Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
6 апрель 2020, 20:00

"ОНЫТ" димә!

-Гаепле мин, Булат! Син армиягә киткәч тә, канатсыз кош төсле йөрдем. Училищедан соң сбербанкка әшкә кайтканымны беләсең. Синнән килгән хатлар белән күңелемне юатып яшәдем. Аннары мине хәзер яши торган авылга эшкә җибәрделәр. Эшемне яраттым, тел-теш тидерерлек эшләмәдем. Язмыш үзенекен иттеме, минем хатам идеме, дөресерәге, мин үземне сиңа лаек түгел дип санадым. Син бит бик чибәр идең.

8 бүлек
-Әллә соң күзләрем ялгыштымы? Бу Гөлсирингә бик охшаган хатынмы?
Ир тагын бер талпынып, ничә айлар көткән очрашу мизгелен кулыннан ычкындырырга теләмгәндәй,үзендә көч тоеп,тагын бер тамак кырды да:
-Гөлсирин!Гөлсирин!-дип каенга сөялгән ханымга эндәште. Хатын тавыш килгән якка борылып карады. Берара бу күрешүдән югалып калган хатын сүзсез торды.
-Гөлсирин! Син бит инде бу! Әллә мине танымыйсыңдамы? Булат ич мин!
Ир инде хатынның каршысына ук килеп кулын сузды.
-Я, ничек син, Гөлсирин?
-Ярыйсы гына, Булат! Таныдым, нишләп танымыйм ди?! Мин сине...мең чакрымнан да таныр идем... Гөлсирин, кыенсынып кына, иргә кулын сузды.
Булат ничә еллар йөрәгендә йөрткән сөйгәненең кулын җибәрмичә торды.
-Гөлсирин! Гөлсирин!
Булатның куллары кылтырады, йөрәге дук-дук типкән тавыш бөтен мәйданга ишетеләдер сыман тоелды иргә. Мондый йомшак куллар Гөлсириндә генәдер, билләхи! Хатынның йомшак кайнар кулларындагы ялкын ирнең тәнен чеметтереп алды.
-Исемемне онытмагансың тагын?!
-Нишләп онытыйм, йөрәкнең иң ерак бүлмәсенә язылган исем ич ул!Оныт димә дә! Булмый!
-Үзең генә килдеңме әллә сабан туена, ә Разия?
-Үзем генә! Разия синең белән сөйләшеп, йөрәкне бастырып кайтырга кушты.
-Кит әле булмаганны! Кемнең хатыны ирен яшьли сөйгән яры янына җибәрә инде?!
-Минеке җибәрә менә! Ышана ул миңа. Мин бит хыянәтче ир түгел. Сине гомер буе оныта алмасам да, ирең үлгәнне белсәм дә, намус бусагасын аркылы атлап чыкмадым. Тормышларың ничек соң, ялгызың гына уфалла арбасын тарту җиңел түгелдер?!
-Тырышам инде, Булат! Улым армиядә, телефоннан гел сөйләшеп торам, әйбәт хезмәт итә, командирлары гел мактый үзен. Кызым мәктәптә укый әле. Зарлана алмыйм, балаларым бик тәртипле әлегә... Гөлсирин көрсенеп куйды. Булат сизә: юк бу сүзләрне сөйләр өчен көтмәделәр алар бу күрешүне!
-Гөлсирин!
-Әү!
-Авызың дәү!

Икесе дә бер-берсенә карап елмаеп куйдылар. Әйтерсең, ике дистә елдан соң очрашкан ят ир белән ят хатын димәссең! Бер мизгелгә карашлар очрашып, ике җанны яшьлек иленә-гашыйклар төненә алып китте. Бу карашлар: “Мин сине шундый сагындым!”, “Мин дә сине гомерем буе сагынып яшәдем”-диләр төсле.
-Бәлки Зөя буйларын урап кайтырбыз, Гөлсирин? Синең бүген очрашыр, көтәр кешең булмаса?
-Көткән кешем бар, Булат!
Гөлсирин, ир ни әйтер икән дигәндәй, күзләрен тутырып,Булатка карады. Булат элеккечә үк чибәр, сөйкемле иде, тик кап-кара мыегына да, дулап торган куе кара чәчләренә дә бәсләр кунгалый башлаган. Күзләре генә һаман шул ук, үзләре шаян да, үзләре моңсу да!
-Булачак иреңме? Сабан туена килергә тиешме? Каенга сөялеп аның турында уйлый идеңме?
Ир, “билгесез кешедән әллә көнләшәм инде” дигәндәй, Гөлсирингә текәлде.
-Юк, ирем түгел!
Нигә суза Гөлсирин,нигә әйтми ялыктыра? Булат сабырсызлана башлады. Баскан җирендә ботинка очы белән җирдәге туфракны аяк астында әйләндерде. Әйтерсең лә,гыйшкын аңлата алмый торган бала-чага вакыты.
-Тиздән киләчәкме монда?
-Монда инде ул, карап тора!
-Безнеме?
Ирнең йөрәге күкрәгеннән атылып чыгарга җитә, кем ул Гөлсириннең йөрәген аулаучы? Нинди адәм? Кайдан? Нинди бәхетле җан?
-Мине! Миңа карап тора! Гөлсирин элеккегечә итеп күзләренә очкыннар чыгарып, рәхәтләнеп көлеп җибәрә.
-Гөлсирин! Күрсәт әле ул бәхетле җанны!
-Син ул - минем көткән кешем, җүләр!

9 бүлек
Булат көтелмәгән җаваптан бер мәлгә аптырап, нишләргә белмичә, Гөлсириннең иң башына кулын куеп:
-Чынмы, Гөлсирин? Син мине көттеңме?
-Сине инде, сине!
-Мин киләсен белдеңме?
-Йөрәгем: “Сабан туена бар, ничә еллар күңелеңдә йөрткән сүзләреңне Булатка үз телләрең белән җиткер, кешедән ишеткән белән яшәмәсен!”- диде.
Булатның бу минутта бөтен дөньясын онытып, хатынны кочагына кысасы, күп еллар элек тәмен татыган әнә шул кабарынкы иреннәргә кагыласы килде.
-Ярамый!
Гөлсирин ирне мизгел эчендә хыял күгеннән җиргә төшерде.
-Сиңа ярамый! Син гаиләле кеше, мин тол булсам да... Сабантуйда сине дә, мине дә белгән кешеләр бихисап.
-Булмагае! Күзләрне йомсаң, кешеләр күренми ул !Сагындым, бик сагындым мин сине, Гөлсирин! Нишләдең син ә, җаным?! Үзеңне дә, мине дә нинди газап утларына аттың! Их сине, Гөлсирин!
Хатын эндәшмәде. Бу минутта аның күңелендәге хисләр өермәсе тышка чыга алмый изаланып беткәч, Гөлсириннең битеннән күз яшьләре булып агып төштеләр. Ул аларны сөртеп газапланмады да. Шундый саф мәхәббәтне корбан итүче үзе булуын аңлау аны җавапсыз итә, Булатка ни дияргә дә белмичә, ирнең үзенә төбәлгән моңсу күзләренә карый. Булат бу карашларда: “Төннәр буе көтеп, күз алдына китереп, хыялланып чыккан бу очрашу мизгелләренең бөтен тәмен тоеп, синең күкрәгеңә башым куеп, туйганчы бер елыйсым килә, кочагыңда калып онытыласым килә!” - дигән теләкләрне укый, әмма...
-Булат!
Хатын ничек сүз башларга белмичә, озак кына туктап тора. Ир ашыктырмый. “Әйдә, мин сорап аптыратмыйча, күңелен үзе бушатсын әле”дигәндәй, сабыр гына көтә.
-Су буена төшик әле...Рәхәтләнеп бер елар идем...Монда, кеше күз алдында иркенләп елый да алмыйм бит мин, - дип, Гөлсирин кузгалып куйды.
-Мин машина белән, бәлки машинада гына утырып сөйләшербез, Гөлсирин?
-Юк, һава, иркенлек кирәк миңа күңелемне бушатырга, әйтәсе килгән сүзләрем машинаңа гына сыймас, Булат!
-Ярар соң, мин риза, - дип куйды ир дә.
Яшь тал кызлары уратып алган күл буенда кеше-мазар күренми. Вакыт-вакыт якындагы болын чәчәкләренең сутын бүксәсенә тутырган бал кортлары гына Гөлсирин күлмәгендәге матур бизәкләрне дә чын чәчәк дип алданып, бераз безелдәп әйләнәләр дә китеп югалалар.

Тынлыкны Булат боза:
Их, Гөлсирин, Гөлсирин
Уйларың күп гел синең!
Бүлеш, сөйлә барын да
Син бит минем янымда!
-Шаяртмасана, Булат!
-Нишләп шаяртыйм ди?! Менә син янымда булганда, синең турыда уйлаганда минем телгә гел шигырь юллары килеп тора, үземнең дә исем китә.
-Ник, Разия янында килмиме алар? Аңа да иртә-кич шигырь укып йөрисеңдер әле?!
-Юк ,аңа укымыйм, ул бит җир кешесе! Безнең кебек романтик түгел. Шәфкать туташына башкача ярамый да! Аңа хисләр белән түгел, акыл белән эш итәргә туры килә...күп очракта. Көтәм!
-Нәрсә көтәсең?
-Сүзеңне!
-Нинди сүз? Ирсез яшәсәм дә, муеныңа сарылырга җыенмыйм.
-Ә минем сине бер кысып-кысып кочаклыйсым килә менә, дистә еллар буе сиңа карата булган бөтен үпкәләрем юылып китәр иде.
Гөлсирин Булатка борылып карый да җирдән берничә таш алып, суга ыргыта.
-Ә син менә таш ал да үпкәләреңне ташка әйтеп суга ыргыт, онытылыр!
-Шаяртма, Гөлсирин, мин бала-чага түгел!
Хатын, тирән генә итеп көрсенеп куеп, сүз башлый:

-Гаепле мин, Булат! Син армиягә киткәч тә, канатсыз кош төсле йөрдем. Училищедан соң сбербанкка әшкә кайтканымны беләсең. Синнән килгән хатлар белән күңелемне юатып яшәдем. Аннары мине хәзер яши торган авылга эшкә җибәрделәр. Эшемне яраттым, тел-теш тидерерлек эшләмәдем. Язмыш үзенекен иттеме, минем хатам идеме, дөресерәге, мин үземне сиңа лаек түгел дип санадым. Син бит бик чибәр идең. Ә мин, мин нәрсә: мин яшьтән үк тулы гәүдәле булгач, үземне гел кимсетеп яшәдем, шундый чибәр егет мине хатынлыкка алмас дип уйладым. Бу авылда Фәнисне очраттым. Синең төсле үк булмаса да, Фәнис тә хатын-кызга бик хөрмәт белән карый иде. Ул бервакытта да мине үткәнем белән битәрләмәде, көнләшеп, җаныма тимәде. Бервакыт хәтта сумкамнан синең хатың килеп төшкәч тә, тышын гына карады да, ачып-нитеп тормыйча, кире үземә бирде. Авылда Фәнис белән очрашып йөрүем турында мин сиңа яза алмадым. Ничә тапкыр язмакчы булып омтылып карасам да, булдыра алмадым. Мине хыянәттә гаепләрсең кебек тоелды. Син ышанмассың да инде, Фәнис белән ничә ай бергә очрашып йөреп, без хәтта сыңар тапкыр үбешмәдек тә. Ул теләмәде түгел, теләде. Ул үбешергә дип үрелгәндә, мин гел: “Өйләнешкәч,” - дия килдем. Аның белән үбешсәм, синең мәхәббәтеңә хыянәт итәрмен төсле тоела иде миңа.
-Гөлсирин!
-Бүлдермә! Мин сиңа эчемне бушатырга тиеш! Гомер буе бу газап белән яши алмыйм мин. Син дөресен белергә тиеш, Булат! Фәнис бик гади, эшчән егет иде. Яратты ул мине, бик яратты! Син кайтыр вакыт җиткәндә, ул мина тәкъдим ясады. Башта ни дияргә белмәдем. “Көт!” дия генә алдым. Ике ут арасында янган йөрәгемне кая куярга белми төннәр уздырдым: синме, Фәнисме?! Син бит бик чибәр идең! Күп кызлар башларын югалтып чапты синең арттан. Өйләнешсәк тә, миңа гына карап тормассың, башкалар белән мәхәббәт куертырсың дип уйладым. Ә Фәнис синең янда бөтенләй башка иде, күп сөйләшми, хатын-кызларның башын әйләндерергә тырышмый. Мин аны “Үземнеке генә булыр бу ир” дип сайладым.
-Яратмасаңдамы?
-Үземчә, ничектер якын иттем инде мин аны. Мине яратканы өчен хөрмәт итеп яшәдем, Булат!
Ир, Гөлсиринне көчле куллары белән үзенә тартып куйды.
-Кирәкмәс, Булат! Үз-үзебезне хайвани хисләрдән аралыйк, җаным! Син инде, бу ирсез хатын назга сусагандыр, кулларыннан бер тоту белән, йокларга риза булыр дип уйлыйсыңдыр?!
-Уйламыйм. Синең хакта мин бервакытта да начар уйламадым уйламам да...Уйлаган булсам, ирең үлгәч үк, очрашулар эзләгән булыр идем.
Шулвакыт күлгә пар үрдәк очып төште.

10 бүлек.
-Гөлсирин, исеңдәме,мине армиягә озатканда,т аңны Табар буенда аттырган идек?! Гомер булмаганны анда да суга пар үрдәкләр төшкән иде. Шул үрдәкләргә карап озак аерылыша алмый утырдык. Карале, нәкъ теге үрдәкләр төсле үк!
-И, безнең як үрдәкләре бар да бер төследер инде ул! Ир үрдәкләрдән күзләрен алып, кинәт кенә Гөлсирингә борылды да сорап куйды:
-Армиядән кайткан көнне үк синең яныңа килгәч, кияүгә чыгасыңны әйткән булсаң!
-Ни үзгәрер иде соң, Булат?
-Бар да үзгәчә булыр иде. Син Фәнискә чыкмаган, мин Разияга өйләнмәгән булыр идем. Ә болай нәрсә, икебез ике якта сагынып, каңгырашып яшәү дә җанны кимерә бит!
-Син авылга килгән кичне бик аптырадым мин, ни дияргә дә белмәдем. Мин бит инде Фәнискә вәгъдә биреп өлгергән идем. “Вәгъдә-иман” диләр бит, Булат! Үкенмим, әйбәт яшәдек аның белән. Күңелемне рәнҗетерлек сыңар сүз дә әйтмәде, йортта гел булышып, мине кадерләп тотты. Дөрес, ул миңа синең төсле үк матур шигырьләр язып укымады, яратуын җылы мөнәсәбәте белән аңлатты.

Ирнең горурлыгына тузан кунган төсле тоелды. “Минем янымда нишләп әле туктаусыз ирен мактап утыра, мине онытырлык булгач, ни пычагыма көткән алайса?!” Башта бу фикерен хатынга әйтергә уйласа да, Булат уеннан кире кайтты. Шундый очрашуның тәмен җибәрәсе килмәде.
-Ирең белән шулкадәр матур яшәгәч, мине оныткансыңдыр инде син? Ике ятып бер төшеңә дә кермәгәнмендер?! Ә теге чакта синең кияүгә чыкканны ападан ишеткәч, үләм дип торам, яшисем килмәде. Мин бит синнән башка беркемне дә ярата алмадым, Гөлсирин! Оныта алмадым мин сине! Кояшлы сары күлмәгең белән гел күз алдымда бөтерелдең.
-Разияга да яратып өйләнмәдеңме? Матур бит ул синең хатының,нурлы,белеме бар. Шәфкать туташы буларак та “алтын куллы”диләр аны.
Гөлсирин ирнең күлмәк җиңеннән сыйпап куйды.
-Менә бит үзеңне сәхнәгә чыгучы артистлар кебек киендереп җибәргән!
-Ул яктан зарлана алмыйм. Шәп минем хатын! Озак эзләдем мин аны.Сиңа охшаган кызлар сайлап йөри торгач, менә аңа тукталдым. Сез бит бер карасаң, икегез дә бер төсле кебек, тик исемнәрегез генә үзгәдер төсле тоела миңа.
-Мин сиңа бер бүләк алып килдем әле, Булат!
-Кит аннан? Ни инде ул?
-Ә син башың эшләтеп кара!Ул икебез өчен бик кадерле бүләк-яшьлек иленнән!
Ир Гөлсирингә күзләрен тутырып карады. Бүләккә-бүләк тиеш бит! Мин ни бирермен икән соң?
Хатын сагынган кешесен озак ялыктырырга теләмәде-ак сумкасыннан яшел тышлы дәфтәр чыгарды.
-О, таныш дәфтәр бу миңа! Синең истәлек дәфтәре ич бу!
-Ие шул! Мин аны сиңа бүләк итмәкче булам, Булат! Ул бит гел синең миңа атап язган шигырьләрең белән тулган. Укырга үзеңә дә кызык булыр.
Ир яшел тышлы дәфтәрне кулына алды,борын төбенә китереп иснәп карады-сирень чәчәкләре исе башын әйләндергән төсле тоелды.

Дәфтәрнең тәүге битен ачып, үзе язган юлларны күзәтте.
Сирень чәчәкләре янына аркылы-торкылы язылган юллардан яшьлек иле иргә кул изәде:
Кулларыма җыеп килдем
Синең өчен ак сирень.
Ак сиреньнәрдән аграк
Мәхәббәтем, Гөлсирин!
-Карале, матурым, ярыйсы гына сукаланган! Ә ник миңа бирергә булдың?
-Мин ...кияүгә чыгарга уйладым, Булат! Балаларның үз тормышы булыр, үстеләр бит инде, ә мин ялгыз үрдәк булып калырмынмы? Әнә ич, күлдә дә гел пар үрдәкләр генә, аерым йөзгән ялгызны күргән юк. Ялгызың тормыш күлендә йөзү авыр, шуны аңладым.
-Булачак ирең кем инде?
-Гади генә берәү. Димләделәр миңа аны. Очрашып сөйләшкәлибез. Җайлы, бала җанлы күренә. Бүген сине шуңа күрә бик күрәсем килде, күңелемне бушатасым килде. Яңа тормышка күңелемнең авыр,сагышлы хисләре белән керәсем килми, Булат! Дәфтәрне теләсәң нишләт. Саклыйсың килә икән - сакла, сакларга теләмәсәң, яндыра аласың!
Ир яшел дәфтәрне бөкләп, чалбар кесәсенә тыкты.
-Нишләп яндырыйм, ул бит -миңа синең бүләгең! Ә син бүләккә ни сорыйсың?
-Авыр булмаса, күптән ишеткәнем юк, синнән бер җыр ишетәсем килә, бик килә!

Гөлнур Айзат


(ахырын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: