Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
8 апрель 2020, 20:00

КҮКЕ

Хатынга дөресен әйтү авыр, әйтмәү дә җиңел түгел. Самат инде Илсөя белән бар эшләрен дә киңәшеп эшли торган зур малай, җиденче сыйныфны тәмамлады. Аңлар.-Әни, нәрсә? Бу апа безгә туганмы? Ул бездә торырга килгәнме? Ул бит безнең Солтанга бик охшаган: чәче дә шундый сары, күзләре дә зәп-зәңгәр икән!

Сирин, юынып, ашарга гына утырган иде, ишек шакыдылар. Ир, берни уйла-мыйча, барып ачты һәм катып калды. Ишек төбендә аның беренче мәхәббәте һәм аерылган хатыны Сара басып тора иде.
-Керергә ярыймы?– дип эндәште ул. – Без күпме күрешмәдек соң әле? Ун елмы? Унбер ел ук уздымы?
Сириннең башында уйлар бураны купты: “Күпме вакыт үтте. Ә ул бер дә үзгәрмәгән...”
Йокы бүлмәсеннән хатынының иркә тавышы ишетелде:
-Сөеклем, кем бар анда? Әче таңнан бик нужалы кеше йөридер инде?!
-Илсөя, Сара бу!
-Сара? Кайсы Сара?
-Безнең тормышта бер генә Сара бар!
Һаман ишек төбендә басып торган Сараны өйгә чакыручы булмады. Ул ясалма кабартып тутырылган иреннәрен бүлтәйтеп:
-Нәрсә, мине хәзер үз өемә дә кертмиләрме әллә?
Шулвакыт йокы бүлмәсеннән җиңел атлас халат кигән Илсөя килеп чыкты. Менә-менә бала табарга вакыты җиткән хатын, аптырап, бер иренә, бер ишек төбендә басып торган Сарага карап:
-Әтисе, кешене ишек төбендә тотмыйлар, керсен, узсын әнә кухняга, залда кичә балалар йоклап киткән иде, уятып тормадым, - диде.
Сирин Илсөянең мондый реакциясен көтмәгән идеме, аптырап китте. Каршысында ясалма елмаеп, бик кыска күлмәк (күлмәк дисәң аптырарлык, күкрәктән үк ачык, тездән шактый югары зәңгәрсу тукыма кисәге) кигән, ясалма керфекләре бер-берсенә шакыраеп каткан Сарага карап алды да:
-Уз!
-Әлбәттә, узам! Узарга килдем! - дип, Сиринне бер кулы белән төртеп, эчкә узды.
-Кунак булсаң, тыйнак бул, тавышыңны бераз бастыр да әнә кухня ишеге! -диде Илсөя. Сара хатынның катгый тавышына буйсынмый булдыра алмады.
-Безнең өйдә урамда йөргән ак киеменнән йөрмиләр, тузан балаларга килешми, онытмаган булсаң, улың Солтанның тузаннан аллергия! - дип тә өстәде Илсөя.
Урамнан Берлинны алган кебек кукыраеп килеп кергән Сараның кикриге бераз шиңеп, кабат ишек төбенә килеп, биек үкчәле туфлиен салырга мәҗбүр булды. Күрәсең, бу өйдә аңа команда бирерлек кеше табылмастыр, бар да элеккечәдер дип уйлагандыр.
Сирин, ике хатынга да карап алды да, эчә башлаган чәенә үрелде. Илсөя инде авызына җитеп килгән көмәнен сыйпап куйды.
-Кадерлем, үзең генә чәй эчү килешмәс. Әйдә безгә дә ясап бир инде! Кунакның да авызы кипкәнгә ошап тора, менә безнең дә (Илсөя корсагына ишарәләп) әтиебез кулыннан ясалган тәмле чәйне эчеп куясыбыз килә.
Кайчандыр бу кухняда чәй түгел, күбрәк затлы шәраб эчәргә өйрәнгән Сарага бу күренеш әкияттәге кебек тоелды. Сара кухнядагы үзгәрешләргә күз йөртеп чыкты. Ачык яшел төстәге кухня гарнитурына туры китереп сайланган яшькелт тукымага алтынсу йөгертелгән йомшак урындыклар, түгәрәк өстәлгә җәелгән ак ашъяулык, тәрәзәгә эленгән ромашкалар сибелгән матур челтәр эленге, тәрәзә төбендә купшы чәчәкләр атып утыручы гөлләр - болар барысы да аның өчен ят иде. Ун ел элек бу кухняда мондый матурлыкның эзе дә юк иде. Сара ул чакта үз матурлыгын гына кайгыртып яшәде шул.
Әнә, аңа чәй ясап бирелгән чынаяк та яшел бизәкле, алтын каймалы икән! Ә ул фужердан шәраб чөмерергә өйрәнгән.
Берничә минутка сузылган тынлыкны Илсөя бозды:
-Я, Сара, нинди җилләр ташлады инде сине иртә таңнан? Юкка гына унбер ел узгач кире кайтмагансыңдыр?!
-Мин синең яныңа түгел!
-Беләм! Бу йортта безнең гаилә яши! Сирин синең бер соравың да юкмыни кунакка? - дип хатын иренә карады.
-Сарага - юк! Сиңа аптырап карыйм менә: берәү булса көндәшен ишек төбеннән типкәләп озатыр иде, ә син кухняга чакырып чәй эчерәсең!
-Карагыз әле сез моны, нинди киң күңелле хатын эләктергән!
-Һәрхәлдә, син түгел!
-Сез теләсәгез күпме утыра аласыз, мин эшкә ашыгам, - дип Сирин, чынаягын өстәлдән алып куйды да, ишеккә юнәлде. Аның артыннан ук, чебеш эләктерергә җыенган карчыга төсле, Сара да сикереп торып, ирнең беләгеңә чатырдап ябышты.
-Мин балаларны алырга килдем. Эшең качмас!
-Кача шул менә! Шул балаларны ашатырга, гаиләне тотарга акча кирәген син белмисең бугай?! Ир хатынның кулларын беләгеннән каерып диярлек алды да:
-Илсөя, җимешем, бу күкедән барын да көтәргә була, табаң кулыңда булсын! - дип ишекне ябып чыгып китте.
Хуҗабикә сирин артыннан сара да чыгып китәр инде дип уйласа да, ялгышты - кунак хатын залга таба атлады.
-Күрәсем килә улларымны!
-Синең бездә улларың бармыни, Сара?
-Бар! Минекеләр бит алар! Синеке тумаган бит әле, ә бәлки тумас та!
Илсөя иренең сүзен тотарга уйлады булса кирәк, кухнядан тиз генә плитә өстендә торган калын табаны эләктерде дә зал ишегенә атылды. Йөкле хатынны читтән күзәтеп торучы булса, аның җитезлегенә тел шартлатыр иде.
-Кермисең! Балалар йоклаган! Иртәдән үк сабыйларымны өркетеп йөрмә бу кыяфәтең белән!
-Сабыйларың, каян килгән ана чыпчык?! Сиңамы соң минем белән ярышырга?! Сара, Илсөягә селтәнеп, этеп җибәрәм дигәндә, зал ишеге ачылып китте.
- Әни, бу нинди апа, ник ул сине кыйнамакчы?- дип, Самат Илсөя алдына чыгып басты.
-Улым, бәгырь кисәгем, уяндыңдамыни? Иртә бит әле! Йоклагыз рәхәтләнеп! - дип Илсөя малайның керпе чәчләреннән сыйпап куйды.
Сара малайның үзенә сәерсенеп тә, ачулы да карап торуын күргәч:
-Карале, нинди шәп защитник үскән! Миңа менә хәзер нәкъ шушындый кавалер кирәк! Ха, шәп егет булган бит бу! - дип, берни аңламыйча үзенә карап торган Саматның күкрәгенә йодрыгы белән төртеп алды. Малай да аптырап калмады, хатынның үзенә сузылган кулын чытырдатып артка борды.
-Улым, улым, ярамый! - дип Саматны араларга тырышты Илсөя. Аннары зал ишеген ябып куйды да:
-Солтан йокласын, әйдә тавышламыйк, кухняга чыгып сөйләшик!-диде.
Сарага буйсынмый хәл калмады. Кабат кухняга керделәр. Сара әтисенеке төсле үк керпе чәчле, озын кара керфекле, яшенә күрә шактый озын буйлы Саматка карап сокланды да, нәфрәтләнде дә. Нинди матур икән бит олы улы! Йөрәк парәсенең чит хатынны “әнием” дип яклавы Сараның ачуын китерде.
Илсөя Саматка чәй ясап бирде.
-Улым, ботка ашыйсыңмы, әллә чикләвекле эремчекме?
-Чәй генә эчәм, әни! Бу нинди апа соң? Ник ул бездә кундымы, без күрмәдекме? Ник ул сиңа сукмакчы иде?
Илсөя, әйтергәме-юкмы дигәндәй, азрак уйланып торды.
-Самат, балам,с ин бит зур егет инде хәзер... Илсөянең теле көрмәкләнде, аннары малайның башыннан сыйпап:
-Бу, бу....
-Кем? Мин бу апаны бездә бер дә күргәнем юк бугай! Безгә туганмы ул? Алайса ул ник сиңа кизәнә? Ник миңа суга?
Сара малайның үзенә кадалган усал карашларына җавап бирердәй сүз тапмый.
-Бу...
Илсөянең тавышы кылтырап китүеннән үк иртә таңнан өйләренә килеп кергән бу таныш булмаган кунак апаның алар тормышында инде булуын аңлады малай.
Илсөя Саматның артына ук килеп басты да кулларын малайның иңбашларына куйды.
-Улым!
Хатынга дөресен әйтү авыр, әйтмәү дә җиңел түгел. Самат инде Илсөя белән бар эшләрен дә киңәшеп эшли торган зур малай, җиденче сыйныфны тәмамлады. Аңлар.
-Әни, нәрсә? Бу апа безгә туганмы? Ул бездә торырга килгәнме? Ул бит безнең Солтанга бик охшаган: чәче дә шундый сары, күзләре дә зәп-зәңгәр икән!
-Ә, әйе, охшашлык бар кебек!
-Бар бит инде! Әни карале, бу апаның да муенында зур миңе бар икән! Солтан да көрәшкәндә, ялгыш шул миңенә орынып китсәм, ачулана миңа.
Сара: “Бу малай тагын нинди ачышлар ясар икән?” -дип, дәшмичә утыруын белде.
Илсөя, ниһаять, күңелендәге курку хисен җиңеп:
-Улым! Сара - сезнең әниегез! - дия алды.
-Сара исемлемени бу апа? Кызык син, әни! Ник безнең ике әни бармыни? Ник бу апа үзе берни дә әйтми?
Сара малайның төпченүче тикшерүче кебек сораулар тезүен яратмады бугай,тавышына азрак кырыс төсмер чыгарып:
-Әйтеп торалар бит сиңа, мин үз әниегез! - диде дә, утырган җиреннән торып, малай янында басып торучы Илсөяне азрак читкә төртте. - Я, кочакла әниеңне! Күптән күрешкән юк бит! –д ип ике кулын ян-якка ачып, Саматка карап тора башлады.
Самат, күзләрен зур ачып, Илсөягә сораулы карашларын ташлады.
-Әни, ни сөйли бу апа? Иртүк нинди комедия ломает? Хәзер әтигә шалтыратам, барын да беләм.
-Улым, бәгырь кисәгем, әтиеңне аптыратырга кирәкми, әле эшкә чыгып китте генә, юлдадыр, ярамас!-дип, малайны тынычландырырга тырышкан Илсөя чарасыз иде.
Бүлмәдә тынлык, тик стенадагы кухня сәгатенең генә “келт-келт”дип ашыгып чапканы ишетелә.
Самат сикереп торды да коридордагы тумба өстендә яткан кесә телефонына үрелде.
-Әти, әти, син беләсеңме, бездә чп! Син немедленно кайтырга тиеш. Ишетәсеңме, әти, немедленно! Сирин улына нидер аңлатты, нидер ышандырды, күрәсең, малайның әледән-әле: “Ладно, ладно, әти!” -дип хуплап торуы шул хакта сөйли иде.
Сара өстәл янында аптырап бераз басып торды да кире урындыкка утырды. Чәй инде суынган булса да,шуны йотып куйды. Күзе кухня шкафының ян шүрлегендә рамка эчендә торучы фотога төште. Сирин белән Илсөя малайларны уртага утыртып, бер гаилә булып төшкәннәр. Самат бигрәк әтисе төсле, ә менә Солтан, чыннан да, Сарага бик охшаган икән шул! Самат дөрес әйтә: чәченең сарылыгы да, күзләре дә, күлмәк якасы читеннән күренеп торучы миңе дә... Сара, ирексездән, муенын капшап, миңен сыйпап куйды.
-Әни, мин пока залга кереп ятып торам. Әти кайткач,бу апа белән разберемся. Сиңа бәйләнә башласа, сразу чакыр, яме, - дип, малай Илсөянең яңагыннан үбеп алды да бүлмәгә кереп китте.
-Менә бит ә! Үз балаларым бөтенләй чит кешене кочаклый, үбә...
-Сара, ә син ни уйлаган идең соң? Ник килдең син безгә? Улларыбызның тынычлыгын алыргамы? Әллә акча, квартира кирәккәме? Югалган идең бит син.
-Чыннан да, беләсең киләме?
-Әлбәттә! Син бит юкка гына килмәгән инде?! Ун елдан соң синдә ана хисе уянган дип уйламыйм.
Сараның йөзенә мыскыллы елмаю чыкты.
-Син прямо күрәзәче!Дөрес чамалыйсың!
Сара сикереп торды да шкаф шүрлегендә торучы рамкалы фотоны алып:
-Менә бит, яшисез! Миннән соң да яшәрсез! Миңа бу малайлар даром да кирәкми! Алар миңа бәхетле булырга комачау гына итәчәкләр. Бай ирләр ялгыз сөяркәләрне ярата төшә! Ә болар...
Ул фотодагы әле бер малайның, әле икечесенең йөзендә күк төстәге тырнагын шакылдатып:
-Болар так себе, лишняя обоза булачаклар!
-Сара, син күкенең дә иң җүнсезе! Синдәйләрне ничек җир йотмый ә?!
Илсөя Сара кулыннан фотоны тартып алды.
-Ичмасам, пакъ күңелле сабыйларны шакшы тырнакларың белән пычратма!
Сара учларын шалт-шолт китереп бер-берсенә суккалап куйды, әйтерсең лә, рамкадагы фотодан яшел, кызыл,күк төстәге тырнакларына балчык эләгеп калды. Иң башларын сикерткәләп алды. Болай да ярты күкрәге ачык күлмәгенең бер иңбашын беләгенә кадәр тартып төшереп ача төште. Аннары Илсөянең шактый зур корсагына ишарәләп:
-Монысы тагын нәрсәгә иде, детдом ачарга җыенмыйсыздыр ич? Минем малайлар гына җитми идеме?
-Сара, башка сөйләр сүзең булмаса, күңелең пычрагын өебезгә бушатып утырма. Сирин эштән кайткач, килерсең, әйтәсе сүзең булса.
Кунак хатын үзе дә чыгып китәргә уйлаган иде булса кирәк, барып зал ишеген генә кылтайтып карады да коридорга узды.
-Ничәдә кайта?
-Сиринме? Алтыларда өйдә була. Җәнҗал куптарырга уйласаң, полицияне дә кисәтеп куям. Бел: алар койрыгыңны да, телеңне дә кыскартырлар.
Сара ясалма иреннәрен коридордагы көзгегә карап кып-кызыл итеп буяды да:
-Мин үземә тиешлесен авызыңнан каерып булса да алачакмын, - дип чыгып китте.
Өйдә күтәрә алмаслык авыр тынлык урнашты. Илсөя Сарадан соң калган халәтне бит-кулларын юып булса да җиңеләйтергә теләде. Юыну бүлмәсенә кереп, битен юарга иелгән генә иде, бөтен тәне салкынаеп җыерылып килде, аннары эче борып алды да шаулап су китте.
-Самат, улым! - хатын чарылдап диярлек кычкырып җибәрде.
Зал ишеге ачылып, ике малай да йөгереп чыкты.
-Әни, әни ни булды? Теге апа берәр нәрсә эшләттеме әллә? Әни!
Корсагын ике учы белән тотып басып торган Илсөяне күреп,малайлар курка калды.
-Улым! Тиз, әтиеңә шалтырат, әни бәби таба диген, тиз!
Солтан күзләрен тутырып, нишләргә белмичә торганда, Самат телефонга йөгерде.
-Әти, әти,тизрәк кайт, әни бәби таба, тиз! Саматның телефон шартларлык кычкырган тавышы бүлмәгә генә сыярлык түгел иде. Малай Илсөя янына атылып килеп тә җитте. Үзе дә хатын буе булып килүче Самат Илсөяне кочаклап диярлек юыну бүлмәсеннән алып чыкты.
Аннары залдагы диванга простыня җәеп, Илсөягә ятарга булышты да:
-Әни җаным, түз генә, түз, хәзер әти кайтып җитә. Ул сине роддомга илтер, түз генә, - дип такмакларга тотынды.
Илсөя, диванга аркасына ятты. Тирән итеп сулыш алырга тырышты. Бала туарга ашыгыр дип кем уйлаган?! “Сара килеп кереп, нерваларны какшатып җибәрмәгән булса, әле атна артык йөрермен”, - дип чамалаган хатын, Саматка үтенечләрен җиткерде. Илсөя “Ашыгыч ярдәм” килгәнче бала тудыру йортына алып барасы кирәк-яракларны йокы бүлмәсендәге тумочкага әзерләп куйган иде куюын, шуларны сумкага салырга кушты.
-Улым, син хәзер зур инде, йортны тәртиптә тотарсың. Кибеткә дә барырга туры килер. Солтан да синең карамакка кала. Әтиең белән киңәшеп эшләрсең бар эшне дә.
Малайлар икесе дә Илсөя янына тезләнделәр.
-Әни, син борчылма гына, мин барысын да эшләрмен, син кайгырма гына!-дип хатынның манма тиргә баткан маңгаен сөлге белән сөртеп алды да әйткән сүзләренә ышандырырга теләгәндәй, Илсөянең маңгаеннан үбеп куйды.
-Әни, мин дә зур бит инде, мин ...мин абыйга булыша алам ..бар эштә дә! Син бик матур бер энекәш алып кайт миңа яме, әни! - дип Солтан хатынның кулларын ике яңагына куйды.
-И, җан кисәкләрем минем! Илсөя диван читенә тезләнгән малайларның башларыннан сыйпап куйды. Күңеле тулды. “Шушындый асыл улларны ничек яратмаска кирәк?! Үзем тапмасам да, йөрәк җимешләрем алар минем!” - дип уйлады ул бу минутта. “Тапкан түгел, баккан-ана” - дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер.
Илсөя бу квартирага хуҗабикә булып төшкәндә, Саматка ике, Солтанга биш кенә ай иде .Әниләрен ана хокукыннан мәхрүм иткән хөкем залында суд киңәшчесе булып утырган көн әле дә хәтерендә аның. Туктаусыз эчүчелек, фәхишәлек белән шөгыльләнгән Сара хөкем залында да үзен ике бала тапкан ана кебек түгел, ә урам сөйрәлчеге сыман тотты. Сараның авыл советы рәисе булып эшләүче әтисе белән укытучы әнисе оныкларны үзләренә тәрбиягә алырга сорасалар да, судья Сириннең үтенече буенча малайларны иргә калдырды.
Илсөянең уйларын ишек тавышы бүлде. Малайлар сикереп торып, әтиләренә каршы ашыктылар. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә әтиләренә хәбәр ирештерделәр.
-Әти, әти, әни безгә кечкенә матур энекәш алып кайтачак.
-Әти, мин әни киемнәрен сумкага тыктым. “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратасыңмы, үзең илтәсеңме ?
Сириннең борчуы йөзенә чыккан. Ул, ашыгып, хатыны янына килде.
-Җимеш, син нәрсә инде?! Әле бит вакытың бар иде кебек?! Сара кагылмагандыр бит? Аңардан барысын да көтәргә була. Әйдә, мин сине машинага күтәреп төшәм. Сирин хатынны күтәреп алды да ишеккә юнәлде. Малайлар да әтиләре артынна иярделәр. Үзләренчә, Илсөяне юаттылар:
-Әни, син борчылма гына! Без әйбәт кенә торырбыз!
-Әни син тиз кайт, ярыймы?
-Әни, син безгә энекәш алып кайт!
-Әни, сеңелкәш тә ярый!
-Әни, без энекәшкә бүлмә дә әзерләп куярбыз!
Артыннан тетелдәп барган улларына әтиләре бер генә сынап карады. Тынып калдылар. Юк, малайларны орышмый Сирин, сынаулы бер карашы да җитә аларга. Улларының Илсөяне шулкадәр яратулары өчен сөенеп бетә алмый ир.
-Улларым, я, аллага тапшырдык! - дип ир белән хатын юлга кузгалдылар.

Гөлнур Айзат



(дәвамын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: