Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
5 апрель 2020, 20:00

"ОНЫТ" димә!

-Син Казанга киткәч, онытырсың инде мине?-Ә син оныттырма!-Ничек? Мин дә артыңнан барыйммы? Училищены тәмамлауга армиягә китәм бит мин. Мин кайтканны көтмәссең дә әле?-Нишләп көтмим ди, көтәрмен! Артымда кияүләр тезелеп тормый ич!-Яратам бугай мин сине, Гөлсирин!

Булат әллә нишләп китте, әйтерсең, күктәге меңләгән йолдызлар егет өстенә ишелеп төштеләр! Егет, Гөлсиринне, кулларынннан тартып китереп, кочагына кысты.
-Әй тиле, сантый мин !Әле белмәгән егетеңнән көнләшеп, шашар хәлгә җиттем бит! Гөлсирин, матурым, куркак куяным, гафу ит син мин җүләрне! Булат кызны шулкадәр каты кочты, тегесе өнсез-тынсыз калды:
-Уф, үтерәсең бит!
Булат ай яктысында кызның колакларында җемелдәгән алкаларыннан үбеп алды.
-Менә бу төн, менә бу свидание! Рәхмәт сиңа,Гөлсирин! Үз гомеремдә бу кадәр дулкынланганым, шатланганым булмагандыр?!
-Әйдә, кайтабыз! Әни борчылып торадыр, соң бит инде!
Егет белән кызны ай капка төбенә кадәр озата килде дә икенче пар гашыйкларны күзәтергә күктәге үз юлыннан китеп барды. “Монда тәртип!”-дигәндәй, инде башкача күзәтүне кирәк тапмады, күрәсең!

5 бүлек
-Булат, ник йокламыйсың инде, төн бүресе!
Разия иренең уф-пуф килеп һаман боргаланып ятуына уянган икән.
-Ни булды соң? Бер-бер борчуың бармы, җаным? Миңа гына әйтмисеңме, эшеңдә берәр хәл килеп чыктымы әллә?
Булат, хатынын кочаклап, тынычландырырга тырышты.
-Бүген яңа ай туган бугай, шул йоклатмый, ахры. Галимнәр әйтә бит: “Ай тулган көнне артык сизгер кешеләр өчен бик уңайсыз, йокылары кача”,-ди. Мин шул сизгерләрнең берседер, күрәсең!
-Ну, сине йоклатыр өчен, күктән айны сөйрәп төшерә алмыйм бит инде! Матур нәрсәләр турында уйлап кара! Бәлки йоклап китә алырсың?!
-Уйлыйм мин...матур нәрсәләр турында... “И, белсә, Разия, мин ниләр уйлаганны-күзне дә ачырмас иде!” Өйләнгән елларда Булат аңа еш кына Гөлсирин дип эндәшкәнен хәтерләде. Уенда гел Гөлсирин йөргәнгә, шулай төшләрендә дә аңа дәшкән булгандыр инде. Андый чакларда хатыны көннәр буе авызыннан бер сүз дә чыгармый гына йөри. Гаилә тынычлыгы хакына Булат җан ярсуын физик эш белән баса. Тәнне каезлап була ул, ә йөрәкне нишләтергә?! Ул әнә ике дистә елдан артык туктаусыз Гөлсиринне сагына, оныта алмый, гел күрәсе килеп тора. “Мине ташлап, Фәнискә чыккан идең,ирең барыбер гүр иясе булды. Их, Гөлсирин, Гөлсирин, үзеңне дә, мине дә бәхетсез иттең син!” - дип әйтәсе килгән чаклары күп булды ирнең.
Булат күзләрен йомып карады. Бүлмәгә төшкән ай яктысы йомык күзләрне дә нурлары белән иркәләп, нидер әйтергә теләгән сыман...Гөлсирин йөзе төсле бу тулы ай аны, әйтерсең лә, гомер буе озата килә. “Мин монда, мин сезнең гүзәл мәхәббәтегезнең шаһиты, сердәше!” - ди сыман...
...Уйлар кабат яшьлек иленә әйди... Икенче көнне егет Гөлсиринне капка төпләреннән үк көтеп алды да клубка бергә киттеләр. Клуб алдында азрак биеп юангач, кабат Табар елгасы буена төштеләр.
-Син Казанга киткәч, онытырсың инде мине?
-Ә син оныттырма!
-Ничек? Мин дә артыңнан барыйммы? Училищены тәмамлауга армиягә китәм бит мин. Мин кайтканны көтмәссең дә әле?
-Нишләп көтмим ди, көтәрмен! Артымда кияүләр тезелеп тормый ич!
-Яратам бугай мин сине, Гөлсирин!
-Бугайгынамы? Ике көн озатып кына яратуның ни икәнен аңлап буламы икән?
-Буладыр! Егет кызны кочагына тартып, күзләренә карый. Аннары дулкынланып, Гөлсириннең колагына пышылдый:
Сорама син миннән мәхәббәтне,
Мәхәббәтне сорап алмыйлар.
Мәхәббәтне якты караш аша,
Серле күзләр аша аңлыйлар.
-Кара, кара, син шагыйрь дә икәнсең әле! - Кыз Булаттан ычкынып, рәхәтләнеп көлә дә тагын янына килә. Егет Гөлсиринне кабат кочагына алып:
-Мәхәббәт ..мәхәббәт ул шундый нәрсә...юк аны сүз белән генә аңлатып булмый, матурым! Аны аңлатырга шул шагыйрьләр сүзе кирәктер! Вәт алар язып күрсәтә инде!
-Син дә язып аңлат!
- Кая, айның көмеш нурлары белән Табар суына языйммы? Ай, биреп тор әле миңа иң матур, иң якты нурларыңны, су өстенә “Гөлсирин, мин сине яратаммм!” - дип языйм”, - ди егет күктәге тулган айга карап. Кызга бу күренеш әкиятнең үзе төсле тоела,әйтерсең лә, алар әкият илендә йөрүче ике гашыйк.
Егетнең күзләре үтәли тишәрдәй булып кызны күзәтә. “Ни әйтер?”
-Ә мин “Мин дә!” - дип җавап язсам?
-Гөлсирин, Гөлсиринем минем! Бер мәлгә карашлар гына түгел, тәүге кабат иреннәр дә иренгә кушылып, айны оялта. Ул беразга гына булса да, кечкенә болытлар артына яшеренеп тора. Кызның чәчләреннән килгән сирень исе егетнең борын яфракларын киңәйтеп җибәрә. Булатның “Рәхмәт сиңа, серле төн!” диясе килә. “Мин нинди бәхетле, мине яраткан Булатым бар! Я, ходай, бәхетемнән көнләшүчеләрнең күзләрен бу, күңелләренә хөсетлек салма!” - ди торгандыр кызның уйлары. Егет белән кызның бу халәтен күреп, айга болытлар артында озак яшеренеп торырга туры килә.
-Карале, Булат!
-Гел сиңа гына карап торам!
-Шаяртма инде! Мин чынлап...
-Мин дә чынлап! Гел сиңа гына карап торасым килә! Әллә бүген үк абыйга кайтып: “Абый, мин Гөлсирингә өйләнергә булдым!” дияргәме?
-И, уйлап табасың инде, ике көн очрашып, кеше өйләнмәс, бер-береңне белми торып?!
-Аның кызыгы да шунда булачак. Белмәгән кешене гомер буе өйрәнәсең аннары!
-Булат!
-Нәрсә сирень чәчәге?
-Мин берсекөнгә китәм бит инде... Мин киткәч, син башка кызларны озатып йөрерсең әле менә!
-Сиңа ешрак кайтырга сәбәп булыр, Гөлсирин! Имтиханнарың бит һәр көнне түгел.
-Мин анда торып әзерләнмәкче булам шул. Ә укырга керсәм...
-Керерсең. Син дә кермәгәч, анда кем генә укырга тиеш соң?! Бүген кигән кояшлы күлмәгең белән университет залларын тутырып йөрерсең әле син.
Кыз өстендә сары күлмәгенә карап куя.
-Каян шундый сүзләрен таба, - дисеңме? Син янымда булганда, мин үзем дә шагыйрьгә әйләнәм бугай, Гөлсирин! Гел матур сүзләр генә әйтәсем килеп тора:
Айлы төндә су буенда
Аңлаттым сөюемне.
Әйтмә әле,авыр миңа
“Мин китәм” диюеңне...
Синең белән төнем матур,
Яр буйлары нур гына.
Мин коенам мәхәббәтле
Карашларың нурына!
Булат кызны шулкадәр яратуына үзе дә ышанып бетә алмыйча, Гөлсириннең күзләреннән үбеп куя.

6 бүлек
Бер –берсен сөйгән йөрәкләр өчен кичнең бәхетле минутлары тоттырмый йөгерә дә йөгерә...Булатның боргаланып, уфылдап ятуыннан хатыны кабат уянып сорап куя:
-Тагын Гөлсирин йоклатмыймы?
-Нишләп алай дисең, Разия?
-Соң син аны уйлап шулай көрсенәсеңдер дим? Миннән кай җире артык инде ул Гөлсиринеңнең? Оныта алмыйсың бит! Айлы төндә тәрәз төбендә юкка гына басып тормыйсың инде син, җаным? Һәрхәлдә, мине уйлап түгел, уйласаң, мин бит яныңда гына...
Дөрес сүзгә җавап юк. Ир дәшми. Ни дияргә? Хатыны хаклы бит! Күз алдына тагын сирень чәчәкләре тоткан Гөлсирин килә... Университетка укырга керә алмады ул чакта кыз. Апаска да кире әйләнеп кайтмады. Казанда училищеда хисапчы белгечлегенә укырга булды. Бер-берсе өчен янган йөрәкләрне арада йөргән кайнар хатлар гына тоташтырды.
Булат хат язарга утырган саен, теленә гел шигырь юллары килә дә тора, хатларын шулар белән тутыра:
“Хатларыңны куенымда
Саклап йөртәм гел синең.
Болай шашып беркемне дә
Яраткан юк, Гөлсирин!
Ятсам, колак төпләремдә
Гел яңгырый исемең.
Сине күрер сәгатьләрне
Санап яшим, Гөлсирин!..”
Шимбә көннәрен сагынып көтеп алган егет белә: Гөлсирине кайтачак, сагыну хисләрен очрашулар минут эчендә юып алачак.. Кыз Булатның йөрәген яулый бара. Гөлсиринсез Апас Апас түгел! Кыз киткәннән бирле ни урамга чыгасы килми, ни дискотекасына барасы килми. Үзләрен әллә ничә тапкыр яңгырдан, кардан ышыклаган калын тупылларны барларга дип кызны юксынган чакларда Табар буена да төшеп менә. Анда Гөлсирин белән беренче очрашуларын күз алдына китереп, хыялларга бирелеп басып та торгалый...
-Соң ул кадәр оныта алмагач, шул Гөлсиринең белән бер күреп сөйләш инде, йөрәгең басылыр!
Хатыны Разия да йокысыннан айнып, инде торып утырган, ирнең өстендәге одеялын җайлап куя. Булат ни дияргә дә белмичә, хатынын тартып, урынга яткыза.
-И, акыллы да соң син, Разия! Тора-тора сокланам мин сиңа! Чәпчеп, көнләшеп җанга тимисең, игәүләмисең. Мин бит хыянәтче түгел, үзең беләсең! Ә үткәннәрне уйлау гаеп түгелдер, узганы да - минем тормыш бит аның!
-Соң, әйтеп торам ич, бер күреп сөйләш дип !Сөйләшкәннән ашалмассың! Гөлсиринеңнең ире үлгәнгә дә биш ел бит инде! Берсе булса, бу арада әллә ничә мужикның башын әйләндергән булыр иде! Ә ул әнә тырышып-тырмашып, балаларын үстерә, аякка бастыра... Ят ирләргә күз атып, гаиләләр бозып йөрми.
-Син боларын каян беләсең инде, Разия?
-Мин сөйләп, башыңны гына катырмыйм, җан кисәгем! Гөлсирин белән ничек яратышканыгызны да, сине армиягә озатып калганын да, хатлар язышканыгызны да, син кайткан атнада Гөлсириннең кияүгә чыкканын да-барысын да беләм. Әмма тормыш итәргә син бит мине сайладың, димәк, юкка гына түгел. Бәлки Гөлсириннеке кебек түгәрәк гәүдәм ошагандыр, ә бәлки үзем дә?! Булат хатынын кочаклап куя.
-Карале, нинди серләр йөртә күңелендә, вәт, сабыр, тыныч диген син минем хатынны!
-Һәркемнең бер булса да сере була инде ул, Булат! Ләкин шул серләр күбәеп китеп, синең кебек ай яктысында тәрәз төбендә уфылдап төн чыга башласам, сиңа ошамас бер дә! Син мине йоклый дип беләсеңме әллә, син көрсенеп,бер яктан икенчесенә әйләнеп ятканда? Ничек күзләремә йокы керсен?! Син иркенләп уйлансын дип кенә йоклаганга салышып ятам мин. Эчтән үземне ашыйм, битәрлим. Димәк, мин син онытылып яшәрлек тормыш бүләк итә алмаганмын .
“Менә сиңа йокыбай, менә сиңа сабыр Разия!” Ирнең хатыны алдында бернинди гаебе булмаса да, үзенең уйлары белән якын кешесен дә борчуы уңайсызландыра.
-Разия, ә сиңа Гөлсирин турында кем сөйләде соң?
-И, табылып тора инде ул сөйләүчеләр!.. Махсус сорап йөрмәдем. Бәлки безнең матур тормыш иткәнебезгә көнләшәләрдер, аралары бозылсын әле боларның диләрдер. Булат җаным, дөресен әйт әле, хәзер дә яратасыңмы шул Гөлсиринне?
Булат ни дияргә дә белми. Чынлап та яратамы соң ул аны? Әллә бу яшь чакның матур мизгелләрен хәтерләп, сагыну гынамы? Йокы бүлмәсендә чебен очканын да ишетерлек тынлык. Разия үз соравына җавап көтә, ә ирнең күңеле агымсу күк дулкынлана, хәтирәләрдән ярсыган җаны шул дулкыннарга бәрелеп, вакытлыча тынып кала.
-Яратасың, димәк! Яратмасаң, кырт кисеп әйтер идең. Ләкин бел: мин сине беркемгә дә бирмим! Минем күңелемдә дә, тормышымда да башка кешегә урын юк, анда бары тик син генә!
Булатны әллә нинди уңайсызлык белән бергә горурлык хисе дә биләп ала. Уңайсыз, чөнки ул янында хатыны була торып, башка кешене сагына. Горур, чөнки аны гына яратучы Разия бар!

7 бүлек
Йокысыз булса да, төн узды. Иртәнге кояш: “Торыгыз әйдә, сабан туе көнне кеше йоклап ятмас, тиз генә эшләрне бетерегез дә, минем арттан –сабан туена!” дигәндәй, ир белән хатынның юрган өстендә нурларын биетә.
Разия сыерын савып, көтүгә озаткан арада, ир йорт эчләрен тәртипкә китереп, кош-кортларын ашатты, киченнән чабып кайткан хуш исле печәнне бозауларга көн буена җитәрлек итеп мулдан куйды. Бергәләп иртәнге чәйне эчтеләр.
-Сабан туеннан Маратны да утырта кайтырсың, Лениза бәйрәмгә кайтып тормаска булган, “Казанда гына калам,” - дип шалтыратты кичә.
- Ник син сабан туена бармаска ниятләп торасыңмы әллә?
-Әниләргә бармакчы идем, үзең генә төш инде сабантуйга яме, - диде Разия. Булатның башына тай типмәгән, кичә юкка гына Гөлсирин турында сүз кузгатмады ич Разия да, аңлады ул хатынының тел төбен. Белә бит ул сабан туенда Гөлсирин булачагын да, ирнең күзләре белән булса да аны эзләячәген дә. “Әйдә, иркенләп бер сөйләшсеннәр, йөрәкләрен бастырсыннар”, дигәндер инде хатыны. Эченнән ни уйлагандыр, Разия иренә ул-бу сиздермәде, иргә чиста итеп юылган, үтүкләнгән күлмәк-чалбарын тоттырды да әнисенә алып барырга дип күчтәнәчләр әзерли башлады. Күңеле урынында булмаса да, Булат та тыштан сиздермәскә тырышып:
-Көрәш карагач та, улыбызны алып кайтырмын,озак йөрмәм, - дип, бәйрәмгә җыена башлады.
Булат Каш урманы читендә машинасын куеп, сабан туе мәйданына юл алды. Күңел тулы хәтирәләр, баш тулы сораулар... “Гөлсирин сабан туена килдеме икән? Беләсе иде: теге чакта кияүгә чыгасын миңа нишләп әйтмәде икән?” Инде күргәне юкка да биш былтыр-үзгәргәндер Гөлсирин дә! Ир сату рәтләрен урап чыккач та, концерт була торган урынга атлады. Гөлсирин шигырьләр ,җырлар тыңларга ярата иде бит, һичшиксез, шундадыр. Концерт башланмаган икән әле. Буй-буй тезелгән эскәмия рәтләренә чәчәк бәйләмнәре тезеп чыккан диярсең: хатын-кызлар берсеннән-берсе уздырып, мең төрле чәчәкләр төшергән затлы күлмәк-кофталардан, арада чалбар-шортыдан утырганнарын да күреп була .Кайбер рәтләрдә башларына эре көнбагыш башы чаклы эшләпә элгәннәре дә, ап-ак кепкалардан, кара күзлекләрдән “Менә без нинди!” дип кычкырып торган, изүләре ярым ачык, тәне шоколад төсенә кереп янган фыртлары да җитәрлек. Яз кояшы күренә башлауга чишенә башлаган хатын-кызларга исе китми Булатның. Бар җире дә ачык хатын-кызның карар өчен кызыгы калмый, хатын-кыз серле булырга тиеш ул. Шулай уйлый ир. Сәхнә каршында эскәмияләрдә Гөлсирин күренмәде. Инде борылып китим дигәндә, арткы эскәмияләргә орынып ук торган каен ышыгында Гөлсиринне күреп алды. Кайчандыр иң башларына төшеп торган дулкын чәчләрен җыйнак кына кистергән, ак җирлеккә шәмәхә сирень чәчәкләре төшкән күлмәктән иде хатын. Беләгенә элгән ак сумкасы белән ак каенга сөялеп тирән уйга калган. Беләсе иде: ни уйлый икән бу минутларда Гөлсирин? Хатын янына килеп җитәрәк, Булат тамак кырып куйды. Гөлсирин әллә ишетмәде, әллә уйлар диңгезе шулкадәр тирән идеме-иргә таба борылып та карамады. “Барып сүз кушсам, ни дияр икән? Борылып бөтенләй китеп бармасмы?” Булатның күңелен шик тырнады.

Гөлнур Айзат



(дәвамын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: