-Синең өчен берне түгел, бишне җырлый алам, Гөлсирин! Соңгы арада күңелемә бер бик матур җыр кереп оялады бит әле.Син беләсең бит инде,егет чактан ук Сәйдәш,Фирзәр җырларын ярата идем.Менә тыңла әле!Бу җыр гел безнең хакта шикелле.
Булат утырган җиреннән сикереп торды да, күлдә йөзүче пар үрдәккә карап җыр башлады:
Сиңа авыр булган чакларыңда,
Ач тәрәзәң, җилләр булып керәм.
Әйтмә берни! Синең хәлләреңне
Иреннәрең дерелдәүдән беләм..
Юатасым килә, юатасым,
Шатлыкларга сине төрәсем.
Ач тәрзәң, җилләр булып керим
Бик сагындым,килә күрәсем!
-Гөлсирин!
Ир үзе җырлаган җырдан үзе әсәрләнеп, искәрмәстән генә хатынны үзенә тартып, кочагына кысты.
-Курыкма! Кагылмыйм мин сиңа! Яшьлек мәхәббәтебез күңелләрдә саф килеш калсын! Аны берни белән дә пычратып булмый, Гөлсирин!
Булатның тамак төбенә ниндидер төер утырды. Тавышы карлыкты. Гөлсиринне кочаклаган көчле куллар туктаусыз дерелдәде. Булат тиешле сүзен таба алмый изаланды.
-Ир канаты астында яшәргә лаек син, Гөлсирин! Хатын-кызга ялгызы гына тормыш көтү биу читен. Димләгән кешеңә кияүгә чык син, Гөлсирин! Бәхетле бул! Тик бел: бу дөньяда сине бар кешедән дә артык яратучы мин бар! Онытма! “Оныт!”та димә!
Бу минутта Гөлсирин, сыңар сүз дә әйтмичә, Булатның күкрәгенә капланып үкседе дә үкседе.
-Үз бәхетемә үзем аяк чалган, үз мәхәббәтемне үзем корбан иткән җүнсез мин! Башта ир, аннары балалар хакын хаклап яшәдем дә яшәдем...Үзем өчен дә яшәргә кирәген аңлатучы булмады. Их, Булат, җаным! Миңа бит синнән берни дә кирәкми! Бу җирдә синең барлыгыңны белү дә миңа рәхәт! Мин дә бит син сулаган һаваны сулыйм, син йөргән юллардан йөрим, син караган кояшка, айга карыйм. Миңа шул да бик җитә! Син исән генә бул, Разия белән бәхетле булып,тигезлектә яшәгез! Бәлки әле бергә булсак, мин сиңа ул биргән кадәр бәхетне бирә дә алмаган булыр идем.
-Алай димә, Гөлсирин! Син бит теләсә кемне бәхетле итәрлек уңган хатын!
Шул чак Булатның кесә телефоны зеңләде. Улы икән.
-Әти, монда көрәш бетеп килә. Мәйданны карап чыктым, син юк. Мин дә өйгә кайтмакчы идем. Син кайда соң?
Күл буенда шактый озак утырганнарын ир шунда гына аңлады. Артыгын сөйләп тормыйча:
-Хәзер киләм. Мин сиңа шалтыратырмын, - дип,телефонын куен кесәсенә шудырды.
Гөлсирин инде азрак тынычланып, күзләрен сөртеп маташа. Булат, хатынның бит уртасында эленеп калган сыңар тамчы яшен сөртеп алды да:
-Өеңә илтеп куйыйммы, Гөлсирин?
-Кирәкмәс, Булат! Миңа күңелемне бушату гына кирәк иде бүген...Мин сабан туе карарга дип килмәдем дә...Менә бит, сиңа үз хаталарымны үзем аңлатырга насыйп булды. Рәхмәт Разияга! Хатын-кыз йөрәге белән мине дә, сине дә дөрес аңлаган өчен!
-Үзең генә җиңеп чыга алмаслык авырлыклар туса, шалтырат, Гөлсирин! Мин сиңа ярдәм итәргә тырышырмын! Булат күкрәк кесәсеннән кечкенә генә фото чыгарды да хатынга сузды.
-Синеке!
Армиядән кайтыр алдыннан салган идең. Артында минем телефон номеры язылган.
Шул чак күл өстендә йөзгән пар үрдәк алар баш очыннан ук һавага күтәрелде.
-Безгә дә вакыттыр,- дип куйды Гөлсирин дә.
-Бәхетле бул, Гөлсирин!
-Син дә! Исән генә йөре! Җырың бик ошады миңа. Рәхмәт сиңа, Булат!
Күлнең кояш нурларында кызынып утыручы таллары аларга кул изәп калды.
...Машина тигез юлдан авылга җилдерә. Әтисе һаман үз уйлары эчендә йөзеп баруын күргән Марат радиоланы кабызып җибәрде. Булат, таныш җырны ишетеп, җырчы егеткә кушылды:
Юатасым килә, юатасым,
Шатлыкларга сине төрәсем.
Ач тәрәзәң, җилләр булып керәм,
Бик сагындым, килә күрәсем...
Колакчыннарда гел чит ил музыкасы гына тыңлап өйрәнгән улы да:
-Шәп җыр, әллә нишләтә! - дип куйды.
Гөлнур Айзат