әү!
-Авызың дәү!
Кыз җиңелчә генә үпкәләп дәшми тора.
-Я инде, шаярттым гына, Гөлсирин!Синең бөтен җирең дә килешле!
-Гәүдәмдәме, таза ич мин, кочагың да җитмәс!
-Җитмәгән кая ул! Яле тикшереп карыйбыз. Егет ике дә уйлап тормыйча, Гөлсириннең шактый таза гәүдәсенең билен дә таба, эләктереп тә ала. Кызның тыгыз йомры күкрәкләре көчле егетнең кочагында нишләргә белмичә, ясмык сыман яссыга әйләнә. Булатның кайнар тыны Гөлсириннең дулкынланудан тирләгән маңгаена бәрелә.
-Я җитмәдеме кочагым? Менә эреп беттең бит! Булатка шулчак әллә ни була. Шушы сирень чәчәкләре исе килеп торган кызны беренче күргәндәй, йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып сикерә, кызның ут шикелле кайнар тәненнән ялкын егетнең беләкләрен пешереп ала. Бу ни галәмәт? Ничә тапкыр кызлар озатып йөреп тә мондый халәт кичергәне булмаган Булат, аптырап, Гөлсриннең биленнән бер кулын ала да, акрын гына кызның ияген күтәрә төшеп күзләренә карый. Кыз, арыслан тырнакларына эләккән болан баласы сыман,тартылып куя.
-Юк инде, матурым, ычкына алмассың!
-Булат!
-Әү! - ди егет.
-Авызың дәү, - дип бу юлы Гөлсирин көлеп җибәрә.
-Ә син үлчәп кара! Авызны дим! Учың белән! Кыз сак кына егетнең иреннәре янына учын китерүгә, Булат аның мамык сыман йомшак бармакларын үбеп куя. Тәне туктаусыз дерелдәгән кызны тынычландырырга тырыша Булат.
- Сине егетләр бер дә кочаклаганы юк иде мәллә, ай-яй куркак куян син!
-Бар,ә мин аларның яңакларына бирә идем. Шуңа бик кочакларга атлыгып тормый иделәр.
- Минекенә бирмәдең ич! - дип егет, көлеп җибәрә.
Кыз дәшми. “Чынлап та, нишләп бу егетнең яңагыннан ут чыгармадым икән?” дип уйлыймы әллә Гөлсирин.

Булат кабат кызны үчектереп:
-Минем яңаклар бәхетлерәк икән ...башкаларныкыннан дим! Аларга синең куллар эләкмәде ич! Әллә мин башкалар кебек түгелме, Гөлсирин?
-Түгел!
-Нәрсә түгел?
-Син башка!
-Ничек башка?
-Син әйбәтрәк!
-Менә сиңа мә, иске авыздан яңа сүз, инде ярты айдан артык танцыга бергә барабыз, бергә кайтабыз, әйткәнең юк иде бит?!
-Ә синең сораганың юк иде! Син сорадың-мин әйттем!
Табар елгасы өстенә төшкән ай яшьләрне күзәтә. Елга буенда күп парлар йөргәндер, ай да, елга да аларның мәхәббәт сүзләрен күп ишеткәндер. Әмма Табар елгасы үзе дә, аның янында үскән таллар, иянкеләр дә сер саклый беләләр. Кирәк булганда, гашыйларны ят күзләрдән яшерәләр дә.
-Булат! Кайтыйк инде! Соң бит!
-Киче бик матур бит, Гөлсирин, ае дә нәкъ синең төсле!
-Түгәрәк, тулы димәкче буласыңмы? - дип үртәлергә тора кыз.
-Юк, якты! Синең дә йөзеңнән шундый яктылык бәреп тора! Елмаю бик килешә сиңа, Гөлсирин!
Кыз үзенең үпкәләргә җыенуының урынсыз булуын аңлап, егеткә карап елмая.
-Менә шулай! Гел елмаеп кына тор син, Гөлсирин! Елмайгач, тагын да матуррак, сөйкемлерәк буласың син!
Булат авызыннан шундый сүзләр төшүгә үзе дә аптырый. “Әллә соң бу күрше кызына гашыйк булдыммы?! Вәт тамаша!” дип, башын селкеп куя.
4 бүлек
-Кайтабыз дигәч, кайтабыз инде!
-Гөлсирин!
-Әү! Кыз үз сүзеннән үзе тагын елмаеп куйды. Булат тагын шаяртыр дип уйлаган иде, ләкин егет гомер булмаганча, җитди иде.
-Гөлсирин! Синең яраткан егетең бармы?

Булат кызның кулыннан тотты да күзләренә туп-туры карап җавап көтте. “Бар дисә, нишләрмен?” дигән уй башыннан сызып узуга, йөзе тагын да җитдиләнә төште. Кыз җавап бирергә ашыкмады. Менә сорау тулы карашлар очраштылар.
-Гөлсирин, мин сорау бирдем сиңа!
-Ә мин ишеттем, Булат!
Булатның миендә инде мең сыр ясап әллә нинди уйлар чәбәләнде, көрәште, бәргәләнде дә кабат карашларына төшеп, Гөлсирин карашларына күпер булып тоташты.
-Бармы?
-Бар!
Егетнең йөзе куырылып килде.Гөлсириннең кулын ычкындырып, берничә адым алгарак китте.
-Нишләп аласа минем белән урам әйләнәсең, егетең булгач? Булатның тавышына кырыслык чалымнары чыгып, дулкынлану катыш ачудан калтырап куйды.
-Ә ник сорамыйсың кем дип?
-Кем?
-Бик әйбәт күңелле бер егет!
Бу юлы кызның үртәлүе егеткә күчте. Аның күкрәген нидер кысты, чәнечте.
Их син,яшьлек! Шушындый мизгелләрең гомергә йөрәккә язылып кала бит синең! Иң матур, иң саф хисләр әнә шундый тәүге очрашу-аңлашуларда буладыр, күрәсең! Егет күккә карады: табак хәтле якты ай аларны озата кайта. Меңләгән йолдызлар сибелгән күк тә шул ук-бая Табар елгасы буенда алар басып торган чактагы шикелле! Ай да тагын да яктырак балкый сыман. “Ә без? Без тагын әле Гөлсирин белән болай матур итеп очраша алырбызмы тагын?!” Егет авыр итеп көрсенеп куйды.
-Нәрсә үз соравың үзеңә авыр булдымы?
-Авыр! Җавабың авыр! Димәк, ул бик әйбәт егет?
-Бик әйбәт! Бик акыллы! Бик чибәр! Кап-кара мыеклары да бик килешеп тора үзенә-бер дигән! Кап-кара чәчләрен дә гел тотып карыйсым гына килә-шундый матур кабарып торалар!

Булатның эче көнчелектән көйде.Ул кабат кызның ике кулыннан эләктереп үзенә тартып куйды.
-Шундый матур, шундый акыллы да егетең булгач, син нигә минем башымны катырып монда басып торасың?
-Ә син бит исемен ишетмәдең әле, шуны әйтергә торам, - диде кыз, елмая төшеп.
-Кыяфәте белән миңа охшаган егет кем инде ул, Гөлсирин?
-Җүләр син! Маңгай күзләре ботак тишеге ул! Күңел күзләреңне ачып кара, Булат! Ул егет - син!
-Мин? Мин?!
-Әйе, син! Минем әле синнән башка беркем белән дә свиданиегә чыкканым булмады. Гел дус кызлар белән бергәләп кенә йөрдек бар җиргә дә! Ә бүген менә минем күптәнге хыялым чынга ашты - син мине озатып йөрдең, Булат!

Гөлнур Айзат



(дәвамын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: